Анна Панкратованың "Теремок" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлавына биш кенә ел тулса да, ул инде үзен балалар коллективында шактый ышанычлы хис итә.
Марина ЗАЙЦЕВА
Үзенең балачак хыялын тормышка ашырырга теләмәгән кеше бармы икән ул? Күп балалы гаиләдә туып үскән һәм әти-әнисенең, апаларының җылы кайгыртуын һәрдаим тоеп торган Анна да...
Анна Панкратованың "Теремок" балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлавына биш кенә ел тулса да, ул инде үзен балалар коллективында шактый ышанычлы хис итә.
Марина ЗАЙЦЕВА
Үзенең балачак хыялын тормышка ашырырга теләмәгән кеше бармы икән ул? Күп балалы гаиләдә туып үскән һәм әти-әнисенең, апаларының җылы кайгыртуын һәрдаим тоеп торган Анна да киләчәктә балалар тәрбиячесе булу турында хыялланган. Моның өчен мөһим булган сыйфатларның барысы сабыр холыклы, ягымлы йөзле, ачык күңелле кызга тумыштан бирелгән.
Дүрт ел буе Чистай педагогия училищесында укыганда ук инде ул тиешле белем һәм күнекмә алу белән бергә, тәрбияче һөнәрен сайлап ялгышмавына тагын бер кат инана. Үз төркемендәге иң яхшы студентларның берсе булуын алган "кызыл" дипломы да ачык раслый. Ул әле тагын Казандагы югары уку йортын да бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Гомумән, үз алдына куйган максатына ирешү өчен тырышлыгын кызганмый. Балалар бакчасына урта төркем тәрбиячесе булып эшкә урнашкач, Аннаның өлгерлегенә хәтта тәҗрибә туплаган өлкән тәрбиячеләр дә соклана.
Вераксның "Туганнан алып мәктәпкәчә кадәр" стандарт белем бирү программасы кысаларында гына чикләнеп калмыйча, Анна Сергеевна дәресләргә үзеннән нинди дә булса яңалыклар кертергә омтыла. Әнә шулай итеп, традицион темалар белән бергә яңа дәресләр алып бара башлый. Мәсәлән, балаларның социаль-коммуникатив яктан үстерү кысаларында, тәрбияче балалар өчен төрле учреждениеләргә - янгын сүндерү частенә, музей-тыюлыкка, шәһәрдәге мәктәпләргә экскурсияләр оештыра. Бу экскурсияләрне балалар түземсезлек белән көтәләр, соңыннан алган тәэсирләре белән бер-берләрен бүлдереп уртаклашалар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүгә дә зур игътибар бирә ул. Дөрес, алар белән күбрәк логопед шөгыльләнә, әмма тәрбияче дә читтә калмый. Буш вакыт килеп чыгу белән Анна балаларга шигырьләр, тизәйткечләр укый. Гадәттә, мондый очракларда балалар һәр сүзне отып калырга тырышалар, соңыннан дөрес һәм матур итеп тәрбияче апалары артыннан кабатлап баралар.
Балалар дәресләрдә төрле кул эшләре белән дә теләп шөгыльләнәләр. Кәгазь, тукыма, каен тузы, чәчәк, агач яфракларыннан ниләр генә ясамыйлар. Панноларның күбесен Мәскәүдә узган балалар иҗаты сәнгатенең Бөтенроссия конкурсларына да җибәргәннәр. Анна Сергеевна горурланып балалар бакчасының беренче катындагы стеналарга элеп куелган бик күп дипломнарны да күрсәтте. Төрле елларда мондый конкурсларда Маргарита Шабанова, Егор Ибраһимов, Егор Стрижов, Никита Сидоров, Арина Герасимова, Егор Битунов призлы урыннарга лаек булган. Балаларны мондый мәртәбәле ярышка әзерләгән тәрбиячегә чараны оештыручылар көмеш һәм алтын сертификат тапшырган.
Анна Панкратова һәм аның тәрбиячеләре ирешкән башка казанышлар турында да әйтергә кирәк. Мәсәлән, балалар районда уздырылган "Здоровячки", "Знайки", "Звездочка" конкурсларында да җиңгән. Болар барысы да уртак иҗади эш нәтиҗәсе.
- Тәрбияче хезмәтенең нәтиҗәсен аттестация комиссиясе дә югары бәяләде: узган ел Анна Сергеевнага беренче квалификация категориясе бирделәр.. Ул вакытта аның педагогик эшчәнлек стажы нибары дүрт кенә ел иде, - ди балалар бакчасы мөдире Лариса Мартынова. - Безнең Анна үз эшенең бөтен җаваплылыгын тирән аңлап, балалар язмышы турында гел кайгыртып торучы кешеләрнең берсе. Дәресләргә һәрвакыт тырышып әзерләнә, төннәр буе компьютер экраны каршында утырган чаклары да була. Бәйрәм уңаеннан утренниклар яки концертларга иң яхшы сценарийларны да ул әзерли, кирәкле көйләрне эөләп таба, туктаусыз репетицияләр ясый. Төркемгә йөрүче һәр бала курс программасын тулысынча үзләштерә. Моның шулай булуын ел азагында уздырылучы диагностика да раслый. Аның шәхси сыйфатларына да тукталырга кирәк: Анна Сергеевна игелекле, ярдәмче, киң күңелле кеше.
Моның өчен аны балалар да, аларның әти-әниләре дә ихтирам итә. Моннан ике ел элек, балаларны мәктәпкә озатканда, тәрбияченең балалардан бер дә аерыласы килмәде. Бу күп нәрсә турында сөйли...
Балалар бакчасының иң яхшы хезмәткәре буларак, Анна Сергеевна районның "Ел тәрбиячесе" конкурсында катнашкан. Дөрес, призерлар арасына эләгә алмаса да, Анна төшенкелеккә бирелми, быел булмаса, аннан алдагы елда үз дигәненә ирешәчәчгенә нык ышана. Моңа шикләнмәскә мөмкин, чөнки яшь тәрбияче башлаган теләсә кайсы эшне ахыргача җиткерә торган кешеләрнең берсе.
- Эшемне яратам, - ди Анна Сергеевна. - Минемчә, тәрбияче эше - игелекле һөнәрләрнең берсе. Без балалар өчен тырышабыз, алар да безне яраталар. Бу да үзенә күрә бәхет!
Нет комментариев