Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бизәкләрдә - күңел җылысы

​​​​​​​Хатын-кызлар элек-электән кул эшенә хирыс булганнар.

Аларның әлегә кадәр бу эшкә тартылуы да – борынгы ата-бабаларыбыздан калган күркәм гадәт. Элек- электән ук өйгә ямь кертү, гаиләне җылы киемнәр белән тәэмин итү хатын-кызлар кулында булган. Бүгенге көндә кул эшләренең шактыен техника эшләсә дә, яраткан эшенә тугры калган алтын куллы осталар җитәрлек әле безнең арада. Шәһәребездә яшәүче Ирина Прокофьева да нәкъ шундыйлар арасыннан.

Ольга Стрелова

 

Ирина бәйләү энәләрен беренче тапкыр кайчан кулына алуын да хәтерләми. Бу шөгыль аңа әнисеннән күчкән. Өйдә бәйләү энәләре, бу хакта китаплар, журналлар бик күп булганга күрә, Ирина да кечкенәдән үк үзлегеннән бәйләргә өйрәнә башлый. Берәр киңәш кирәк булса, шулай ук оста бәйләүче булган дәү әнисенә мөрәҗәгать итә.

Буа медицина училищесын тәмамлаганнан соң кияүгә чыга, улы дөньяга килә. Хатын-кыз җилкәсенә төшкән бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән дә ул яраткан эшен онытып бетерми. Аз гына вакыты булган саен, нәниенә җылы оекбашлар, матур-матур шарфлар бәйли. Ә инде кызы дөньяга килгәч, яшь әни бизәкле киемнәр бәйләүгә бар булган фантазиясен җигә.

Әлегә кадәр кызының дус кызлары әнисе бәйләгән бизәкле кофталарга, баш киемнәренә кызыгып һәм сокланып туя алмыйлар.

Гап-гади җепләр йомгагының оста кулларда нинди дә булса матур киемгә әйләнүен чын могҗиза белән чагыштырырга мөмкин. Ирина бәйләгән кофталар һәм күлмәкләр башкаларга охшамаган, үзенчәлекле һәм бик матур килеп чыга. Бәйләгән башмаклар, итекләргә дә күпләр соклана. Төрле төстәге, төрле формадагы баш киемнәрен сурәтләргә исә сүзләр җитми... – Бәйләгән әйберләр бик уңайлы алар, елның төрле фасылында кияргә яраклы, – ди Ирина. – Шулай ук мондый әйберләр – якыннарың, таныш-белешләрең өчен менә дигән бүләк тә. Останың җан җылысын кушып бәйләнгән әйберләр тәнне генә түгел, җанны да җылыта...

Әйберләрне бәйләү техникасына ул үзлегеннән, махсус әдәбият аша, Интернет челтәрендәге тематик төркемнәрдә, видео һәм мастер-классларда өйрәнә. Нинди бизәкләрнең модага керүен, аларны ничек үзлегеңнән ясап була икәнен, тәҗрибәле осталар үз эшләрендә куллана торган нечкәлекләрне дә ул Интернет аша белеп тора. Оста әйтүенчә, һәр эшнең үз җае бар, әйберне бәйли башлаганчы, аның зурлыгын, бизәкнең катлаулылыгын, җепнең калынлыгын һәм башка нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Бәйләү иң уңайлы кул эшләренең берсе, чөнки аның өчен махсус җайланмалар кирәкми, энә белән җепләр дә җитә, әзер эш тә күп урын алып тормый.

Аз гына буш вакыты булса, Ирина бәйләүгә тотына. Телевизор караганда, кызы белән урамга йөрергә чыккач та бәйли. Үзе әйтүенчә, бәйләү эш-мәшәкатьләрдән, кирәкмәгән уйлардан арыну өчен ифрат яхшы ярдәм итә икән. Киләчәктә исә оста бәйләү машинкасы сатып алырга, уенчыклар бәйләргә өйрәнергә хыяллана.

– Дөресен әйткәндә, бәйләү әлегә минем өчен вакытны узыдырыга ярдәм итә торган шөгыль генә, – ди Ирина. – Эшләремне сатып алучылар сирәк, кайчакта таныш-белешләремә заказ буенча бәйлим. Башка осталар кебек үк, тырышлыгыма югары бәя бирсәләр, бик сөенәм. Эшләгән эшем кешеләргә ошый икән, дәвам итәргә мәгънә бар, дигән сүз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев