Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гүзәлия Әхмәтҗанова: “Ипи ашлык бөртегеннән башлана”

    Агроном Гүзәлия Әхмәтҗанова “Татарстан Республикасы атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

    Бүләкләү тантанасы Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан Казан Кремлендә узды. Дәүләт бүләген якташыбызга ТР Дәүләт Совет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

     

    Гүзәлия бу һөнәрне мәктәптә укыган чакта ук сайлаган. Табигать фәннәре, биология, химияне аеруча яратып өйрәнә ул. Нәни чагыннан ук әти-әнисенә бакча эшләрендә дә ярдәм итә. Кечкенә генә орлык бөртегенең зуп-зур яшелчә булып үсеп җитүенә гаҗәпләнеп туя алмый. Шуңа күрә нинди һөнәр алачагын Гүзәлия өлкән классларда ук хәл итә һәм укуын тәмамлагач, Тәтеш совхоз-техникумына агрономлыкка укырга керә. Өч ел эчендә дөрес һөнәр сайлавына тулысынча инанып өлгерә. Агроном күбесенчә ирләр һөнәре, дигән фикер йөрсә дә, Гүзәлия моның белән ризалашмый.

    - Болгарга кайтып, үсемлекләрне саклау станциясенә агроном булып урнаштым. Үсемлек авыруларын ачыклау белән шөгыльләндем. Басу корткычларын билгеләү һәм алар белән көрәш чараларын эшләү дә безнең өстә иде.

    Станция коллективы бик дус яшәде. Бар да үз эшенең чын җанатарлары булды. Станция белән тәҗрибәле остаз Анатолий Советников җитәкчелек итте. Яшь белгечкә югары белем алырга да нәкъ ул киңәш итә.

    - Казан авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга керергә җыенган идем. Тик әтием “Укы, кызым, хәзер авыр булса да, аннары файдасы була аның”, дип, көндезге бүлеккә керергә үгетләде.

    Менә инде утыз елга якын Гүзәлия Җәмил кызы чәчүлек орлыкларын тикшерә. Туксанынчы еллар башында ул Спас дәүләт орлыкчылык инспекциясенә беренче категорияле белгеч булып күчә. Соңрак оешма “Россельхозцентр” филиалы булып үзгәртелә. Гүзәлия сүзләре буенча, орлыкчылык буенча агроном һөнәре беренче карашка гына эчпошыргыч булып күренә. Чынбарлыкта исә үзенә күрә аерым бер дөнья ул.

    - Исемдә, Россельхозцентрга эшкә урнашканда миңа “Балачакта комда уйнарга ярата идегезме?”, дигән сәер сорау бирделәр. Мин “Әйе” дип җавап бирдем. “Бу эш тә нәкъ шуның кебек”, диләр. Чынлап та шулай икән. Орлыкларның шыту сәләтен билгеләү өчен, аларны комга чәчеп тикшерәләр.

    Үз эшенең нечкәлекләре турында Гүзәлия Әхмәтҗанова сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Эшен ярата икәне әллә каян сизелеп тора. Хуҗалыклардан чәчүлек орлыгы үрнәкләрен ак тукыма янчыкларда алып киләләр. Күбесенчә арыш, бодай, арпа, солы, көнбагыш орлыгы. Күпьеллык үләннәр арасында люцерна, тукранбаш, кондырак еш очрый. Чәчүлек орлыгының чисталыгын, шыту сәләтен, үсемлек авырулары булу-булмавын тикшерәләр. Җентекләп тикшергәннән соң гына хуҗалыкларга чәчүлек орлыгын – булачак мул уңыш нигезен саклау буенча күрсәтмәләр бирелә.

    - Безнең лаборатория даруханә кебек. Кечкенә үлчәүләр, соскычлар, пыялалар. Монда бик зур төгәллек кирәк, чөнки башкача сыйфат процентын дөрес хисаплап чыгарып булмый. Су, ком һәм яктылык, яисә, киресенчә, караңгылык һәм махсус эремәләр ярдәмендә орлыкларның шыту сәләтен, энергиясен үлчибез. Һәр культураның үзенчәлекләре, сыйфат стандартлары була. Мәсәлән, борчак сигезенче көнгә өлгереп җитә, үләннәргә ун көн кирәк. Көзге культура сортларын сентябрь аена кадәр тикшереп бетерү зарур, ә менә сабан культуралары белән кыш дәвамында эшләп, апрельгә өлгертергә була. Шулай да мине иң сокландырганы – шушы нәни генә орлык бөртекләрендә, зәгыйфь кенә күренгән шытымнарда күпме көч тупланган бит. Кайбер культуралар тишелеп чыгып, хәтта пыяла капкачны да күтәрәләр. Нәкъ кешеләр кебек алар.

    Тормыш юлында агроном һөнәрен сайлап, Гүзәлия Әхмәтҗанова бу һөнәргә гомере буе тугры булып калган. Күзгә бәрелеп тормаса да, бик мөһим эш белән шөгыльләнә ул. Һәм безнең өстәлләргә килеп җиткәнче ипинең нинди озын юл үтүен аңардан да яхшы белүче юктыр.

    Ирина Телицына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: