Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Гел тынычлык булсын җирдә!

Әле шушы араларда гына үзләренең хәрби бурычын илебездән читтә үтәгәннәрне искә алу көнен һәм совет гаскәрләренең Әфганстандагы чикләнгән контингенты чыгарылуга 30 ел тулуны билгеләп үттек.

Безнең якташларыбыз арасында да солдат бурычын чит илдә үтәп кайтучылар байтак.
Рәфыйк ҖӘЛӘЕТДИНОВ,
РФ Эчке эшләр министрлыгының Спас районы буенча ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры.

Февраль ае истәлекле көннәр һәм даталарга бик бай. Шулар арасыннан солдат батырлыгы һәм кыюлыгын искә төшереп торучы Ватанны саклаучылар көне аерым игътибарга лаек. Без хәрби бурычны намус белән үтәгән курку белмәс егетләр турында башкаларга да сөйләргә тиеш. Бүген сезне шундыйларның берсе, элеккеге хезмәттәшем, МВД бүлеге ветераны, отставкадагы милиция прапорщигы Марат Гайфулла улы Шәйхаттаров белән таныштырырга телим.
Аны хәрби хезмәткә 1986 елда алалар. Егет СССР Дәүләт куркынычсызлык комитетының чик буе гаскәрләренә эләгә. Әлбәттә инде, Ерак Көнчыгыштагы Кызыл байраклы чик буе округында хезмәт итә башлавына бик шатлана ул. Ә инде бер елдан соң, 1987 елның яңгырлы октябрь аенда, Марат Гайфулла улын бер төркем хезмәттәшләре белән Урта Азиядәге чик буе округындагы хәрби частьләрнең берсенә җибәрәләр. Шунысын әйтергә кирәк, Әфганстан белән янәшәдә генә урнашкан шәһәр тибындагы Тахта-Базар поселогында 1989 елның 25 гыйнварына кадәр солдат хезмәтен үтә ул.
Чик буенда беркайчан тыныч түгел. Безнең якташыбызга, мәсәлән, Әфганстан Демократик Республикасы территориясендәге сугышчан бәрелешләрдә катнашырга туры килгән. Чик сакчыларыннан торган төркемне даими рәвештә вертолетларга утыртып Әфганстан территориясендә махсус бурыч үтәргә җибәргәннәр. Чик сакчылары совет гаскәрләре колоннасын билгеле бер участокларда озата барган һәм кирәге чыга калса, душманнарга ут ачкан, кәрван белән корал ташый торган моджахедлар төркемен юк итүдә һәм аларны кулга алуда катнашкан. Әлбәттә инде, баштанаяк коралланган бандитлар СССР территориясенә үтеп кермәсен өчен дәүләт чиген күз карасыдай саклаганнар.
Марат Гайфулла улы истәлекләренә караганда, Әфганстан территориясенә вертолет белән төшеп утырганнан соң, гомуми гаскәрләр формасын кигән һәм танырлык бернинди дә билгеләре булмаган чик сакчылары ком тавында яшеренеп, бер атна буе засадада яталар. Плащ-палаткалар белән томаланып, үзләре белән алып килгән солдат паегы белән генә тукланып торалар. Тушенканы, мәсәлән, коры спирттан ясалган таблетка белән җылыталар. Үзләре белән алып килгән утыннан учакны бары тик көндез генә ягарга рөхсәт ителгән. Барысын да инструкция кушканча эшләгәннәр. Шулай итмәсәң, отрядны бик тиз күреп алулары мөмкин. Сүз дә юк, моджахедларга каршы бәрелешләрдә югалтулар да аз булмаган. Әмма нишлисең? Солдат үз алдына куелган бурычны үлгән очракта да үтәргә тиеш.
Армиядән соң, 1998 елдан 2015 елга кадәр, Марат Гайфулла улы Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Спас районы буенча бүлегендә милиционер буларак хезмәт итте. Полициянең сак һәм конвой бүлегендә эшләде. Шунысын да әйтергә кирәк, биредә эшләгән вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгы органнары һәм подразделениеләренең оператив төркеме составында Чечен Республикасындагы Төньяк Кавказ регионы территориясендәге контртеррористик операцияләрдә хәрби бурычны үтәүдә берничә тапкыр катнашты.
Әфганстанда һәм Чечен Республикасында хәрби һәм хезмәт бурычын үтәгәне өчен Марат Шәйхаттаров күп кенә медальләр, шул исәптән “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнгән. Намуслы хезмәте, хәрби бурычны намус белән үтәгәне өчен бик күп күкрәк бигеләренә һәм Мактау грамоталарына лаек булган. Федераль иминлек хезмәтенең Чечен Республикасы, Россия Эчке эшләр министрлыгы органнарының вакытлыча идарә итү төркеме җитәкчелеге, Чечен Республикасының Гудермес районы башлыгы исеменнән бирелгән бүләкләре дә аз түгел. Тантаналы шартларда тапшырылган исемле салкын корал – кинжалны кадерләп саклый. Болар барысы да Марат Гайфуллинның үткән сугышчан юлы турында ачык сөйли.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераны бүген Болгарда яши, почта элемтәсе бүлегендә эшли. Ватанны саклаучылар көне алдыннан һәркемгә үзенең изге теләкләрен дә җиткерә: җиребездә һәрчак тынычлык булсын, кояш балкып торсын иде!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев