Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Булдырмаган эше юк

Вожида яшәүче Александр Бельбасовның кулыннан килмәгән эше юк. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган кеше. Кайчан гына карасаң да, нидер эшли, ясый ул. Авылдашлары да аңа еш мөрәҗәгать итәләр.

Олег ПАХОМОВ

Александр берничә елдан бирле урман кисеп агач эшкәртү белән шөгыльләнә. Авылдашларын кирәкле материал, утын һәм башка нәрсәләр белән тәэмин итә. Көпчәкле ике тракторы бар, барысын да үз көче, үз тырышлыгы белән башкарырга күнеккән. Соңгы елларда гына аңа Андрей Бынков һәм Александр Щербаков ярдәм итә башлаган. Яшь булсалар да, эш җаен белә торган егетләр, беркайчан карышып тормыйлар.

Узган ел Александр пилорам сатып алып, аны үз участогына урнаштырган. Элегрәк, авыл халкы нәрсә дә булса төзергә уйласа, такта, борыс һәм башка материалларны Болгардан алып кайткан. Техника яллап барсаң, моның ни бәягә төшәсен санап чыгаруы читен түгел. Шөкер, хәзер такта яру цехы авылда гына, халык та канәгать.

Цех хезмәтеннән файдаланучылар саны артканнан-арта бара. Берәүләр ишегалды корылмаларын яңартырга теләсә, икенчеләре - янкорма төзи, мал абзарын зурайта. Атап әйткәндә, авылда җәен пиломатериал сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Соңгы елларда Коминтернга шәһәрдән күчеп кайтып җир биләмәләре алучылар һәм яңа йорт төзүчеләр дә юк түгел. Мондыйлар беренче чиратта Александрга мөрәҗәгать итәләр.

Без килгәндә ул яңа мунча төзүгә керешкән авылдашына такта ярдыра иде. Бу кешенең йорты Бельбасовлардан ерак түгел, шуңа күрә тактаны һәм мунча түшәмен җылыту өчен пычкы чүбен үзе ясаган кечкенә арбага төяп ташыган. Әлеге пенсионерның да пилорам хуҗасына әйтер рәхмәт сүзләре күп.

Александрның пилорамдагы эштән башка да мәшәкатьләре җитәрлек. Хуҗалыгында мал-туар асрый, аларны чыгарып көтү өчен җир биләмәсе алып рәсмиләштергән. Кулында техникасы булгач, малларга кышлык азыкны да кирәк кадәр әзерли. Җирле мәктәпне яңа уку елына әзерләүдә дә катнаша ул. Мәсәлән, Андрей Бынков белән бергә мәктәп түбәсен ремонтлаганнар. Газ котельные ягу сезонына әзерләүдә дә (икесе дә операторлар) катнашканнар.

Бүгенге тормыш киләчәк турында да уйларга мәҗбүр итә. Александрның кызы белән улы үсеп җиткән. Геннадий энергетика көллиятендә укый, Настя - педагогия көллиятендә белем ала. Икесе дә һәрдаим әти-әнисенең ярдәмен тоеп торалар, шуңа күрә укуда сынатмыйлар. Кече кызлары Снежанна әлегә башлангыч сыйныфта гына укый. Александрның балаларын читкә чыгарып җибәрәсе килмәгән. Кызганыч, бүгенге яшьләрне авыл чынбарлыгына караганда, шәһәр тормышы үзенә күбрәк тарта. Шулай да Александр өметсезлеккә бирелми: күп балалы гаиләләргә бушлай җир биләмәләре бирү турындагы федераль программа нигезендә, үз йорты тирәсендә генә җир алган. Шунда яңа йорт төзергә җыена. Булган әйбер ашарга сорамас, кайсы теләсә, шул баласы кайтып яши алачак.

Булганнан бар да була, дигән мәкаль нәкъ менә Александр Бельбасов кебекләрне күздә тотып әйтелгән кебек. Шундыйларның тырышлыгы белән кечкенә авыллардагы тормышка җан керә, аларда яшәүче кешеләр күңелендә ышаныч уяна да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев