Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бәхетле, тигез гомер

    Быел май аенда Красная Слобода авылында яшәүче Рогожевлар бергә яшәүләренең 60 еллыгын билгеләп үттеләр. Әйтергә генә ансат, алтмыш ел - үзе бер кеше гомере бит. Бриллиант туйларын әллә ни зурлап билгеләп үтмәсәләр дә, бу истәлекле көн белән аларны якыннары һәм туганнары җылы котладылар.

    Лидия кострулева.
    "НЖ".
    Алар сугыштан соңгы авыр елларда өйләнешәләр. Вадим Григорьевич ике ел элек кенә демобилизацияләнгән була, авыр сугыш юллары үткән батыр егет туган авылына кайтып эшли башлый. Евдокия Петровнаның Горький шәһәреннән ялга кайткан вакыты була, гомергә авылда калырмын дип ул башына да китерми. Егет бер күрүдә үк аны ошата һәм озакка сузмыйча, кызны димләп тә кайталар...
    Еллар авыр булса да, яшь гаилә кыенлыкларга бирешмичә тормыш көтә башлый. Икесе дә эшлиләр. Башта уллары, аннары кызлары туа. Вадим Григорьевичка еш кына өйдән читтә дә эшләргә туры килә. Хатыны белән балалары аны һәрвакыт сагынып көтеп торалар. Инде күпме еллар үтсә дә, Евдокия Петровна иренең үзенә карата игътибарлы булуын, бер авыр сүз әйтмәвен зур рәхмәт хисләре белән искә ала. Үзе дә аны хөрмәт итеп яши, иренә тугрылыклы хатын, балаларына яхшы ана була.
    Яшьлекләре сугыш чорына туры килгән буын бик күп кыенлыклар кичерә. Вадим Григорьевич башта Өчкүлдә, аннары Бугровкада укый. Белемен дәвам итәргә хыялы булса да, сугыш барысын да җимерә. Ул 1941 елда Куйбышев исемендәге Затондагы фабрика-завод мәктәбенә укырга керә. Мәктәп скәмиясеннән килгән малайларны монда төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Вадим Григорьевич, мәсәлән, суднолар ремонтлау буенча слесарь булырга укый. Аннары аларны заводка эшкә җибәрәләр. Кырык өченче елның мартында аның белән бер елгы малайларны район хәрби комиссариатына чакыралар. Ул үзләрен сугышка җибәрәчәкләренә шикләнми, ләкин бу юлы буе кечкенә булганлыктан, калдырып торалар. Ләкин шул ук елның октябрендә аның буена игътибар итүче булмый - фронтка яңа көчләр, яңа сугышчылар кирәк була...
    Аларны бераз Казандагы җыелу пунктында тотканнан соң, Мәскәү аша 3нче Белоруссия фронтына озаталар. Авыр сугыш юллары буйлап ул Белоруссияне, Литваны үтә, Кенигсбергны штурмлауда катнаша. Аннары ул сугышкан Александр Невский орденлы бригаданы көнчыгыш Пруссиягә ялга җибәрәләр, бераздан барысын да вагоннарга төяп озаталар. "Безнең бригаданы японнарга каршы сугышка җибәрәләр, дип уйлаган идек, - дип искә ала ветеран, - ләкин алай булып чыкмады. Без Барабинскига килеп эләктек, аннары Казахстан якларына, Петропавловск шәһәренә озаттылар..."
    Ләкин әле моннан соң да ул шактый хезмәт итә. Батыр солдатка Курск җирләрендә барган каты сугыш урыннарын миналардан арындырырга, Азәрбайҗанда хезмәт итәргә туры килә. Ул 1950 елда гына демобилизацияләнә.
    Евдокия Петровнага да бик күпне күрергә туры килә. Кечкенәдән нужа арбасына җигелә. Сугыш башлануга әтисен фронтка озаталар, озак та тормый аның һәлак булуы турында кара кәгазь килә. Әтисе киткәч туган балага аның хөрмәтенә Петр дип исем кушалар. Биш бала белән калган ана ниләр генә кичерми, нинди генә авырлыклар күрми! Моны әйтеп тә, аңлатып та булмый. Уку турында хыяллана да алмыйлар. Ул дүрт классны гына тәмамлап кала. Беләкләре дә ныгып җитмәгән бу кыз колхозда нинди эшкә кушсалар, шунда йөри. Аның тырышлыгына, булдыклыгына олыларның да исләре китә.
    Бервакыт аңа иптәш кызлары белән атлар урынына эшкә җигелә торган сыерлар карауны ышанып тапшыралар. Алар бу авыр эшкә бик җаваплы карыйлар. Савалар да, ашаталар да, чистарталар да. Курка-курка гына яшереп өйгә аз гына сөт тә алып кайталар. Тотсалар каты җәза буласын да беләләр. Ләкин өйдәге ач энеләре, сеңелләре бөтен куркуларны оныттыра. "Безнең сыерны сугыш башланганда авыру дип ишек алдыннан алып чыгып киттеләр, - дип искә ала ул, - кем белә, авыру булганмы, әллә юкмы? Безгә сыерыбыздан башка бик тә авыр булды..."
    Аларның яшүсмер, яшьлек еллары авыр хезмәттә, ачлык-ялангачлыкта үтә. Ләкин бу ике ветеран үз язмышларыннан зарланмадылар, илгә килгән афәтләрне бөтен халык бергә кичерә, язмышларына туры килгән сынауларны да алар бергә күтәрәләр.
    Күптән инде балалар да, оныклар да үсеп җиткән, хәзер оныкларның балалары зурлар. Алар җыелып кайткач, Рогожевларның авыл кырыендагы өйләре гөр килеп тора. Аларга карап ничек сокланмыйсың! Бу ике ветеран моннан өч ел элек зур югалту кичергәннәр, уллары Александрны соңгы юлга озатканнар. Ата-ана йөрәге хәзергә кадәр моңа ышанмый.
    Инде өлкән яшьтә булсалар да, аларның йорт-җирләре, каралты-куралары каралган, һәр җирдә чисталык, тәртип. Әле хәзергә кадәр казлар, тавыклар асрыйлар, бакчада да эшләр күп. Алар үз тормышларын башкача күз алдына да китерә алмыйлар, тик торырга күнекмәгәннәр, үз көйләренә, һәр эшне бергә башкарырга өйрәнгән, бер-берсе турында элеккечә кайгыртып торалар.
    Вадим Григорьевич үз гомерендә күп җирләрдә эшләгән: салым инспекторы да, авыл Советы секретаре да, прораб та булган, рабкоопта да хезмәт куйган, мәктәптә завхоз, кирпеч җитештерү, төзелеш остасы да булырга туры килгән. Ә Евдокия Петровна җыештыручы булып эшләгән. Кайда гына эшләсәләр дә аларның хезмәте гел макталган.
    Хәзер Өчкүл авылында яшәүче кызлары Татьяна әти-әнисенең төп таянычы. Аларга Болгарга да күчәргә мөмкинлек бар. Сугыш ветераны буларак, Вадим Григорьевичка яңа йорттан әйбәт фатир биргәннәр. Бөтен уңайлылыклары булган фатирда яшәве бермә-бер җиңел, әлбәттә.
    Ләкин гомер буе яшәгән авылдан китүе алар өчен бик авыр. Хәзергә тигез вакытта, акрынлап йөреп торганда, бер-берсенә таяныч булып алар әнә шулай гомер иткән нигезләрендә матур гына яшәп яталар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: