Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гомеремне яраткан эшемә багышладым

Декабрь аенда район газетасы чыга башлауга 95 ел тула. Төрле елларда төрле исем белән нәшер ителсә дә, ул үз кыйбласына тугры калып, район тормышының бөтен якларын чагылдырып барды. Әлбәттә инде, монда беренче чиратта журналистлар һәм газетаны чыгаруда катнашучы башка хезмәткәрләрнең тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.

Нина ШИНКАРЕВА,
хезмәт ветераны.
Гомеремнең күп елларын район газетасына багышладым. Ә бит биредә эшләрмен дип уема да китермәгән идем. 1967 елда сигезенче классны тәмамлагач, кулыма очраклы рәвештә килеп эләккән газетада Казан полиграфия училищесына укырга чакыру турында белдерү басылган газета килеп керде. Шуны укыганнан соң дус кызым белән документларны шунда илтеп тапшырырга булдык.
Казанда өч ел ярым укып газета басучы белгечлеген үзләштердем. Бу эшнең үзенчәлекләрен тырышып һәм теләп өйрәндем, практиканы исә үзебезнең Куйбышев район типографиясендә үттем. Ул чакта типография белән Петр Васильевич Растремин җитәкчелек итте. Коллектив шактый зур, басма продукция җитештерү эше югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Заказлар белән кайлардан гына мөрәҗәгать итмәделәр ул елларда!
Коллективта мине җылы каршыладылар. Аеруча Петр Васильевичның җылы кайгыртуын даими тоеп тордым. Ул миңа үз әтием кебек тоелды.
Соңрак башка директорлар кул астында да күп эшләргә туры килде. Шулай да, Петр Васильевич берничә директор арасыннан минем өчен иң якыны буларак хәтергә уелып калды. Илебез азатлыгы өчен кулына корал тотып көрәшкән һәм сугышны Берлинның үзендә тәмамлаган олы йөрәкле бу кеше гомеренең соңгы елларына хәтле солдат та, командир да булып калды. Без аның әйткән һәр сүзен үтәргә тырыштык. Әгәр эш вакытында ун-унбиш минутлык тәнәфес бераз озаккарак сузылса, ул кырыс тавыш белән "Завод тавышы нигәдер ишетелми…" дип басынкырак тавыш белән әйтеп куя торган иде. Типографиядә тавыш чыннан да колакларны тондырырлык иде. Күпләр хәтерлидер, газета басу цехында өч станок бар иде. Өчесе дә берьюлы эшләгәндә типография бинасының бүрәнәләренә кадәр зеңгелдәп торды. Стена аша гына утырган корректорлар еш кына шаяртып: "Поездда барабызмыни…", дияләр иде. Типографиянең икенче башында урнашкан линотип цехында да тимер тавышы көчле иде.
Училищены тәмамлагач, Петр Васильевич мине типографиягә эшкә кайтырга чакырды. Әлбәттә, моның өчен бик сөендем. Ни өчен дигәндә, Куйбышев - район үзәге, әти-әниләрем яшәгән Танкеевка авылы да аннан ерак түгел. Әнә шулай итеп мин район газетасын баса башладым.
Шунысын әйтергә кирәк, бу эшне тәҗрибәле хезмәткәрләргә генә тапшырдылар. Миңа, мәсәлән, Надежда Семеновна Абрамова, Людмила Яковлевна Широкова, Валентина Григорьевна Шумилина белән бергә эшләргә туры килде. Алар мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Үз чиратымда мин дә училищеда үзләштергәннәремне алар белән теләп уртаклаштым.
Типографиядә һәр эш көне дә диярлек соң тәмамланды. Өйгә кичке сигездә, унда, хәтта унберләр тирәсендә кайтканыбызны хәтерлим. Ә бит һәркайсыбызның гаиләсе бар. Дөрес, яшьрәк вакытта моңа әллә ни артык игътибар бирмәдек, чөнки беренче урында эш булды. Газета басылып бетмичә берәү дә өенә кайтып китәргә ашыкмады. Типографиягә килеп, безне төн урталарына кадәр дусларыбыз, йөргән егетләребез, аннары инде ирләребез, балалар көтеп торды. Тора-бара бу гадәткә әйләнде. Дөрес, газета полосаларын вакытында әзерләп өлгертә алмаучылар белән дә әйткәләшергә туры килә иде. Әмма ни генә булса да, газета вакытында басылырга һәм үз укучысына барып ирешергә тиеш, дигән принциптан чыгып эш иттек.
Җиткерелгән планнарны үтәп, хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен никадәр тырышканыбызны белсәгез икән! Ул елларда социалистик ярыш оештыруга зур игътибар бирелде. Без үз алдыбызга, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә, дигән бурыч куйдык, продукциянең сыйфатын арттыру өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләдек. Җиңүчеләргә күчмә вымпеллар тапшырылды, беркадәр суммада премияләр дә бирделәр. Типография белән редакция бер коллектив кебек яшәде, дип тә әйтә алам. Чөнки безне уртак эш берләштерде, бәйрәмнәр дә, гадәти көннәр дә гел бергә үтте. Мәсәлән, 8 Март бәйрәменә үз көчебез һәм тырышлыгыбыз белән әзерләгән концертларны, алдынгылар слетында хөрмәтләүләрне, политинформациягә дип җыю цехына җыелуларны берничек онытып булмый. Политинформация дигәннән, аларны озак еллар район газетасы редакторы булган Равил Ибраһим улы Исмәгыйлев бик оста, җанлы итеп үткәрде. Ул киң эрудицияле, укымышлы кеше, оста журналист иде. Аны олысы да, кечесе дә ихтирам итте. Равил Ибраһим улы газета эшенә үзеннән өлеш керткән һәр кешенең кадерен белде. Ни кызганыч, аның гомере иртәрәк өзелде, шулай да аның турындагы якты истәлекләр безнең күңелдә саклана.
Тәҗрибәле остаз менә дигән журналистлар тәрбияләргә дә өлгерде. Бүген, мәсәлән, аның элекке шәкертләре Вячеслав Карпов, Иршат Хәмидуллин республикада нәшер ителүче журналларның редакторлары булып эшли. Әлбәттә инде, бу исемлеккә тагын Анатолий Петрович Самаркинны да кертми мөмкин түгел. Ул башта шактый еллар җаваплы секретарь, аннары Равил Ибраһим улының урынбасары булып эшләде. Алексеевск район газетасында эшләп алганнан соң үзебезнең район газетасына редактор булып кайтты. Типография ябылганнан соң миңа 18 ел Анатолий Петрович кулы астында редакциядә эшләргә туры килде. Оста линотипист буларак, Анастасия Семеновна Яруллина да типография ябылганнан соң редакциядә эшләде. Мин үзем заманча техникада газета һәм ризографта төрле бланклар һәм заказлар бастырдым, ә менә Настя компьютерда район газетасының татарча вариантын әзерләү һәм җыю белән шөгыльләнде. Икебез дә эшебезне яратып һәм җиренә җиткереп башкарырга тырыштык.
Лаеклы ялга күптән чыксам да, мин әле һаман үземне утыз елдан артык эшләгән коллектив кешесе итеп тоям. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки без яраткан эшебезгә бөтен тырышлыгыбызны һәм көчебезне бирдек.
Әле күптән түгел генә йомыш чыгып элекке типография урнашкан бинага кереп чыгарга туры килде. Хезмәт биографиям башланган бу бина инде шактый искергән, хуҗалары да башка. Үткәннәрне искә төшерү өчен цех залына керәсе һәм кайчандыр басу станогы торган урында басып торасы килде. Ни дисәң дә, гомеремнең күп еллары белән аерылгысыз бәйле истәлекләр саклана бит бу цехта. Уйлап карыйм да, әле барысы да кичә генә булган кебек тоела…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев