Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Горур йөртә кадет формасын...

Кадетлар мәктәп-интернат укучысы Кирилл Широков – яшьтәшләренә һәр яктан да үрнәк булырлык. Тырышып укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, бер генә минутны да бушка уздырмый ул.

Марина ЗАЙЦЕВА

Ул, кадетлар мәктәбенә укырга кергәндә, аның абыйсы Никита инде бу вакытта әлеге уку йортын тәмамларга җыенган булган. Абыйсының бу мәктәп, укытучылар турында мавыгып сөйләгәнен игътибар белән тыңлаган. Әти-әнисе дә Кириллга биредә укуның катгый дисциплинага нигезләнеп алып барылуы, малайларга хәрби эш серләрен ныклап өйрәтүләре турында гел искәртеп килгән. Боларның барысы да киләчәк тормышта бик кирәк. Никитаның тагын бер абыйсы – Антон да шушы мәктәптә белем алган. Ул чакта кадетлар классы Спас тармак технологияләре техникумы базасында урнашкан булган. Кыскасы, бу уку йорты Широковлар гаиләсенә күптәннән яхшы таныш...
Кирилл өчен гомуми белем белем бирү мәктәбеннән кадетлар мәктәбенә күчүнең бер кыенлыгы булмаган. Бар фәннәрне дә яраткан, гел “дүртле” һәм “бишле” билгеләренә генә укыган. Өйгә бирелгән эшләрне ул “продленка” сәгатьләрендә, кайвакыт әле тәнәфес вакытларында ук эшләп куярга өлгергән. Ә инде кичен өйгә кайткач, буш вакытын яраткан шөгыленә багышлаган...
Шөгыль дигәннән, кадетлар мәктәбендә укыганда, аның җырга сәләте ачылган. Аның башкаруындагы җырлар мәктәптә уздырыла торган чараларда, шулай ук район Мәдәният йортында берничә тапкыр яңгыраган. Сәхнәгә чыккач каушап калмаска өйрәнгән, шуңа күрә аны мәктәптә уздырыла торган концертларның алып баручысы итеп билгелиләр дә инде. ДОСААФ берләшмәсе каршында  ату тиры эшләве турында ишеткәч, Кирилл ике дә уйлап тормчыйча секциягә барып язылган. Түгәрәккә йөри башлавына да инде өч ел тула, бу вакыт эчендә пистолет, җәя һәм винтовкадан атарга өйрәнгән. Моның файдасын мәктәптә уздырыла торган дәресләр барышында да күп тойган. Биредә, мәсәлән, автоматны сүтәргә һәм җыярга өйрәнәләр, берничә тапкыр атып карарга да өлгергән. Үзен әле тагын эколог ролендә сынап карарга теләп, Кирилл “Чиста булыр!” хәрәкәтенә дә теләп кушылган. Бу хәрәкәтнең максаты – кешеләрне экология мәсьәләләрен чишүгә җәлеп итү, табигатьне саклау буенча тиешле чаралар алып барудан гыйбарәт. Шунысын да әйтергә кирәк, яшь экологлар инде икенче ел шәһәрдә, тыюлык зонасына кергән урыннарда тәртип урнаштыра, туристлар, очраклы кешеләр ташлап калдырган чүп-чарны, башка әйберләрне җыештыра. Үз сафларына күбрәк яшьләр җәлеп итү өчен, яшь экологлар быел “ишегаллары лагерьлары” оештырып карарга булган. Бер микрорайонда яши торган балаларны берләштереп, яшь экологлар алар белән төрле чаралар уздырган. Әлбәттә инде, төп тема тирә-як мохитны саклауга багышланган. Мондый пропаганданың нәтиҗәсе үзен озак көттермәгән – хәрәкәткә балалар теләп кушыла башлаган. Иң актив укучыларны, шул исәптән Кирилл Широковны да, яшьләр экология форумы эшендә катнашырга чакырганнар. Беренче форум “Байтик” компьютер лагерында (Казанда) узса, икенчесе  республиканың Биектау районында урнашкан “Учак” балаларга белем бирү үзәгендә үткән. Биредә балаларга бер-берләре белән аралашу мөмкинлеге тудырылган, алар туйганчы фикер алышканнар, башкарылган эшләр турында сөйләгәннәр.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, Кирилл ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр яныннан беркайчан тыныч күңел белән узып китә алмый. Мәсәлән, ул үзенең апасы Анастасия белән хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Мәмдүдә Бикбулатовага хуҗалык эшләрендә һәрвакыт булышып торалар. Бервакыт алар олы яшьтәге бу хатынның көч-хәл белән генә бакчасын җыештыруын күргәннәр. Ике дә уйлап тормыйча, ярдәм кулы сузганнар.
Мәктәпнең иң яхшы һәм актив укучыларыннан берсе буларак, Кириллны бу елның май аенда Краснодар краенда урнашкан Бөтенроссия “Орленок” балалар үзәгенең икенче сменасына путевка белән бүләкләгәннәр. Россия күләмендә яхшы билгеле булган бу лагерьда алган тәэсирләрне тиз генә онытырлык түгел.
Икенче сменада ял итүче балалар өчен лагерьда төрле тематик чаралар, спорт уеннары, күңелле дәресләр күп оештырылган. Малайлар, мәсәлән, беренче тапкыр альпинизм спорты серләре белән танышкан, махсус ясап куйган тауларга менгәннәр, урынны билгеләү, топографик карталар төзегәннәр.
Ике көнлек төнге поход турында да әйтми мөмкин түгел. Балаларны палаткалар куярга, кул астында булган гади генә әйберләр ярдәмендә учак кабызып җибәрергә, “дошманның” төнге атакасына каршы торырга, дозорга йөрергә өйрәткәннәр. Ике көн эчендә балалар биредә күп нәрсәләр белән танышкан.
“Орленок”ка ял итәргә килгән балалар өчен Новороссийск шәһәренә экскурсия оештырганнар. Аеруча “Михаил Кутузов” крейсеры балаларда зур соклану уяткан, “Малая Земля” ансамбль-мемориал территориясен, шәһәрнең башка истәлекле урыннарын озаклап карап йөргәннәр. Ни кызганыч, балаларның диңгездә су коену турындагы хыялы чынга ашмый калган. Чөнки язын диңгез суы әле җылынырга өлгерми.
– Кадетлар мәктәбен бик яратам. Әлфия Илдус кызы Шакирова, Надежда Васильевна Илдарханова, Тамара Григорьевна Стрелова кебек укытучылар башка мәктәпләрдә юктыр кебек тоела. Ныклы белем һәм тәрбия биргәннәре өчен аларга мең рәхмәт. Киләчәктә дә сынатмаска тырышачакбыз... 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев