Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бөтен йөрәк җылысын бирә

    Валентина Якимова. Минем әнием Зоя Степановна Кладовага 97 яшь тулды. Ул хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр тормыш юлын үткән кеше. Аның турында бераз сөйлисем килә. Әнием Алексеевск районының Большой Красный яр авылында туган. Әтисен хәтерләми, әнисе аңа алты яшь тулгач үлгән. Әнисен зиратка алып киткәндә тәрәзәдән карап, елап...

    Валентина Якимова.
    Минем әнием Зоя Степановна Кладовага 97 яшь тулды. Ул хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, авыр тормыш юлын үткән кеше. Аның турында бераз сөйлисем килә.
    Әнием Алексеевск районының Большой Красный яр авылында туган. Әтисен хәтерләми, әнисе аңа алты яшь тулгач үлгән. Әнисен зиратка алып киткәндә тәрәзәдән карап, елап калганын әле дә хәтерли. Шулай итеп дүрт кыз һәм бер малай ятим калалар.
    Аннары тагын бер бәхетсезлек килә - йортлары яна. Ул чакта бер урам тулысы белән янып бетә, кешеләр өсләрендәге киемнәре белән генә калалар. Укытучылар әниемнең укырга сәләте барлыгын, хәтере яхшы булуын әйткәннәр, укырга кушканнар, ләкин мәктәпкә киеп барырга киеме булмаганлыктан, ул укый алмый. Әниемнең әле дә хәтере яхшы.
    Янгыннан соң ике тәрәзәле кечкенә генә йорт сатып алалар. Ачлык, нужа әниемне гомер буе эзәрлекли. Сигез яшьтә аңа бер яшьлек баланы карарга туры килә. Хуҗсы бик кырыс һәм саран була, аны ашатмый, хуҗаның хатыны кызны качып-посып кына ашата. Апалары үсеп кияүгә чыгалар, абыйсы бер кесә тары урлап тотыла да төрмәгә эләгә. Шунда үлә.
    Олы апасы Александра урта хәлле гаиләгә килен булып төшә. Аларның үз сыерлары, аты, җирләре була. Тик колхозлашу башлангач, Шураның ире колхозга керүдән баш тарта һәм гаиләне кулаклар исемлегенә кертәләр. Аларны Амур өлкәсенә, тайгага сөрәләр. Юлда барганда бер яшьлек балалары үлә. Алар апалары белән башка күрешә алмыйлар. Башта хатлар язышып торсалар да, соңрак бу элемтә дә өзелә. Ә Анна белән Прасковьяның ирләре Бөек Ватан сугышында һәлак була.
    Йортлары тузып, яшәрлеге калмагач, алар Алексеевскига күченәләр, анда әнием 1941 елда тормышка чыга. Әтием фронтка эләкми, хезмәт армиясендә була. Өйгә ул авыру сәбәпле, Җиңү алдыннан гына кайта.
    1946 елда уллары Володя, соңрак без - ике кызлары дөньяга килә. Ярдәм итүче туганнар булмагач, без ярлы яшәдек (әниемнең әти-әнисе күптән вафат, ә әтиемнең әтисендә үги хатыннан тагын өч баласы була).
    Үсеп җиткәч, без апам белән читкә киттек, аннары кияүгә чыктык, ә абыебыз Володя гаиләсе белән алар янында калды. Бер-бер артлы әтием һәм абыемның хатыны вафат булгач, алар әнием белән икәү генә калдылар. Апам белән кунакка кайткач, абый безне һәрвакыт шатланып, ачык йөз белән каршы ала иде. Ни кызганыч, ике ел элек абыебыз да вафат булды.
    Яраткан улының үлеме әниемне тетрәндерде. Аңа кадәр үз аяклары белән урамга чыгып йөрсә, хәзер өйдә дә авырлык белән генә йөри. Әнием хәзер минем белән яши. Аның күзләре начар күрә башлады, колагы начар ишетә, шулай да үз яше өчен әле шактый нык. Үзенең ачы язмышы турында сөйли башласа, шундый кайгы-хәсрәт күреп, ничек әлегә кадәр исән калдым икән дип гаҗәпләнә... Ачлык елларында кыргый суган, алабута, өшегән бәрәңге ашап кына исән калдык дип әйтә. Мин үземне бик бәхетле кешегә саныйм, чөнки әнием әлегә кадәр безнең арада, ул иң олы хөрмәткә лаек кеше, әле һаман да безгә үзенең йөрәк җылысын биреп яши.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: