Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Эшендә һәркемгә үрнәк

"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Спас участогы кадрлар бүлеге инспекторы Татьяна Егорова шушы араларда үзенең юбилеен билгеләп үтте. Август аенда аның шушы оешмага (элегрәк Куйбышев ДРСУы, икенче төрле әйткәндә, "дорожный", дип аталды) килеп эшли башлавына егерме тугыз ел тула.

Лия МӘРДЕГАЛЛӘМОВА,
кадрлар бүлеге инспекторы.
Бүгенге яшәешебез нинди булса, кешеләр дә шундый, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Сүз дә юк, тормыш, вакыйгалар агышы кешене нык үзгәртә, төрлечә сыный. Башкалар ничектер, ә менә безнең Татьяна элек ничек булса, бүген дә шулай: кайчан гына карасаң да күңеле шат, кәефе күтәренке, йөзендә елмаю балкый. Үз сүзен өздереп әйтә белүче бу ханымны һәркем хөрмәт итә.
Театр элгечтән башланса, безнең оешма, минемчә, кадрлар бүлегеннән башлана. Кемдер бәлки кадрлар бүлеге эше хезмәткәрләрне эшкә кабул итү яки аларны эштән азат итү белән генә чикләнә, дип уйлый торгандыр. Бу алай түгел. Игътибар итсәң, кайбер нечкәлекләре, үзенчәлекле яклары да җитәрлек! Үзе турында язма әзерләвемне белгәч: "Синең эш көнең нинди булса, минеке дә шундый ук!", - дип җавап кайтарды Татьяна. Минемчә, барысы турында да тәфсилләп язуның кирәге юк. Төп эштән тыш, кадрлар бүлегендә хезмәтне саклау мәсьәләләре, больничный кәгазьләрен тутыру, бухгалтерия документларын әзерләп кую белән дә шөгыльләнәләр.
Кадрлар бүлеге инспекторы алдына куелган төп бурычларның берсе - хезмәт дисциплинасының торышын тикшерү. Монда инде иминлек хезмәте белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә туры килә. Шунысын әйтергә кирәк, соңгы араларда дисциплина бозучылар саны сизелерлек кимеде. Кадрлар бүлеге аша бик күп кәгазь документлар да үтә. Компьютер гасырында яшәсәк тә, кәгазьләр белән дә күп эш итәргә туры килә. Бу кәгазьләр, икенче төрле әйткәндә, документларның барысы да мөһим. Арада хастаханәдән бирелгән белешмәләр, стаж турында ДОСААФка, суд приставларына төрле характердагы мәгълүматлар, полиция, хәрби комиссариатка юлланган характеристика, башка документлар бик күп. Район газетасына язылу вакыты якынлашуын кадрлар бүлеге хезмәткәре искәртә, складтан ашлык, печән, башка нәрсәләр алырга исемлекне дә кадрлар бүлегендә төзиләр. Безнең Татьянаның эш көне әнә шундый мәшәкатьләрдән тора. Төрле бәйрәмнәрдә пенсионерлар һәм ветераннарны котлау, аларга бүләкләр сатып алу һәм өләшү турында да күбесенчә Татьянага кайгыртырга туры килә. "Өлкәннәр көнендә пенсионер-юлчылар һәм 9 Майда ветераннар белән очрашулардан күңел күтәрелә, үзеңдә көч артуын тоясың", - дип юкка әйтәми торгандыр Татьяна.
Кайсыдыр кинофильмнарның берсендә төп герой: "Иртән торып шат күңел белән эшкә бару, кичен сөенеп, кош тоткандай эштән өйгә кайту - ул үзе бер бәхет",- ди. Бу сүзләр нәкъ безнең Татьянаны күздә тотып әйтелгән диярсең. Ул, чыннан да, бәхетле кеше. Ходай һәр кешегә дә әнә шундый дан һәм шөһрәт казанырга насыйп итсен иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча аңа Мактау грамотасы тапшырылды. Моңа өстәп зур чәчәк букеты һәм премия бирделәр. Бу вакытта аңа кушылып без дә бик сөендек. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татьяна Анатольевна шулай ук Спас муниципаль районының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.
Илле яше тулгач, кеше үткәннәргә бер караш ташлап, үзенең кылган гамәлләрен барлый. Татьяна Анатольевна балалары өчен үрнәк әни дә. Ире Геннадий белән (ул да күптән түгел генә юл идарәсендә эшли башлады) ике ул тәрбияләп үстерделәр, бүген инде оныкларына ярдәм итәләр. Киленнәре Юля белән һәрчак уртак тел табып яшиләр. Икенче уллары Николайны да өйләндерергә җыеналар. Димәк, әле тагын оныклар үстерәсе бар аларның! Шөкер, хәзер тормышыбыз туксанынчы еллардагы кебек катлаулы түгел. Ул вакытта Татьянага азык-төлекне (хезмәт хакы исәбенә бирделәр) Йошкар-Оладан кадәр алып кайтырга туры килде. Бүген хезмәт хакын вакытында биреп баралар, гаиләне ничек, нәрсә белән туендырасы, дип баш ватасы юк. "Хәер, ул елларда да артык зарланып тормадык. Чөнки без яшь идек!", - ди Татьяна.
Эшләгәннең ашы бар, диләр. Моңа өстәп әле тагын ничек эшләсәң, шулай яшисең, дип тә әйтергә кирәктер. Татьяна Анатольевна да тормышын яраткан эшеннән башка күз алдына китерә алмый. Мондый кешене чын-чынлап бәхетле, дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев