Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Чит илдә осталыгын камилләштерде

Александр Сорокин хәзерге вакытта Спас тармак технологияләре техникумының өченче курсында укый. Аны тәмамлагач, пешекче-кондитер һөнәре алып чыгарга тиеш. Булачак һөнәрен ул үзе теләп сайлаган һәм аның бөтен нечкәлекләренә төшенергә тырыша. Әле күптән түгел ул Италиядә стажировкада булып кайтты.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Исегезгә төшерәбез, көз көне Алексей Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Иң яхшы пешекче - 2012" республика конкурсында катнашты. "Тизлек һәм осталык өчен" номинациясендә беренче урынны алып, аны конкурста катнашкан 18 кеше белән бергә, Флоренциягә биш көнлек стажировкага чакырдылар.
Техникум администрациясе яшь белгечкә ярдәм итеп, виза һәм чит ил паспортын ясауда булыша. Шулай итеп, ноябрь көннәренең берсендә республика яшьләре утырган самолет Рим шәһәре аэропортына килеп төшә.
"Билгеләнгән урынга автобус белән бардык, - дип сөйли Александр. - Безне Флоренциянең нәкъ үзәгендәге кунакханәгә урнаштырдылар.
Практиканы заманча җиһазландырылган, халыкара дәрәҗәдәге "Апитчус" мәктәбендә үттек. Бу мәктәпкә укытучы булып урнашу өчен генә дә биш йолдызлы ресторанда шеф-пешекче булып кимендә ике ел эшләргә кирәк икән».
Өлкән пешекче Андре яшь осталарны төрле пасталар һәм соуслар ясау серенә төшендерә, Италиядә болардан башка бер генә ризык та әзерләнми икән. Александр шулай ук Пиза шәһәрендә шәрабларга дегустация ясауда катнаша, зәйтүн маеның ничек ясалуын үз күзләре белән күрә. Монда ул бик күп файдалы мәгълүматлар ала. Шунысы кызык, һәр аш янына шәрабның билгеле бер сорты куела. Мәсәлән, коры кызыл шәраб салкын кабымлыклар, ашлар алдыннан бирелә, ә икенче ашлар белән бераз куәтлерәк шәраб чыгарыла. Шәраб ясаучы оста стажерларны шәрабларны төсе, исе, тәме буенча аерырга өйрәтә.
Зәйтүн маен ясау процессын карап тору да кызык була. Мәсәлән, Тоскана ысулы белән май ясаганда өч төрле зәйтүн җимеше - карасы, яшеле һәм төслесе бергә кушыла.
Италиядә ипине тозсыз пешерүләре аеруча гаҗәпкә калдырган. Тәме белән ул бездәге хлебцыларга охшаган. Чынлап та, һәр илнең ашлары аерым, үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Хәзер Александр Италия ризыкларының кайберләрен үзе дә хәзерли белә. Үзе яраткан рецептларның берсе белән ул безне дә таныштырды.
Бәрәңге боламыгын йомырка һәм он кушып болгатырга. Бу катнашманы озынчалап җәеп, шакмаклап турарга, аннары биш минут кайнап торган суда пешереп, соус сибәргә. Соус исә болай ясала: зәйтүн мае, сыр һәм эрбет чикләвеген блендерда кушып болгатасың. Кирәкле әйберләр кул астында булса, хәзерләүнең бернинди авырлыгы юк.
Италиялеләр ашларны ачырак (острый) итү өчен тәмләткечләрдән ак борыч кулланалар, ә ит ашларын еш кына фараоннан әзерлиләр. Ул безнең мисыр тавыгына (цесарка) охшаган кош. Аның турында беренче тапкыр Мисырда билгеле була һәм шуңа күрә шундый исем биргәннәр. Италия кухнясында сыер ите дә кулланалар. Моннан тыш, чын осталар фикеренчә, һәр пешекче карвингны - яшелчә һәм җиләк-җимештән сыннар ясап, ашларны яшел тәмләткечләр белән матурлап бизәү осталыгын камил белергә тиеш. Шулай итеп, өстәлгә бирелә торган ашларның тәмле булуы гына түгел, ә матур итеп бизәлүе дә зур әһәмияткә ия.
Алексей Италия халкының ачык йөзле, әдәпле булуын да билгеләп үтте. Бервакыт стажерлар төркеме автобуска килеп кергәч, анда утырган яшьләр Россиядән килгән укытучыларга гына түгел, яшьтәшләренә дә урын биргәннәр. Ә Италия шәһәрләре чисталыклары, матурлыклары, яшеллекнең күп булуы белән таң калдыра. Флоренциядән истәлек итеп Александр сувенирлар алып кайткан. Аларның берсе - дәү әнисе Любовь Михайловна Сорокинага. Чөнки ул Александр өчен генә түгел, сеңлесе Светлана өчен дә әти-әниләрен алыштырган кеше. Любовь Михайловна аларны кечкенәдән үк карап үстергән, кеше итәргә тырышкан. Оныклары аңа моның өчен бик рәхмәтле.
Быел Александр техникумны тәмамларга тиеш. Диплом яклау өчен үзенчәлекле ашлар хәзерләгәндә аңа Италиядә үткән практикасы ярдәм итми калмас. Аннары, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул укуын шул ук техникумда дәвам итәргә уйлый, аның технолог эшенә өйрәнәсе килә. Үз һөнәренә чын күңелдән гашыйк бу егет хәзер шундый хыял-өметләр белән янып яши.
Үткән җәйдә ул икмәк музеенда эшләп алган. Башта пешекче ярдәмчесе булган, ә бераздан егетнең тырышлыгын һәм осталыгын күреп, аны пешекче итеп күчергәннәр. Егет шактый тәҗрибә туплый. Итне оста итеп кисәкләргә бүлә белә, ашлар пешерү, салатлар ясау, бәйрәм өстәлен күз явын алырлык итеп бизәү - ул боларның барысын да күңел биреп, осталык белән башкара. Һәр ашны Александр күңел җылысын кушып, чын сәнгать әсәренә әйләндерергә тырыша. Үзе сайлаган һөнәр турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер.
Егет мөстәкыйль тормышта беренче адымнарын гына ясый. Техникум дипломы аңа киләчәктә нык ярдәм итәр дип ышанасы килә. Александрга киләчәк тормышында зур уңышлар, үзе теләп сайлаган һөнәренә тугры булуын, осталыгын елдан-ел камилләштерә баруын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев