Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Эшкә бирсәң чын күңел…

Екатериновкадагы Рәфис Хәйруллинның гаилә фермасын, һичшиксез, тотрыклы хуҗалыклар исәбенә кертергә була. Ә бит ул үз эшен берничә генә баш мал асраудан башлаган…

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Бүген авылда яшәп, үз гаиләсенең киләчәге турында уйлап фикер йөрткән кешегә абзар тутырып мал асраудан файдалырак шөгыль юктыр. Элеккеге совхозда машина йөрткән Рәфис тә, көннәрнең берсендә эшсез калгач, әкренләп үз хуҗалыгын үстерүгә керешә. Иш янына куш булсын дигәндәй, өч сыер янына тагын берничә баш бозау сатып ала, абзарны тиешенчә яраклаштыра һәм кул астында булган материаллардан бозауларга абзар төзи. Әлбәттә, шактый акча сарыф итәргә дә туры килә. Әмма тотылган чыгымнар сөт һәм ит сатудан кергән акча хисабына артыгы белән кире кайта. Һәрхәлдә, эшкә өмет белән, чын күңелдән тотынсаң, теләгәнеңә ирешеп булачагын яхшы аңлый Рәфис.
Беркадәр акча туплап, дуңгызлар сатып алган. Өч-дүрт ел дигәндә, аларның баш санын кырыкка җиткергән. Дуңгызларны тиз симертүгә ирешсә дә, соңыннан аларны асраудан баш тартырга туры килгән.
- Соңгы елларда дуңгыз итенә сорау сизелерлек кимеде, - дип аңлата Рәфис. - Шәһәр базарларында да алучылар азайды, шуның өчен бәясен киметеп булса да сатып бетерү ягын карадым. Табышны аз алгач, сыерларны күбрәк асрау кулайрак булыр, дигән нәтиҗәгә килдем…
Бүген Хәйруллиннарның гаилә фермасында 12 савым сыер һәм 16 баш мөгезле яшь терлек бар. Хуҗалык башлыгы төп игътибарны сөт җитештерүгә бирә. Арендага алган 150 гектар җирдә бөртекле культуралар һәм печән үстерә. Тырышып эшләгәч, нәтиҗәсе дә юк түгел. Рәфиснең техника паркы да ярыйсы гына: КамАЗ автомашинасы, сукалы өр-яңа ике МТЗ-82 тракторы, пресс-подборщик, печән җыйдыргыч һәм туфрак тигезләү җайланмасы бар. Янәшәдә генә төзеп куйган амбарында ашлык җилгәрү агрегаты тора. Быел Рәфис үзенең хуҗалык эшләрендәге алыштыргысыз ярдәмчесе Михаил Дербенев белән 130 тоннадан артык арпа һәм 20 гектар берьеллык үлән мәйданыннан 150 төргәк печән җыеп алган. Димәк, гаилә фермасы алдагы кышлату чорына кирәк кадәр терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән дип, ышаныч белән әйтергә була.
Көтелмәгән үзгәрешләр килеп чыкмаган очракта, читтән килгән төзүчеләр яңа терлекчелек бинасының түбәсен ябып бетерергә тиеш. Сыер абзарының стеналары җылылыкны әйбәт саклаучы блоклардан төзелгән. Түбә өчен кирәкле материалларның барысы да сатып алынган. Көннәр кисәк суытып җибәрмәсә, төзүчеләр сынатмаска тиеш. Һәрхәлдә, Рәфис тә шуңа өметләнә.
Яңа абзар 30 баш сыерга исәпләнгән. Рәфис биредә тиресне тышка чыгару җайланмасы, сөтүткәргеч, автоэчергечләр урнаштырырга җыена. Сүз дә юк, моның өчен шактый чыгымнар таләп ителәчәк. Мәсәлән, бүген транспортер бәясе генә дә 250 мең сумга җитә, әле төзүчеләр белән дә исәп-хисап ясарга кирәк. Хәйруллиннар фаразлавынча, тотылган акча бише белән кире кайтырга тиеш. Узган ел сөтне сатып алу бәяләре 6-7 сумнар тирәсе генә тәшкил итсә дә, алар үз хуҗалыкларыннан 200 меңлек сөт сатканнар. Бу араларда Пичкас эшмәкәренә көн саен 16 сумнан 50 литр чамасы продукция тапшыралар. Якынча исәпләүләр белән алганда да, сөт сатудан кергән табыш узган елгыга караганда күбрәк булырга тиеш.
Көз башларында Хәйруллиннар дүрт үгез сатып, гаилә янчыгын 160 мең сумга тулыландырган. Тагын ике үгез симертәләр, әйбәт бәя бирүчеләр булса, аларын да сатарга җыеналар. Чөнки Хәйруллиннарга акча төзелеш эшләрен тәмамлаудан битәр, трактор һәм пресс-җыйгыч сатып алуга рәсмиләштерелгән кредитны түләргә дә кирәк.
… Акча күктән яумый, аны тир түгеп, хезмәт куеп эшләп табалар. Рәфис тә моны яхшы белә. Ерактан ук күзгә чалынып торучы зур, иркен йортны ул үз куллары белән терлекчелек продукциясе сатудан кергән акчага төзегән. Ак кирпечтән торгызган кораб озынлыгындагы сарайларын күреп тә сокланырлык. Ындыр табагы чаклы ишегалдына тигез бетонны кешеләрне шаккатыру өчен түгел, ә елның теләсә кайсы фасылында үзенә уңайлы булсын өчен түшәгән. Әле быел республиканың "Гаилә фермасы" программасы нигезендә олы юлдан йортына кадәр 700 метр арага да юл төзүчеләр бетон түшәп киткән. Хәзер инде язгы-көзге пычраклар вакытында да җиңел машина белән йорты каршына кадәр килеп туктый ала. Һәр эштә киңәшчесе һәм ярдәмчесе булган хатыны Лилиянең тырышлыгына да сокланмый мөмкин түгел. Авылның фельдшер-акушерлык пунктында эшләсә дә, көненә ике тапкыр сыерлар саварга да, башкасына да өлгерә ул. Бишенче класста укучы кызлары Регинага да хуҗалыкта эш-мәшәкатьләр җитәрлек. Атап әйткәндә, Хәйруллиннар гаиләсе һәр нәрсәгә үз көчләре һәм уртак тырышлыклары белән ирешәләр. Алай гынамы, кыенлыкларга карамастан, хуҗалыкларын тагын да үстерү уе белән янып йөриләр. Әйе, ни дисәң дә, булганнан бар да була икән ул.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев