Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Болгар – аларның икенче ватаны

Әрмәнстаннан унҗиде ел элек күчеп килгән Рафик белән Лиана Джулакяннар өчен Болгар икенче ватаннарына әверелгән.

Марина Зайцева

Бу гаилә байтак еллар Әрмәнстанның Ереван һәм Гюмри шәһәрләреннән соң зурлыгы буенча өченче урынны алып торган Кировакан (хәзер Ванадзор) шәһәрендә яшәгән. Шәһәрдә илдә иң зурлардан саналган химия заводы эшләгән, машина төзелеше, туку, азык-төлек сәнәгате дә югары темплар белән үскән. Тик 1988 елның 7 декабрендә 10 баллы коточкыч җир тетрәү илнең яртысын җир йөзеннән юк иткән. Бу фаҗига Кироваканны да читләтеп үтмәгән. Җир тетрәү аркасында күпләрнең тормышы асты-өскә килгән: берәүләр йорт-җирсез, икенчеләре эшсез калган.

Ул чакта Рафик Зармаиловичның үз эше - шәхси автомастерское булган. Тик фаҗигадән соң клиентлар саны бермә-бер кимегән. Ә бит гаиләнең тамагын туйдырырга, техникумда белем алучы балаларына да ярдәм итәргә кирәк...

Шушындый авыр, нишләргә белмәгән вакытта Татарстанда булып кайткан дусларының берсе вакытлыча булса да монда кайтып карарга киңәш бирә. Дөрес, аларга бу карарга килү җиңел булмый. Яңа урынга килеп урнашкач та Рафик Зармаилович кулы яткан, күңеле тарткан эшен таба, машиналар ремонтлау белән шөгыльләнергә була. Безнең районда унҗиде ел элек бу эш белән шөгыльләнүчеләр бик аз булган.

Аңа Россия гражданлыгын алу да җиңел булмый. Яшәргә урын юк. Шуңа күрә Рафик Зармаилович озак вакытлар гаиләсен монда алып килә алмый, бөтен авырлыкларны улы Артур аның белән бергә бүлешә. Мондый хәл күпме дәвам иткән булыр иде, билгесез. Хатыны Лиана гаиләгә аерым тору авыр, дигән ныклы карарга килеп, килене Анна һәм ике кечкенә оныгы Рафаэль һәм Араик белән Болгарга күчеп килә. Хәзер ул чакларны елмаеп искә алалар. Ләкин ул вакытта бик кыен була - гаилә озак вакытлар чегәннәр кебек, төенчек-чемоданнарын да ачып тормыйча, вакытлыча фатирларда яшиләр. 2002 елда гына җир участогы сатып алып, тагын бер-ике елдан үз йортларын төзү эшенә керешәләр. Аны җиде ел буе төзиләр һәм ул гаиләгә шактый кыйммәткә төшә. Дөрес, ничек кенә кыен булса да, алар барысына түзәләр. Банктан да, кешеләрдән дә бурычка акча алмыйлар. Бу турыда Рафик Зармаилович ниндидер бер горурлык хисе белән сөйләде. Ванадзордагы дүрт бүлмәле фатирларын уңышлы сатып, бу акчаны да төзелеш өчен тоталар.

Нәтиҗәдә ике катлы иркен йорт калкып чыга: беренче катта - автосервис, икенче катта гаиләгә дә, күпсанлы кунакларга да урын җитәрлек иркен бүлмәләр урнашкан. Хәзер инде оныклары да үсеп җиткән. Рафаэль быел мәктәпне тәмамлап, Спас тармак технологияләре техникумына укырга кергән, ә Араик алтынчы класска күчкән. Малайларның икесе дә спорт - армия кул көрәше, баскетбол белән шөгыльләнәләр. Икесенең дә төрле дәрәҗәдә ярышларда җиңеп чыккан өчен бүләкләре бар. Бу медальләр йорт диварларының түрендә урын алган.

Аларның тагын бер зур хыялы бар - Әрмәнстанда калган кызы Неллины өч баласы һәм ире белән Болгарга алып килү. Гаилә бергә яшәргә, оныклар да бер-берсе белән аралашып яшәргә тиеш, диләр алар. Әлегә исә телефоннан сөйләшеп, Интернет челтәре аша аралашып яшиләр. Быел Артур хатыны һәм уллары белән Ванадзорга кунакка барган. Эш күп булганлыктан, барысы да чыгып китә алмаган. Мондый сәяхәтләр шактый кыйммәткә төшә, бу да киртә булып тора.

Хәзер Рафик Зармаилович автомастерской эшләре белән шөгыльләнми диярлек, барысына да улы җитәкчелек итә. Әтисе бик кирәк вакытларда, кыен хәлләр килеп чыкканда гына ярдәмгә килә. Ә Лиана Шагеновнаның йорттагы эш-мәшәкатьләре көне буена җитә. Барлык эшләрендә аңа килене Анна ярдәм итеп тора. Кухняда һәм кунак бүлмәсендәге табынның уңган хуҗабикәләр хәзерләгән тәм-томнардан өзелеп торганы юк. Алар әрмән милли ашларын гына түгел, татар, рус халкының милли ризыкларын да гаҗәеп осталык белән, телеңне йотарлык итеп хәзерлиләр. "Наполеон", "Медовик" тортларын, пәхләвәне даими пешереп торалар. Хәтта шәраб белән коньяк кебек эчемлекләрне дә үзләре ясый белә. Кайбер дәвалау чараларын - мәсәлән, тузганак ширбәтен, үсемлек төнәтмәләрен дә үзләре хәзерлиләр.

Бакчаларында төрле-төрле яшелчәләр, җиләк-җимешләр мул уңыш бирә. Бер генә яшелчә һәм яшел тәмләткеч тә әрәм булмый, барысын да төрле ризыклар пешерү, салатлар ясау өчен кулланалар. Гаилә табыныннан үзләре үстергән, үзләре җитештергән ризыклар өзелми.

Бу гаиләне халык та үз итте. Үзләре дә күпсанлы таныш-белешләре, күршеләре белән яхшы мөнәсәбәттә торалар. Рафик Зармаилович үзенә үтенеч белән кергән бер генә кешегә дә ярдәм итми калганы юк. Берәр күрше малайның велосипеды ватылса, ул шунда ук ярдәм сорап, Рафик абыйсы янына килеп җитә. Эретеп ябыштыручы хезмәте кирәк булса да аннан ярдәм сорыйлар. Һәм ул чын күңелдән барысына да ярдәм итәргә тырыша...

Тынгысыз күңелле бу кешенең активлыгы аркасында урамны да азрак тәртипкә китереп, яңгырлар яуган вакытта баткакка әйләнә торган юлга вак таш җәйгәннәр. Моның өчен шактый тырышырга туры килгән.

Алар, әлбәттә, туган якларын бик сагыналар. Әрмәнстаннан инде олыгаеп барганда, тормышлар җайга салынгач киткәнлектән, туган якларын юксынып яшиләр. Шулай да балалары, оныклары мул, тыныч тормышта яшәсен өчен, яңа җирдә тамыр җибәреп, йорт төзеп, яңа эш, яңа дуслар таба алганнар. Хәзер инде Болгарны алар чын мәгънәсендә үзләренең икенче ватаны дип саныйлар.

Рәсемдә: Рафик Джулакян (сулдан икенче) улы һәм оныклары белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев