Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бик игелекле кеше иде...

Күптән түгел Әгъзам Хәлиулла улы Хәлиуллин бакыйлыкка күчте. Үзе белән бергә иңгә-иң торып эшләгән, аралашкан һәм таныш булган кешеләр күңелендә якты хатирәләр калдырып китте ул.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ
Әгъзам Хәлиулла улы күпләр хәтеренә киләчәккә карап эш йөртүче, оста оештыручы һәм җитәкче буларак кереп калды, дию һич арттыру булмас. Моны ул җитәкчелек иткән хуҗалыклардагы күрсәткечләрнең һәр тармагында югары булуы да раслый.
Әгъзам Хәлиулла улы өчен мөстәкыйль тормыш 1954 елның 25 маенда Иске Рәҗәп урта мәктәбендә соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң башлана. Мәктәптә тырышып укыган егет чыгарылыш имтиханнарын яхшы билгеләренә генә тапшыра. Ул елларда югары уку йортларына керү бер дә җиңел булмаган. Ике еллык хезмәт стажы да таләп ителгән. Әгъзам Хәлиулла улы озак уйлап тормыйча Донбасс якларына китеп, шахтага урнаша. Ике ел җир астыннан күмер чыгара. Тырыш, көче ташып торган егет тиз арада хезмәттәшләренең ихтирамын казанырга өлгерә. Шахтада тәҗрибә туплаган, кешеләр белән аралашып дөнья күргән егет туган авылына хәләл көче белән шактый акча эшләп кайта. Озакламый аны армия хезмәтенә чакыралар. Өч ел буе ил чикләрен саклый ул. Аннан кайткач, Казан ветеринария институтының читтән торып уку бүлегенә керә. 1963 елда Тельман исемендәге колхозның ул чактагы рәисе Галиәхмәт Гәрәй улы Галимов яшь һәм перспективалы белгечне комплекслы бригада бригадиры итеп билгели. Әйтергә кирәк, Әгъзам Хәлиулла улы үзенә күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклый. Зур оештыру сәләтенә ия булган егеткә зур өметләр багълыйлар. Ул бригада белән дә оста идарә итә, институтта сессияләрне дә уңышлы тапшыра. Кулына диплом алгач, аны ызандаш "Кызыл йолдыз" колхозы рәисе итеп билгелиләр. Биредә күп эшләмәсә дә, ул үзен танытырга өлгерә, хуҗалыкны бик күп күрсәткечләр буенча районда алдынгылар рәтенә чыгара.
Ул елларда уңган-булган җитәкчеләргә бер урында озак эшләргә туры килмәгән. Әгъзам Хәлиулла улын да Кузнечиха авыл Советына рәис итеп күчерәләр. Әлеге вазифада эшләү дәверендә ул авыл кешеләрен борчыган байтак проблемаларны хәл итәргә өлгерә. "Татарский" ат заводына директор итеп алмасалар, ул тагын да күбрәк эшләр башкарган булыр иде. Аңа райондагы әлеге эре хуҗалыкта үзен оста оештыручы һәм тәҗрибәле җитәкче итеп күрсәтергә насыйп булган. Ат заводын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен ул хөкүмәтнең югары бүләге - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, дәүләтебезнең башка бүләкләренә лаек була. Әлеге хуҗалыкта үстерелгән атларның дөньяның төрле илләрендәге бәйгеләрендә катнашып призлы урыннар алып кайтуында Әгъзам Хәлиулла улының да өлеше зур.
Беркадәр вакыттан соң язмыш аны яңадан туган ягына кайтара, Тельман исемендәге хуҗалык белән җитәкчелек итә, профсоюз комитеты рәисе була. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша, мәктәп укучылары белән даими очрашып тора. Авылда аңа төрле киңәшләр сорап та бик еш мөрәҗәгать итәләр. Ул һәр кешегә хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Кешеләр белән аралашканда үзе туплаган тормыш тәҗрибәсеннән байтак мисаллар китерә, намуслы булырга, олыларны ихтирам итәргә, кыенлыклардан курыкмаска чакыра…
Әгъзәм Хәлиулла улы кул астында эшләгән кешеләр аның турында ни уйлый, ниләр әйтә ала?
Ольга Ахаева, "Татарский" ат заводының элеккеге сыер савучысы:
- Әгъзам Хәлиулла улы минем хәтеремә игелекле, тәртипле һәм игътибарлы кеше буларак кереп калды. Ул кешеләрне ярты сүздән аңлый иде, аның белән теләсә кайчан киңәшә алдык, тормыш, эш турында иркенләп сөйләштек. Хезмәт кешесен аеруча ихтирам итте, аның ярдәмен һәрчак тоеп тордык. Иң мөһиме --кешеләрне эшкә рухландыра, күңелне күтәрә белде. Шуңа күрәме икән, безнең хуҗалык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә гел алдынгылар рәтендә булды.
Бервакыт Әгъзам Хәлиулла улы фермага иртәнге савымга килде. Минем группада ул вакытта сыерларның саны кырыкка җиткән иде. Малларның барысы бергә түгел, төрле урыннарга бәйләп куелган. Мактанасым килмәсә дә әйтим әле, минем сыерлар башкаларныкыннан чиста һәм көр булулары белән аерылып торды. Моны хуҗалык директоры да күреп алган. Көненә һәр сыердан ничә килограмм сөт савуым белән кызыксынды. Җәйге айларда күрсәткечләр егермешәр килограммнан да артты. Минем тырыш хезмәтем өчен "Мактау Билгесе" һәм "Хезмәт Даны" орденнары белән бүләкләнүемдә Әгъзам Хәлиулла улының да өлеше бар, дип әйтә алам. Санаторийга путевка мәсьәләсе турында да кайгыртты, әйбәт премия дә бирдертте. "Әгәр кеше бөтен күңелен биреп эшли һәм зур файда китерә икән, ул беркайчан да игътибардан читтә калмаска тиеш", - дияргә ярата иде ул. Фермада кырык өч ел буе эшләү дәверендә хуҗалыкта берничә директор алышынды, шулай да Әгъзам Хәлиулла улы турындагы истәлекләр хәтергә ныграк уелып калган. Таләпчән дә, шул вакытта гадел дә, коллектив өчен җанын кызганмаучы кеше иде ул.
Николай Жилков, "Татарский" ат заводының элеккеге баш бухгалтеры:
- Әгъзам Хәлиулла улы төрле яктан алганда да әйбәт кеше иде. Гел хуҗалык, кешеләр өчен тырышты. Кабинетында беркайчан да озаклап утырганын хәтерләмим: хуҗалык җитәкчесе буларак, ул терлекчеләр һәм механизаторлар янында еш булды. Атлар үрчетүгә дә зур игътибар бирде. Шунысын да әйтергә кирәк, кешеләр белән сөйләшкәндә тәмле сүзен беркайчан кызганмады, барысы турында да җайлап кына сораштырды, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен киңәшләрен бирде. Гаеплеләрне дә, кем әйтмешли, уттан алып суга салырга ашыкмады, аларга үз хаталарын төзәтү мөмкинлеге тудырды. Олыларны ихтирам итте, аларны беркайчан да ярдәменнән ташламады. Аны әле дә бик күпләр җылы хисләр белән искә алалар. Ә бу исә күп нәрсә турында сөйли…
Зиннәт Гыйззәтуллин, Әгъзам Хәлиулла улының элеккеге класс җитәкчесе:
- Әгъзам Хәлиулла улы класста иң тырыш, булдыклы укучыларның берсе иде. Мәктәп һәм авыл тормышындагы вакыйгаларның гел үзәгендә кайнады, тимурчылык хәрәкәтендә актив катнашты. Күп укыды, спорт белән шөгыльләнде. Кыскасы, барысына да өлгерде, бер эштән дә курыкмады, шуңа күрәме икән, класста иң таза һәм көчле егет иде ул. Сәбәпсезгә дәрес калдырганын да хәтерләмим, алдына нинди максат куйса, шуңа ирешми калмады. Мәктәптә тәрбияләнгән сыйфатларның күбесе аңа киләчәктә кешеләр белән эшләгәндә дә нык ярдәм итте. Әгъзам Хәлиулла улы олы йөрәкле, кече күңелле, игелекле кеше иде. Ул безнең хәтердә дә шулай сакланачак…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев