Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Чәчәкләрдә – яшәү яме

    Шәһәрдә яшәүче Татьяна Давыдованың бакчасына кергән кеше мондагы чәчәкләрнең күплегенә һәм матурлыгына таң кала.

    Марина ЗАЙЦЕВА
    Болгарга ул моннан берничә ел элек Тольяттидан күченеп кайткан. Торагын фатирга алмаштыру мөмкинлеге дә булган, әмма ул шәхси йорт сатып алган. Гомеренең калган елларын шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә, бакчасы һәм җире булган йортта уздырырга теләгән. Әлбәттә инде, чәчәкләр үстерү турында да хыялланган.
    Бакчасына иң беренче итеп гортензия утырткан. Тамыр җибәргән нәни үсентене базардан сатып алган ул һәм утырту өчен кояшлы, ачык урынны сайлаган. Гөлләр дә кеше кайгыртуын тиз тоя, диләр. Беркадәр вакыттан соң инде нәни гортензия үсеп чәчәк аткан, тирә-якка үзенчә ямь биреп утыра. Чәчәкләренең исен бернинди затлы хушбуй белән чагыштырырлык түгел.
    Бераздан гортензия белән янәшәдә генә күпьеллык чәчәкләр - флокс, бәрхет гөле, люпин, энотера, гладиолус, нарцисс, лалә, хризантема утырта. Бакчадагы сукмак кырыйларын бизәү өчен Татьяна Александровна берьеллык чәчәкләр - буйга артык зур үсми торган бәрхет гөле, сальвия, астра, агератум утыртып чыккан.
    Бакчада эшләү тәҗрибәсе зур булмаса да, ул төрле тәҗрибәләр үткәрергә ярата. Мәсәлән, теге яки бу культураны ничек итеп урнаштырсаң әйбәтрәк, болайрак итсәң, чәчәкләрнең төсе югалмасмы - боларның барысы белән дә кызыксына. Түтәлләрдәге чәчәкләр иртә яздан көзге салкыннар башланганчыга кадәр балкып, тирә-якны ямьләп утырырга тиеш, дип исәпли ул. Моның өчен беренче чиратта төсләрне дөрес итеп сайларга кирәк. Кайбер чәчәкләрне автомобиль покрышкасына да, араларын ераграк калдырып та утыртып чыга. Биегрәк үсүче мальва, рудбекия һәм георгиннар өчен дә түтәлләрдә урын һәрвакыт җитәрлек.
    Татьяна Александровна бакчасында үскән хоста, колеус, абаганы күреп тә күпләр соклана. Аннары ул үрмәле гөлләр белән кызыксына башлаган. Аның фикеренчә, лиана теләсә кайсы бакчаны бизәрлек. Лиана янәшәсендә башка чәчәкләр бигрәк матур булып күренәләр. Әлеге чәчәк ярдәмендә бакчада тирәсендәге искергән корылмаларны, шулай ук коймаларны менә дигән итеп томаларга мөмкин.
    Баштарак ул үрмәле гөлләрнең ипомея, кобея, клематис кебек төрләрен сынап караган. Бер-ике төре шактый озын булып үссә, башкалары бераз үскәннән соң нигәдер корыганнар. Нәтиҗәдә долихос (үрмәле сирень), кызыл фасоль һәм куаклы виноград төрләрен сайларга булган. Алар өчен махсус заказ буенча шпалерлар ясаткан. Бакчадагы утыргычның тирә-ягына, койма өсләренә сузылып үскән лиана шулай ук ишегалдын да бизәп тора.
    Татьяна Александровна бакчасының күпчелек өлешен хәзер күз явын алырлык чәчәкләр бизи. Инде ишегалдын да оҗмах бакчасының бер почмагына әйләндергән. Дөрес, ишегалдына тулысынча бетон җәелгән аның. Шуңа күрә чәчәкләрне автомобиль покрышкаларына утыртырга туры килгән. Матур һәм тигез итеп киселгән покрышкаларны төрле төсләргә буяган. Җылы җәйләр җитү белән өй эчендәге гөлләрне дә ишегалдына чыгарып тезә ул.
    Быел, мәсәлән, Татьяна Александровнаның ишегалды петуния чәчәкләренә күмелеп утыра. Арада нинди генә төрләре юк! Барысын да санап чыгу өчен кулдагы бармаклар да җитмәс. Бу чәчәкне хуҗабикә аеруча да ярата икән, йөрәк җылысын, күз нурын биреп үстергәнгә, ишегалдына октябрь аена кадәр үзенә күрә ямь биреп утыра.
    - Киләсе елга петуниянең яңа төрләрен үстерү турында уйлыйм, - ди чәчәкләр үстерүче. - Селекционерлар аларның бик күп төрләрен тәкъдим итәләр. Игътибар белән карасаң, петуния матурлыгы буенча роза чәчәгеннән бер дә ким түгел. Әле матуррак та, дияр идем…
    Татьяна Александровна һәр иртәдә иң беренче эш итеп бакчасына чыга һәм монда үскән чәчәкләргә карап соклана. Шунысын әйтергә кирәк, ул беркайчан да вазага утыртып кую өчен бакчасыннан чәчәкләр өзми. Әйе, пыяла савытка утырткан чәчәкләр бик тиз шиңә, ә менә бакчада исә озак вакытлар балкып утыралар. Үз куллары белән утырткан һәм кадерләп үстергән чәчәкләр аңа яшәү көче бирә кебек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: