Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Гомерләр заяга узмаган

    Татар Такталы авылында яшәүче Минзада әби Бохарова үзенең туксан яшьлек юбилеен яраткан кызлары һәм кияүләре, күп сандагы оныклары, оныкчыклары янәшәсендә билгеләп үтте.

    Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

    Бәйрәм көннәрендә төп нигезгә балалары һәм якыннары җыелгач, Минзада әби моңсуланып үзенең балачак елларын искә төшерә. Хәтергә уелып калган истәлекләрне барлый башласа, сагышлы хисләр белән мөлдерәмә тулы күзләре яшьләнеп чыга. Барысы да матур итеп киенгән, тәмле ашыйлар, һәрьяктан да җитешле тормышта яшиләр, ди ул. Кышкы зәмһәрир суыкларда билдәп көрт ерып урманга чыбык-чабыкка баруның да ни икәнен белмиләр. Бүгенге балалар кузгалакны да китап битләреннән генә күреп белә торгандыр…

    - Язын кояш карап ындырлар эри башлау белән черек бәрәңге җыярга чыга идек, - дип сөйли Минзада әби. -Тездән пычракта йөреп аяклар бозланып ката, чабаталар тетелеп бетә. Әни безгә шушы бәрәңгедән ләпәшкә пешереп ашатты. Сеңелләрем Гыйлемзада, Миннегөлсем белән идәнгә тезләнеп утырабыз да, авызны пешерә-пешерә әни пешергән ләпәшкәне ашыйбыз. Аның тәмлелеге… Авыл тирәсендә, урман-тау буйларында үскән бөтен нәрсәне ашадык. Язын кычытканны табып булмый иде. Сирәк булса да бәйрәмнәрдә кәнфит белән прәннек тә авыз иткәләдек. Бер прәннекне биш кешегә бүлә идек…

    Минзада әби илебез тарихына җанкойгыч репрессияләрнең башлануы белән бәйле утызынчы елларны сыкрап искә ала. Әлеге тоталитар машина пычагына аның әтисе Әхмәдулла да эләгә. Укымышлы, тәртипле һәм игелекле кеше булган ул. "Пятилетка" колхозында счетовод, кладовщик булып эшләгән. Аннары кибеткә сатучы булып урнаша. Бер ай да эшләргә өлгерми кала, кемдер аның өстеннән жалоба яза. Өйләренә кара киемле милиционер килеп җитә. Әнисенең итәгенә ябышып, әтиләрен елый-елый авыл башына кадәр озата баруларын әле дә аермачык хәтерли Минзада әби. Әхмәдулланы баштарак Спас төрмәсенә алып китәләр, монда ул начальник атларын караган. Әле төрмәдән ике хаты да килә. Шуның белән хәбәре бетә. Ул еллар законы бик кырыс булган, ялгыш әйткән сүз өчен дә төрмәләрдә интектергәннәр. Әнә, 38 яшен дә тутырырга өлгермәгән Әхмәдулланы да нахакка гаепләп атып үтерәләр.

    Бала хәтере нык була, диләр. Минзада әби әтисен төрмәгә алып киткән милиционерның фамилиясен әле дә хәтерли. Биклянский дип йөрткәннәр аны, әнисе дә бу фамилияне гел кабатлый торган булган. Өч баласын кочаклап ялгыз калса да, Миннафа беркайчан төшенкелеккә бирелмәгән. Тешен кысып булса да түзгән, өч кызын үстереп аякка бастыру өчен үзендә көч һәм сабырлык тапкан. Бик укымышлы да булган үзе, гарәпчә укый һәм яза белгән, авылдашлары аңа киңәш сорап еш кергән. Изге күңелле, кешеләргә хәленнән килгәнчә яхшылык эшләргә атлыгып торган Миннафа апа да 90 яшенә кадәр яшәгән.

    Минзада егерме өч яшен тутыргач яңа гына фронттан кайткан Габделбарыйга кияүгә чыга. Бер-берсе белән яшүсмер вакытта танышканнар алар Курслар тәмамлагач, икәү бергә көпчәкле тракторда эшләгәннәр.

    - Сугышка китәр алдыннан Габделбарый тракторын миңа калдырды, - дип искә төшерә Минзада әби, - кайтуын көтәргә кушты…

    Биш ел буе ут йотып көтә ул аны. Сугыш гарасатлары тынгач та танк гаскәрләре гвардия сержанты, кыюлыгы өчен күп орден-медальләргә лаек булган Габделбарый әле тагын ике ел Германиядә хезмәт иткән.

    Тора-бара гаилә тормышы кыенлыклар белән булса да җайга салына. 1948 елда аларның улы Солтан, аннары кызлары Халидә, Нурдидә, Рушания, Рәмзия туа. Габделбарый тракторга утырып туган як басуларында җир сөрә, учетчик, бригадир, хуҗалык идарәчесе була. Эш-мәшәкатьләргә бирелеп, елларның узуын да сизми калалар. Балалар да үсеп җитә. Ни кызганыч, уллары Солтан гына яшьли вафат була. Ирле-хатынлы Бохаровлар исә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп 67 елдан артык тату гомер кичерәләр. Дөрес, гомеренең соңгы сигез елын Габделбарый ага авырып урын өстендә уздырган: аяк-кул буыннары хәрәкәтләнмәслек итеп каткан, сөйләшә алмаган. Балалары белән ым кагып аралашкан. Ә менә Минзада әби аның ни әйтерен күз карашыннан аңлаган. Картымның күзләре соңгы көннәренә кадәр тормышны, гаиләсен ярату хисләре белән мөлдерәмә тулы иде, ди Минзада әби.

    Шөкер, туксан яшьлек әбекәй әле үзен әйбәт хис итә. Көн сан хәлен белешеп торучы балалары һәм уңган-булган кияүләреннән бик канәгать, аларны гел мактап тора, биш вакыт намазын калдырмый укып бара. Һәм, әлбәттә инде, Бохаровлар нәселенең дәвамчылары булган оныклары һәм оныкчыклары белән чиксез горурлана. Ә алар аз да түгел, күп тә түгел - егермедән артып китә…

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: