Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Иң булдыклы һәм абруйлы шәхес

Фиркат Гариф улы Галимов үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны безнең районда белмәгән кеше юктыр. Ул озак еллар район үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләде, зур җәмәгать эше алып барды. Киң күңелле, олы йөрәкле, һәркемгә ярдәм итәргә ашыгып торган бу кеше белән барысы хакында да сөйләшергә һәм киңәшергә була. Яше барса да, аның тормыш энергиясе әле дә ташып тора. Үзенең тормышка карашы, оптимизмы белән ул башкаларга да көч бирә.
Фиркат Гариф улы 1959 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, безнең шәһәргә килеп теш табибы булып эшли башлый. Алты елдан соң аны район хастаханәсенең баш табибы итеп билгелиләр. Ул коллектив белән утыз елдан артык җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы аркасында Болгарда һәм Кузнечихада яңа дәвалау учреждениеләре төзелде, участок хастаханәләре, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартылды, гомумән, районда сәламәтлек саклауны үстерүгә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Шуның өчен Фиркат Гариф улына Татарстан Республикасының атказанган табибы исеме бирелүе очраклы түгел.
Зур һәм шактый катлаулы коллектив белән идарә иткән елларда да ул үзенә мөрәҗәгать иткән кешеләр һәм хастаханәдә ятучы авыруларның борчыган проблемаларын хәл итәргә вакыт таба алды. Әле бүген дә теләсә кайсы мәсьәләне ахыргача хәл итмичә тынычланмый. Шунысы да игътибарга лаек, ул теләсә нинди урында, теләсә нинди вазифа биләүче кеше белән уртак тел таба ала. Фиркат Гариф улы бер генә вакыйгага да битараф калмый, һаман да районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Бүген, мәсәлән, ул Россия Пенсионерлар берлеге республика оешмасының җирле бүлегенә җитәкчелек итә.
Ул гомер буе спорт яратты. Элегрәк, мәсәлән, чаңгыда бик оста йөргән, төрле типтагы коралдан ату белән шөгыльләнгән, шахмат уенына җаны-тәне белән гашыйк. Әле бүген дә шахмат буенча район һәм зона турнирларында бик теләп катнаша.
Фиркат Гариф улы районда сәламәтлек саклауның үсеш юлларын чагылдырган берничә китап авторы да. Китап язып, тарихи әһәмияткә ия булган бик кирәкле, мөһим эш башкарды. Район газетасына да еш язып тора. Язмаларында бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен яктырта, элеккеге хезмәттәшләре турында сөйли. Тынгысыз күңелле автор район газетасының беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премия лауреаты.
Фиркат Гариф улының бүген дә эш-мәшәкатьләре аз түгел. Ул, мәсәлән, район энциклопедиясен чыгару белән мәшгуль. Китап чыгару идеясе дә аныкы. Нәрсәгә генә тотынса да, барысын да булдыра торган кеше. Киләчәктә дә бар эшендә гел уңышлар юлдаш булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X