Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Эшкә бирсәң чын күңел...

“Педагог – уникаль профессия!” – ди педагогия хезмәте ветераны, санаторий мәктәп-интернат тәрбиячесе Галина Городчук. Кырык елдан артык гомерен мәктәпкә багышлаган педагогның бу фикере белән килешми мөмкин түгел.

Владимир ЧЕТАНОВ,
мәктәп директоры.

Галина Петровна үзенең педагогик эшчәнлеген 1973 елда башлап җибәргән. Ул вакытта тәүге хезмәт адымнарын тәҗрибәле педагоглар янәшәсендә башлавына ул чиксез шатланган. Беренче директор Николай Макарович Лазутинны әле дә дулкынланып искә ала. “Ул безне күп нәрсәгә өйрәтте, эшкә чын күңел бирсәгез, барысын да булдыра алачаксыз”, – дип әйткән сүзләрен әле дә хәтерлим. Галина Петровна әле дә булса Галина Михайловна Царева белән дә тыгыз элемтәдә, аның хәлен белешеп тора, очрашкан саен сөйләшеп утыралар.
Галина Петровна шулай ук мәктәптә директорлар булып эшләгән Юрий Деманов, Алевтина Гончарук, педагоглар Надежда Деманова, Нина Клыпина, Надежда Каргинаның һәм башкаларның исемен еш атый.
Берсендә, истәлекләре белән уртаклашканда, Галина Петровна бодай диде: “Олыгая барган саен үткәннәрне ешрак искә аласың. Мәктәптә эшләгәндә төрле хәлләр булды, әмма беркайчан төшенкелеккә бирелмәдем, чөнки янәшәмдә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган кешеләр бар иде. Саный китсәң, алар бик күп. Араларында зур тормыш тәҗрибәсе туплаган оста педагоглар белән бергә, үзләрен ышанычлы хис иткән, безгә чын алмаш булырлык яшьләр дә булды. Берсендә Владимир Александрович Четанов болай ди: “Яшьләр безнең үкчәгә басып килә... Мин моңа бик шатланам. Димәк, аларны да мине өйрәткән кебек өйрәткәннәр. Куйган хезмәтең бушка китмәгәч, бик әйбәт инде ул...”
Галина Петровна дөрес әйтә. Аның тормышы тирән мәгънә белән тулган. Безнең коллективта яшь педагоглар аз түгел. Заманында аларга Галина Петровна ярдәм кулы сузды, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Хәзер инде аларның ирешкән уңышларына шатланып яши. Никадәр балага аякка басарга ярдәм итте ул! Безнең мәктәп үзенчәлекле: биредә укып кына калмыйлар, дәваланалар да бит әле, күбесе читтән килгән. Галина Петровна кебек педагогларның җылы кайгыртуын тоеп яшиләр алар. Тәрбиячеләрнең чираттагы методик берләшмә утырышында (Галина Петровна әлеге берләшмә белән озак еллар җитәкчелек итте) ул болай диде: “Барысы да мәхәббәттән башлана: үз эшеңне, балаларны ихластан яратырга кирәк. Шул чакта гына педагог үз алдына куйган максатка ирешә”.
Галина Петровнаның санаторий мәктәбендәге эш стажы 30 елдан артып китә. Бу еллар эчендә никадәр баланы үз йөрәге аша уздырган ул. Әле дә булса игътибарлы, һәрвакыт кайгыртучан, балалар өчен җан атып яши. Мәктәпне тәмамлап китүчеләр белән дә гел элемтәдә тора, аларның тормышта ирешкән уңышларына шатланып яши. Моннан ике ел элек булган бер вакыйга турында да әйтми булмый. Мәктәпне кырык ел элек тәмамлаган кызлар һәм егетләр белән очрашу кичәсен бик дулкынланып көтеп алган. Ни өчен дигәндә, педагогик эшчәнлеген башлап җибәргән елдагы чыгарылыш классы бит бу! Ул очрашу барышында алган тәэсирләрне сүз белән генә аңлата торган түгел. Яр Чаллы шәһәренең җиңел промышленность институтында студентларга белем бирүче Л.Власова белән табиб Л.Билалованың “Безне санаторий мәктәп кеше итте!”, дип әйткән сүзләрен әле дә хәтерли. Бу аның хезмәтенә бирелгән зур бәя.
Болгардагы санаторий мәктәп-интернат инде күптән үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп үзенең элек-электән килә торган традицияләре белән данлы. Биредә үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, олы җанлы педагоглар хезмәт куя. Аларның осталыгына сокланмый мөмкин түгел.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев