Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Һәр торты – чын сәнгать әсәре

Болгарда яшәүче Эльвира Тимофеева искиткеч тәм-томнар пешерә

Торт һәм пирогларның атамалары да җыр кебек яңгырый – «Бисквит назы», «Рафаэлло», «Шоколадлы чия», «Кура җиләге пломбиры», «Җиләк блюзы»... Эльвира өчен торт ясау мавыгу гына түгел. Бу аның җанын тынычландыра торган шөгыль. Күп сәгатьлек иҗади эзләнүләр (ә күпчелек тортлар 3 көн дәвамында ясала) яңа сәләтләр ачу мөмкинлеге бирә. Ә яңа рецепт буенча пешерелгән, оста итеп бизәлгән торт чын иҗат әсәренә тиң.

«Өч стакан» 
– Чүпрә камыры белән мин мәктәптә укыганда «дуслаштым». Барысы да шуннан башланды, – дип сөйли Эльвира. – Башта җиңелрәк ясала торган бәрәңге пәрәмәчләре ясап карадым. Аннары катлаулырак әйберләр пешерә башладым. Ул чакта гаиләбездә һәр кич пешкән тәм-том белән чәй эчү традициясе дә барлыкка килде. Мәктәптән кайткач, әти-әни эштән кайтканчы нәрсәдер пешерергә тырыштым. Ул вакытта күпләр «Өч стакан» дип аталга пирог пешерә иде. Бер стакан он, манный ярмасы һәм шикәр, май кушыла. Эчлегенә алма турап саласың. Аннары мин бу рецептны башкачарак үзгәртеп ясап карадым. Бик тәмле килеп чыга иде. Хәзер мондый бәлешне сирәгрәк пешерәм, шулай да ул минем яратканнарымның берсе. Бәрәңге пәрәмәчләре кебек. Бу минем балачагымның, мәктәп чорының тәме.

Чәчтараштан – пешекче
Эльвира мәктәптән соң чәчтарашлыкка укырга керә. Аннары матурлык салонында оста булып эшли.
– Мин күп нәрсәләргә өйрән-дем. Сәйләннән үрергә, фоамираннан чәчәкләр ясарга. Хәтта керфекләр үстерү остасына да укып чыктым, – дип елмая Эльвира. – Тормышта һәр һөнәрнең кирәге чыгуы бар. Үз кулларым белән күп нәрсә эшли белүем белән горурланам. 
Һәм, чыннан да, Эльвираны белгән һәркем моны дәлилли ала. Кызы Эмилия укыган мәктәптә һәм улы Адель йөргән бакчада уздырылган конкурслардан ул беркайчан да читтә калмый. Уртак гаилә иҗаты белән берничә тапкыр призер да булганнар. Әле күптән түгел генә Эмилия иң яхшы чыршы уенчыгына район конкурсында беренче урынны яулый. Ә әни белән кыз «Без бергә-2024» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабына чуаш милли костюмлы чүпрәк курчаклар тегәләр. 

Улы Адель дә район конкурсында катнаша. Әниләре белән бергә алар искиткеч матур Яңа ел чыршысы әзерләгәннәр. Баллы перәннектән талтлы чыршы ясау өчен берничә көн кирәк була. Әмма нәтиҗәсе дә күз явын алырлык килеп чыга!

Пешекче курсларын тәмам-лаганнан соң, Эльвира ике ел Болгарның картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аш-су остасы булып эшли. Көтмәгәндә әнисе авырып кит-кәч, Эльвирага аны карау өчен эштән китәргә туры килә. Гаилә өчен авыр бу чор аңа бүгенге шөгыленә этәргеч бирә. Хәзер исә ул гомерен яраткан мавыгуыннан башка күз алдына да китерә алмый.

Һаман камилләшергә кирәк
Һәр яңа эшли башлаган кондитер кебек үк, ул да ниндидер яңа, гадәти булмаган рецептларны сынап карарга, яңа бизәү алымнарын үзләштерергә теләгән. Һәм ул тәҗрибәле кондитерлар уздырган онлайн мастер-классларга катнашырга карар итә. Ә мондый чараларга эләгү бер дә җиңел түгел икән. Башта ниятләреңнең җитдилеген исбатларга кирәк. 

– Азык-төлек һәм кирәкле инструментлар сатып алырга, фотога төшерергә һәм остага җибәрергә кирәк. Шартларны үтәгән өчен сиңа баллар бирелә. Ә алар белән син инде мастер-класска үтәсең. Анда барысын да бик ачык аңлаталар, остаз сорауларга җавап бирә. Анда алынган белемнәрне, рецептларны хәзер эштә кулланам, – ди Эльвира. 

Күптән түгел оста курсларны тәмамлап, сертификат алган.

Кишер торты
Эльвира тортлар әзерләү турында бик озак сөйли ала. Башкалардан күбрәк «Меренговый» тортына өстенлек бирә. Торт гап-гади ингредиентлардан әзерләнә, ләкин нәтиҗәсе искиткеч килеп чыга! 
Ә Эльвираның олы кызы Диана исә иң гади кишер тортын ярата. Аның нигезе – классик рецепт буенча печенье камыры, анда кырылган кишер, дарчин һәм вакланган имбир кушыла.

– Тортның исе искиткеч. Имбир перәннекләрен хәтерләтә. Шунда ук Яңа ел бәйрәмнәре, чыршы, каникуллар искә төшә, – дип сөйли Эльвира. – Гомумән, минем өйдәгеләрем ризыкны талымлап тормыйлар. Һәм алар күбесенчә тортларны түгел, өчпочмак, бәлеш, бәрәңге, кәбестә пәрәмәчләрен яраталар. Еш кына эремчек белән нәрсә дә булса пешерәм. 
Эльвира татар милли ашларын – чәк-чәк, гөбәдияне дә яхшы пешерә. Гөбәдия өчен кортны да кешедән сатып алмый, үзе ясый.

Татлы тормыш
Кондитер, тортлардан тыш, башка бик күп тәм-томнар ясый белә. Гаилә бәйрәмнәрендә аларны барысы да бик яратып ашыйлар.
Сүз уңаеннан, кондитер оста-ханәсен җиһазландыру шактый кыйммәткә төшә. Тортлар матур һәм тәмле килеп чыксын өчен, бик күп кирәк-яраклар кирәк.

– Молдларның шактый зур коллекциясе җыйдым инде, – дип елмая Эльвира. – Молд – шоколад, карамель, мармеладтан төрле сыннар ясау өчен силиконнан эшләнгән махсус форма. Күптән түгел генә чеби формасында тагын бер пар сатып алдым. Алар белән Пасха куличларын бизәячәкмен. 

Һәр эштә кәеф кирәк
– Кәефең начар булса, бернәрсә дә пешерергә ярамый икәнен күптән аңладым. Барыбер килеп чыкмаячак, – ди Эльвира. – Берсендә бисквит пешердем, ә ул күтәрелмәде. Икенче тапкыр да уңышсыз килеп чыкты. Сеңлемә шалтыратып сөйләдем. Ул миңа утырып чәй эч, тынычлан, аннары гына эшкә тотын, дигән киңәш бирде. Беләсезме, бу киңәш чынла та ярдәм итте. Инде төн уртасыннан соң пешкән бисквитлар менә дигән килеп чыкты. 

Мин кухняда эшләгәндә, борчырга ярамый икәнен ирем дә, балаларым да әйбәт белә. Кухняда тыныч булырга тиеш. Чөнки камыр тынычлыкны ярата, шул очракта гына уңа. Шуңа күрә еш кына төнлә, башкалар йоклап киткәч эшли башлыйм. 

Гадәти булмаган заказ
Күптән түгел Эльвира үзенең күптәнге танышыннан алган заказ өстендә эшләүне тәмамлады. Танышы улы өчен яраткан компьютер уены стилендә гадәти булмаган торт ясавын үтенгән. Эльвира моңа кадәр андыйны ясап карамаса да, баш тартмаган. 
– Бу минем шакмак формадагы беренче тортым, чөнки гадәттә аларны түгәрәк формада ясыйм. Тортның рәсеме шактый катлаулы. Төсләрне бик җентекләп сайларга кирәк булды. Кайбер фигураларны мастикадан ясадым. Миңа тагын бер кондитер кыз булышты. Ул махсус принтерда торт бизәкләренең кайбер элементларын бастырды. Әйе, алар да ашарга яраклы. Бу принтерда А4 форматында махсус шикәр кәгазе белән бастыралар. Катырылган шикәр кебегрәк килеп чыга.

Һәм Эльвираның бу эше дә күз явын алырлык матур килеп чыгуын сез фоторәсемдә үз күзләрегез белән күрә аласыз. Аның тәме менә дигән булуына шикләнәсе дә юк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев