Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Хат ташучыны көтеп алалар…

    Илсөяр Әхмәтованы Тукай авылындагы һәр йортта кунак кебек көтеп алалар.

    Марина ЗАЙЦЕВА
    Илсөяр Рәшит кызы байтак еллар хуҗалык фермасында сыер сауган. Хуҗалыклар таркала башлагач, башкалар кебек үк, ул да эш эзләргә керешә. Бәхете булгандыр инде, почтальон вазифасын тәкъдим иткәч, бик теләп ризалаша. Моннан уналты ел элек берничә авылга Кимдагы нибары бер почта бүлеге генә хезмәт күрсәткән. Шуңа күрә Илсөяр Рәшит кызына көн саен үзәк бүлеккә барырга туры килгән. Ара якын түгел - баруы һәм кайтуы егерме чакрымнан артып китә. Узгынчы транспортка, кайчак почта машинасына утырып барган чакларын әле дә хәтерли. Кышын үзе атын җигеп китә, җәйләрен исә күбрәк җәяү бара. Соңгы елларда авыл юлларына асфальт түшәлүе дә халыкның хәлен җиңеләйтте. Элегрәк олы юлдагы тездән пычракны машиналар көч-хәл белән генә ерып йөргән. Җәяүлеләргә ничек кыен булганын әйтеп торасы да түгел.
    Почта бүлеген Екатериновкага күчергәч, аның эше сизелерлек җиңеләя. Дөрес, әле дә почтальонга күбрәк җәяү йөрергә туры килә. Бу кеше өчен файдалы, дип саный ул. Илсөяр Рәшит кызын авылның һәр йортында түземсезлек белән көтеп алалар. Аеруча олы яшьтәгеләр нык сөенә. Алар өчен почтальон һәм социаль хезмәткәрдән якынрак кеше юктыр. Моны Илсөяр Рәшит кызы да әйбәт белә һәм мөмкинлеге булганда алар белән озаграк сөйләшергә, соңгы яңалыкларны җиткерергә тырыша.
    Тукай авылы кешеләренә пенсия акчасы тарату да почтальонга йөкләнгән. Авылда аларның саны аз түгел - 90нан артып китә. Әлбәттә инде, Илсөяр Әхмәтованың көндәлек матбугат таратуын да көтәләр. Халык аеруча район газетасын, республика басмаларын яратып укый. Балалар бакчасы тәрбиячеләре "Дошкольное воспитание", укытучылар исә "Гаилә һәм мәктәп" басмаларын күбрәк сорыйлар. Балаларына "Непоседа", "Веселые картинки", "Сабантуй" газетасы һәм журналларын яздыручы ата-аналар да байтак.
    Хат ташучы сумкасында хатлар һәм котлау открыткаларының күп булуы турында да әйтергә кирәк. Фән-техник прогресс чорында кесә телефоныннан һәм Интернет аша котлау мөмкинлеге зур булса да, элекке гадәтләрнең онытылмавына сөенергә генә кала. Туганнарына бандероль һәм посылка җибәрүчеләр дә бар. Әле шуларны алып кайтып бирүне дә үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Ул аларның берсенә дә каршы килми. Авыл халкы коммуналь хезмәтләр өчен инде күптән почтага барып түли. Әмма кайбер кешеләр аена бер тапкыр да Екатериновкага бара алмыйлар. Мондый очракта кешеләр янә Илсөяр Рәшит кызына мөрәжәгать итәләр.
    Соңгы елларда почтаның кай ягы беләндер сәүдә ноктасын хәтерләтүенә дә игътибар итүчеләр юк түгелдер. Биредә лотерея билетлары һәм китаплардан башлап, балалар уенчыклары, туклану продуктлары һәм көнкүреш химиясе әйберләре сата башладылар. Товар әйләнеше оешманың эшен нәтиҗәле алып бару өчен кирәк. Шуңа күрә почтальонның газета-журналлар белән бергә кер юуу порошогы тәкъдим итүенә берәү дә гаҗәпләнми. Киресенчә, теге яки бу товарны өйгә үк китереп бирүләренә сөенәләр генә. Илсөяр Рәшит кызына пенсионерлардан алынган заказларны еш үтәргә туры килә.
    Почтальон товар һәм акча белән эш иткәнгә күрә, аның эшен җиңелләрдән дип әйтеп булмый. Авылда этләр дә байтак, кайвакыт алары да куркыта. Кичләрен караңгы урамнардан үтеп почта таратуы да җиңел түгел.
    Төп эшеннән башка Илсөяр Рәшит кызының әле үз өендәге эш-мәшәкатьләре дә аз түгел. Башка авылдашлары кебек, Әхмәтовлар төрлек-туар асрыйлар. Хәер, авыл тормышын бүген мал-туардан башка күз алдына китереп тә булмый. Үзләрендә җитештергән продукцияне сатудан кергән табыш исәбенә тормышларын да алып баралар, кызларына да хәлдән килгән кадәр ярдәм итеп торалар. Олы кызлары Ландыш Казандагы социаль-юридик институтны тәмамлаган, ире һәм кызы белән республикабыз башкаласында яши. Кечесе Энҗе Татар дәүләт гуманитар педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала.
    Ире Рамил Казанга вахта ысулы белән йөреп эшли. Шуңа күрә ул түземсезлек белән ял көннәре җитүен көтә. Барысы бергә түгәрәк өстәл артына җыелгач, Әхмәтовлар гаиләсенең шатлыгы бермә-бер арта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: