Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Эшкә бирсәң чын күңел...

Якшәмбедә почта элемтәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

Бу көн Иске Рәҗәп авылындагы почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Гөлсем Нугаева өчен истәлекле һәм кадерле.

Бу тармакта хезмәт куйганчыга кадәр Гөлсем Якуп кызы мәктәптә озайтылган көн группасында тәрбияче булган, фермада исәп-хисап эшләрен алып барган. Инде менә егерме елдан бирле авыл почтасының берничә кешедән торган коллективы белән җитәкчелек итә. Әлбәттә инде, һәр эшнең үзенчәлекләре һәм кайбер серләре була. Ул, мәсәлән, беренче көннәрдән үк почта элемтәсе хезмәткәрләре Галина Геннадьевна Каргина, Татьяна Алексеевна Плаксинаның һәм башкаларның даими ярдәмен тоеп торган. Берәр нәрсә аңлашылмаса яки сораулар туса, аларга мөрәҗәгать иткән. Гөлсем Якуп кызы әле дә булса аларга рәхмәтле.

– Үзебезнең почтальоннар да бик уңган, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер торалар, – ди ул. – Сания Райман кызы Гәрәева, мәсәлән, почтада унынчы классны тәмамлаганнан соң ук эшли башлаган. Лаеклы ялга чыкса да, яраткан эшеннән аерыла алмый. Гүзәл Сөләйманова, Илсөяр Хәбибуллина да тәҗрибәле почтальоннар, үзләренә тапшырылган бурычны һәрвакыт намус белән үтиләр...

Почтальоннарның мәшәкате аз түгел. Иске Рәҗәп – райондагы иң зур авылларның берсе. Килгән газета-журналларны таратып чыгу, коммуналь хезмәтләр буенча түләү квитанцияләрен, кредит кәгазьләрен тутыруда ярдәм итү, товарлар сату – болар  почта хезмәткәрләре күрсәтә торган хезмәтләрнең бер өлеше генә әле. Матбугатка язылу кампаниясен уздыруда да алар актив катнаша.

– Бу безнең өчен аеруча җаваплы чор, – ди Гөлсем Якуп кызы, –моны коллективта яхшы аңлыйлар. – Башка почта бүлекчәләре белән бергә, безгә дә газета-журналларга язылу буенча тиешле план җиткерелә. Аны вакытында үтәп чыгу өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз.

Шулай дип әйтү генә җиңел, чөнки алар участогындагы халыкның күпчелек өлешен пенсионерлар тәшкил итә. Хәзер инде бу яшьтәгеләрнең барысы да элек яратып укыган басмаларга языла алмый. Ә яшьләр исә үзләренә кирәкле мәгълүматларның барысын да Интернет челтәреннән эзләп таба ала. Дөрес, күптәнге традициягә тугры калып, әле дә булса яраткан көндәлек басмаларны өйләренә алдырып укырга теләүчеләр дә юк түгел. Гөлсем Якуп кызын да әнә шундыйлар рәтенә кертергә була. Авыл китапханәсенә дә еш йөри ул, күңеленә хуш килгән газета-журналларга да ел саен күп итеп языла. Шуңа күрә районда, ил-көндә булган вакыйгаларның барысыннан да хәбәрдар. Заманча мәктәбе, медицина пункты, Мәдәният йорты, кибетләре, балалар бакчасы, участок инспекторы йорты булган авылы белән дә чиксез горурлана. Әйе, соңгы елларда бу авыл танымаслык булып үзгәрде. Урамнарына асфальт түшәлгән, йортларына газ кергән, районда гына түгел, республика күләмендә алганда да бердәнбер булган радиоузелы эшләп тора. Гөлсем Якуп кызы үз эшен ярату белән бергә, авылдашларын да ихтирам итә.

–Җаваплылыкны яхшы аңлап, үз эшен җиренә җиткереп башкара торган кеше ул, – ди аның турында “Россия почтасы”ның район бүлеге җитәкчесе Рафис Әхмәтҗанов. – Гөлсем Якуп кызы кебек уңганнар күбрәк булсын иде, аларның беркайчан сынатмаслыгына бер шик юк...

Реклама

Шунысын да әйтергә кирәк, намуслы хезмәте өчен Гөлсем Нугаевага моннан берничә ел элек “Россия почтасы” ФГУП филиалының Рәхмәт хаты тапшырылган.

...Чираттагы матбугатка язылу кампаниясе тәмамланып та бетмәстән ,инде киләсе елның беренче ярты елына газетага вакытыннан алда язылу башланды. Димәк, почта элемтәсе хезмәткәрләренең мәшәкате тагын артачак. Әмма Гөлсем Якуп кызы җитәкчелек иткән коллективның бу юлы да җиткерелгән бурычны йөз аклыгы белән үти алачагына тулысынча ышанырга була.

 

Лидия КОСТРУЛЕВА, "НЖ".

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X