Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

ДиҢгез – аның язмышы

Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Вәлиәхмәтов уникаль язмышка ия кеше. Диңгез танкерларында утыз сигез ел эшләү дәверендә ул җир шарын ике (!) тапкыр әйләнеп чыккан, дөньяның дистәләгән илләрендә булган. Марина Зайцева Дустының киңәше буенча Рөстәм кечкенәдән үк күчмә тормышка күнегеп үскән. Әти-әнисе Кыргызстанның Майли-Сай шәһәрендәге уран шахтасында эшләгәндә танышып, шунда гаилә корганнар....

Шәһәрдә яшәүче Рөстәм Вәлиәхмәтов уникаль язмышка ия кеше. Диңгез танкерларында утыз сигез ел эшләү дәверендә ул җир шарын ике (!) тапкыр әйләнеп чыккан, дөньяның дистәләгән илләрендә булган.
Марина Зайцева
Дустының киңәше буенча
Рөстәм кечкенәдән үк күчмә тормышка күнегеп үскән. Әти-әнисе Кыргызстанның Майли-Сай шәһәрендәге уран шахтасында эшләгәндә танышып, шунда гаилә корганнар. Уллары туганнан соң алты ай үткәч, алар әтисенең туган ягы - Әлки районына күчәргә булганнар. Аннары Ульяновск өлкәсе, Үзбәкстан, яңадан Майли-Сай шәһәрчеге... Рөстәм урта мәктәпне да шушы шәһәрдә тәмамлаган. Грек-рим көрәше белән чынлап торып мавыккан, спорт мастерына кандидат разрядына ия булган егет инде дөнья гизеп, Советлар Союзының шактый шәһәрендә - Иркутск, Алма-Ата, Андижанда булырга өлгерә.
Кыргызстанда ул техник училищега укырга керә, аны тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә алынып, Чехословакиядә, коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә.
Армия хезмәте аның тормышында зур роль уйный. Дусты, подразделение лейтенанты Владимир Цыбышев киңәше буенча Рөстәм документларын Рига диңгезчеләр училищесына тапшыра. Өч елдан соң, "суднолар йөртүче" дипломын алган яшь белгеч юллама буенча Латвия диңгез пароходчылыгының "Балдоне" ягулык танкерына эшкә урнаша. Тиздән аңа судно штурвалын ышанып тапшыралар. Ә рульдә тору бик җаваплы эш ул, чөнки кечкенә генә хата да зур экологик катастрофа китереп чыгарырга мөмкин. Рөстәм Нурвахитовичның нефть төялгән танкерларның һәлакәтен үзенә дә күрергә туры килгән. Бу коточкыч хәл!
Суднога ягулыкны Латвиянең Балтыйк диңгезендәге Вента елгасы тамагында урнашкан кечкенә генә Вентспилс шәһәрендә төйиләр. Аннары танкерлар тиешле маршрут буенча юлга чыга. Эшли башлаган беренче айларда ук Рөстәмгә Швеция, Финляндия, Исландия, Дания, Шотландиядә булырга туры килә. Үзенең шартлары, нык алга киткән инфраструктурасы, шактый иркен гадәтләре белән Европа егетне таң калдыра. Тик диңгезчеләр үзләрен чит илдә артык иркен тота алмыйлар, чөнки ул чакта хәтта чит ил кешесе белән әңгәмә кору да шпионажга тиңләнә... Ә Рөстәм Вәлиәхмәтов инглиз телен бик начар белгәнгә, күп очракта ымнар белән генә аңлаша.
Африка могҗизалары
Россия диңгезчесенә Африка илләренең берсендә барган хәрби конфликтта да катнашырга туры килгән. 1983 елда аны "Балдоне" танкерыннан тагын ике кеше белән бергә кара-каршы торган группировкалар - МАПЛА (хезмәт партиясе), Анголаны азат итү милли фронты һәм илнең тулы бәйсезлеге өчен милли берләшмә арасында зур бәрелеш булырга торган Анголага хәбри хезмәткә алалар. Советлар Союзы ул чакта илне корал һәм техника белән тәэмин итә. Моннан тыш, Ангола ярларына СССР Хәрби Диңгез флотының хәрби кораблары һәм ягулык танкерлары килеп туктый, аларның берсендә ("Фридрих Цандер") Рөстәм Вәлиәхмәтов та хезмәт итә.
Ерак эссе илдә егетне таң калдырган беренче нәрсә - кеше үтерүчеләр, караклар һәм теләнчеләр үрчетә торган фәкыйрьлек. Квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелмәгәч, ачлык һәм авырулар аркасында кешеләр гаиләләре белән кырыла. Аеруча малярия авыруы котыра, шунлыктан командага ярга бик сирәк очракларда гына чыгарга рөхсәт итәләр. Профилактика чаралары да куркыныч авырудан саклап кала алмый: кайбер хезмәттәшләре Рөстәм Нурвахитовичның күз алдында малярия черкиеннән ияргән авырудан үлә.
Климатка бик озак ияләнә алмыйлар. Ангола Җир шарының экваторында диярлек урнашкан, шунлыктан һава температурасы 45-47 градуска җитә. Югары дымлылык шартларында мондый һавага гипертониклар яки астматиклар түзеп тора алмый. Диңгезчеләр исә эсселектән еш су коенып кына котылалар.
Рөстәм Нурвахитович әйтүенчә, бу илдәге хатын-кызлар язмышы аерым игътибарга лаек. Инде 12 яшендә үк кияүгә бирелгән кызлар туктаусыз эшлиләр, күп бала табалар - кайбер гаиләләрдә 14әр бала туа. Шуңа карамастан, Анголада читтән килгән ак тәнле хатын-кызлар еш очрый.
Унике айдан соң гына берничә диңгезчегә, шул исәптән Рөстәм Вәлиәхмәтовка да, демобилизация игълан ителә.
Көньяк Америкадан -дөнья чигенә...
Латвия диңгез пароходчылыгында эшләгән унҗиде ел эчендә Рөстәм Нурвахитовичка төрле танкерларда эшләргә туры килә. "Балдоне" дан соң "Всеволод Кочетов", "Ояр Вациетис" (Хорватия), "Жан Грива", "Лиепая", Лимбажи" танкерларында эшли.
1994 елда, илдә үзгәртеп корулар барганда, чираттагы ялдан соң әйләнеп кайткач, Рөстәм, Россия Федерациясенең башка гражданнары кебек, үзен эштән азат иткәннәрен белә. Пароходчылык конторасында тәртипсезлек хөкем сөрә, хәтта шәхси документларны да алырга ирек бирмиләр.
Диңгезче икенче урынга эшкә урнашырга була. Җирле газетада Либерия флагы астында йөзгән суднога кешеләрне җыю турында ишетә, компаниянең баш офисына чылтыратканнан соң, аны шунда ук эшкә чакыралар. Берничә көн эчендә тиешле документлар җыеп, яңа чит ил паспорты алганнан соң, ул кесәсендә булган бер доллар акча белән Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәренә оча. Ни гаҗәп, билгесезлеккә юл тоту аны бер дә куркытмый (монда иң катлаулы шартларда алган чыныгу ярдәм иткәндер).
"Рихард Зорге" танкерында ул Көньяк Америка илләре буйлап йөзә башлый. Аргентинаны бик әйбәт белә, шулай ук Уругвай, Эквадор, Коста-Рикада булган. Ул якларның сихерле табигате аны һәрвакыт сокландырган. Мәсәлән, Амазонка дельтасындагы джунглилар турында кем генә ишетмәгән икән? Ә диңгезче бу җирләрне үз күзләре белән күргән...
- Куаклар, лианалар чорнап алган агачлар белән үрелеп үскән күп катлы урманны күз алдына китерегез,. Монда үсемлекләрнең вегетациясе ел буе дәвам итә, шунлыктан тереклек дөньясы бик бай, күпсанлы бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, кошлар, вак-төяк җанварлар очрый. Крокодилларны да очратканыбыз булды, алар азык эзләп, бер курыкмыйча корабларга якын киләләр иде. Шулай да минем өчен иң кызыгы - индеецлар белән танышу булды, чөнки Көньяк Америкада әлегә кадәр борынгы община строе белән яшәүче абориген кабиләләре бар, - дип сөйли Рөстәм Нурвахитович.
Ә Кариб диңгезендә балык тотулар! Берсендә танкерны бер көтү кальмарлар чолгап ала, аларны хәтта ялан кул белән дә тотарга мөмкин була. Икенче тапкыр креветкалар тулы җәтмә сөйрәп чыгаралар. Кармакка хәтта диңгез ерткычлары да эләгә - берсендә диңгезчеләр өч метрлы зәңгәр акула тоталар. Моның өчен берничә диңгезченең тырышлыгы, күп вакыт һәм берничә махсус җайланма кирәк була.
Рөстәм Нурвахитович әйтүенчә, Африканың төньяк яр буенда океан акулалар белән мыжлап тора икән. Атлантика белән Һинд океаны кушылган Добрая Надежда борыныннан да үтәргә туры килгән. Бу урыннарда диңгез суднолары өчен куркыныч штормнар бик еш була. Атлантиканың төньягындагы маршрутлар да бик катлаулы санала. Рөстәм Нурвахитович берничә тапкыр танкер белән Европа илләреннән Төньяк Америкага барган. Ул әйтүенчә, судно бер якка гына унбиш тәүлекләп бара, бу вакытта штормның туктап торганы юк. Егермешәр метрлы дулкыннарны хәтта фото һәм видеога да төшереп алган. Кагыйдә буларак, штормнан соң корабта күп нәрсә ватылып беткән була, ә кешеләр үзләренең исән калуына сөенеп туя алмый!
Соңгы елларда Төньякта, Совкомфлотның "Юником" танкерларында эшләү аның өчен чын сынау булган. Зәмһәрир салкыннар искә төшкән саен тәннәр чемердәп куйса да, эш - эш инде ул. Төньяк диңгездә күргән диңгез касаткалары, китлар онытылмас тәэсир калдырган. Ә берсендә хәтта ак аюны куертылган сөт белән дә сыйлаганнар!
Иң мөһиме - теләк һәм сәламәтлек
- Бу вазаларны мин Кытайдан хатыныма бүләккә алып кайттым. Анда керамиканы бик матур һәм сыйфатлы итеп ясыйлар, - ди ул минем кызыксынып караганымны күреп. - Азия илләрендә дә еш булырга туры килде - Сингапур, Бангладеш, Вьетнамга бардык...
Вәлиәхмәтовларның фатиры чын музейны хәтерләтә. Киштә һәм диварларда хуҗа төрле илләрдән алып кайткан сувенирлар, хәтта акула тешләренә кадәр бар. Архивта диңгезченең бүләкләре дә кадерләп саклана. Озак еллык намуслы хезмәте өчен Рөстәм Нурвахитович РФ Дәүләт бүләге - III дәрәҗә адмирал Ушаков медаленә лаек булган. Боларның барысының да киләчәктә файдасы тиячәк, ә хәзер иң мөһиме - эш...
- Барлык егетләргә дә диңгез училищесына барырга киңәш бирер идем, - ди диңгезче. - Бу чын ир-егетләр эше, гаиләне тәэмин итәргә дә мөмкинлек бирә. Моның өчен нык сәламәтлек, аек акыл һәм теләк кенә кирәк. Шундый мөмкинлек биргән өчен мин язмышка бик рәхмәтлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев