Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Хәрәкәттә – бәрәкәт

Тормышта нинди генә кешеләр булмый. Кайберәүләр олы яшьтә дә һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз тормыш белән яшәүләрен күреп, үзләренә карата хөрмәт уяталар. Күршеләрем Лев Михайлович һәм Нина Михайловна Шульга әнә шундыйлардан.

Марина Зайцева

Кышын мин көн саен колонкага суга барган бабайга игътибар иттем. Башкалар гаҗәпләнмәде, алар күптән инде моңа күнеккәннәр, ә мин яңа күрше. Югыйсә, яннарында гына кое, яшелчәләргә су сибү өчен бакчага да су кергән, колонкага кадәр барырга кирәкми. Юк, эш анда түгел икән, мин моны тора-бара гына аңладым. Көянтә-чиләкләр белән суга йөрүне алар элеккеге тормышның күңелле хатирәсе итеп саклыйлар. Суны өйләренә дә кертә алган булырлар иде, ләкин кирәксенмиләр. Лев Михайлович тик торырга яратмый. Кыш көне кешеләр иртән йокыдан торганда ул инде ишек алларын, сукмакларны кардан чистарткан була.

Тумышы белән ул Белоруссиянең Борисов шәһәреннән. Мәктәпне тәмамлагач, классташлары белән Караганда шәһәренә китә һәм документларын политехника институтына илтеп тапшыра. Ләкин студент булу бәхетенә ирешә алмый. Аннары эшкә керә, ике елдан аны Целиноград авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына кабул итәләр. Булачак хатыны белән дә ул шушында таныша. Безнең шәһәрдә туып үскән Нина Казанда югары уку йортын тәмамлагач, аны машина төзелеше заводына эшкә билгелиләр.

Тормыш корып җибәргәч, алар Нина Михайловнаның әти-әнисе яшәгән Куйбышев шәһәренә еш кайтып йөриләр. Кечкенә генә, тыныч шәһәр аңа бик ошый һәм алар хатыны белән шушында кайтып урнашырга булалар. Яшь белгечләргә шунда ук эш тә табыла. Башта аларны Ким совхозына билгелиләр, аннары Никольскига күчерәләр. Монда Лев Михайлович агроном булып эшли, аннары директор итеп куялар.

Бу катлаулы да, эшләү өчен кызык та вакыт була. Ул елларда фермадагы сыерлар гына да мең баштан артып китә, аларны йөзгә якын сыер савучы карый. Шулай ук хуҗалыкта кош-кортлар асрыйлар, үзләренең умарталыклары, җимеш бакчалары була, ә нәселле атлар үрчетү тармагының никадәр көчле булуын әле күпләр хәтерли торгандыр.

Берничә елдан соң алар Яр Чаллыга күчеп китәләр. Бу вакытта автомобиль заводының төзелә генә башлаган вакыты. Монда Лев Михайлович шәһәрне Яшелләндерү идарәсендә эшли. Лаеклы ялга да шушыннан китә. Бераздан алар яңадан безнең районга кире кайтырга булалар.

Кайтуга Ширбәттә урнашалар. Кечерәк кенә йорт сатып алалар. Авылда торгач, терлексез берничек тә булмый. Башта сыер сатып алалар, аннары ат, кош-кортлар, дуңгызлар тота башлыйлар. Бу кадәр терлек-туарны ашатып, асрап чыгу өчен азыгы да күп кирәк. Шуңа күрә кабагын, чөгендерен, бәрәңгесен күпләп утырталар. Үзләренә дә, балаларына да, сатарга да җитә...Тормыш шулай үз җаена гына барганда, аларга шәһәр үзәгенә күчәргә туры килә. Нина Михайловнаның әти-әнисе авырый башлый һәм аларны карарга кеше кирәк булганлыктан, авылдагы тормышларын ташлап Болгарга күчәләр һәм алар үлгәч, шушында торып калалар.

Ширбәттәге тормышны Яр Чаллы шәһәреннән күчеп кайткан уллары Игорьга калдыралар. Дөрес, аның гаиләсе дә авылда озак тормый, балаларны укытырга кирәк, ә монда мәктәп юк. Озак эзләгәннән соң Игорь Краснодар краена китеп урнаша, эшкә керә, йорт сатып ала. Хәзер инде кызлары үсеп җиткән: Евгения югары уку йорты тәмамлап, туризм буенча менеджер белгечлеге алып чыга, хәзерге вакытта Япониядә стажировка үтә, ә Ксения Кубан дәүләт университетының икенче курсына күчкән.

Реклама

Өченче кызлары Элеонора гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, аның улы Алексей политехника институтын тәмамлап, "КамАЗ"да эшли, Артем дүртенче класска бара.

Лев Михайлович белән Нина Михайловна гадәт буенча Болгарда яши башлауга тагын терлекләр сатып алалар. Бер караганда, хәзер аларга кирәк тә түгел. Ләкин күнегелгән гадәтне берни эшләтә алмыйсың. Дөрес, хәзер аларның кәҗәләре генә бар. Бәтиләре белән бергә аларга да кышка шактый азык хәзерләргә кирәк. Бакчада алар өчен махсус рәвештә кабак, азык чөгендере үстерәләр. Җәй көне Нина Михайловна аларны иртән һәм кич урманда көтә.

Яхшы ашаткач, сөтне дә мулдан бирәләр. Үзләренә дә, сатарга да җитә. Ләкин итен ашый алмыйлар, кызганалар...

Үз йортың белән яшәгәч, мәшәкатьләр аз түгел. Әле күптән түгел сарай түбәсен калай белән яптырганнар. Кыйммәткә төшсә дә, аның иркенәеп китүенә шатланып бетә алмыйлар.

Йортларын да даими карап торалар, тәрәзә рамнарын, кәрнизләрне алыштырганнар, өйне тыштан җылытып, сайдинг белән каплаганнар. Карап торырга да күңелле. Дөрес, мәшәкатьле эш, өлкән яшьтәге кешеләр өчен бигрәк тә. Кайвакыт яшьләр дә йорт-җирләрен тәртипкә китерү турында уйламыйлар, я акча, я вакыт юклыкка сылтыйлар. Хәер, теләк булса барысын да эшләргә мөмкин.

Җәен бакчада да эш күп. Анда ниләр генә үстермиләр. Күршеләренең помидоры чәчәк атып утырганда аларныкы өлгереп җиткән була. Ә менә бәрәңгегә урын калмаганлыктан, алар аны Красная Слободада утырталар. Басуда берничә буразна алалар да, җәй буе карап торалар һәм әйбәт уңыш алалар. Үз машиналары булмагач, такси яллап барырга туры килә.

Олы яшьтә булганлыктан, әлбәттә, җиңел түгелдер. Лев Михайловичка сиксән, ә Нина Михайловнага җитмеш алты яшь. Ләкин тынгысыз тормыш белән яшәгән ветераннар эштән курыкмыйлар. «Сезгә нәрсәгә, ял итегез, - дип әйтүчеләргә алар, - без эшсез тора алмыйбыз, тик торсак бөтен авырулар чыга башлый, ә хезмәт барысын да дәвалый»,-дип җавап бирәләр.

Халык, хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка гына әйтмәгән. Көчеңнән килсә, эшләргә һәм булдырырга кирәк, чөнки үз хезмәтеңнең кечкенә генә җимешләрен күрү дә кеше өчен чиксез зур шатлык ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X