Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бәхетле гаилә

    Өчкүлдә Савиновлар йорты әллә кайдан күренеп тора. Йорт хуҗалары авылда үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән ихтирам казанган. Савиновларның бер гаилә булып яши башлауларына да илле алты ел тулган…

    Ирина ТЕЛИЦЫНА

    Виктор Александрович белән Анна Федоровна бераз саф һава сулау өчен бакча алдындагы эскәмиягә чыгып утырырга яраталар. Кояш нуры алар йортын төрле яктан җылыта. Сөйләшеп утырганда уйлар ирексездән диярлек яшүсмер һәм яланаяклы балачак елларына барып тоташа, үткәннәр күз алдына килеп баса. Барысын да хәтергә төшергәндә баштан кичергәннәр тормышта түгел, ә ниндидер кинода булган кебек тоела…

    Яшь вакытта алар бер-берсенә артык әһәмият бирмәгән. Урамда яки башка җирдә очрашканда күптәнге танышлар кебек кенә исәнләшеп киткәннәр. Берсендә Виктор аның серле карашын күреп ала. Шул көннән башлап Анна турында гел уйлап йөри. Җыйнак, пөхтә, гел шаяртырга яратучы авыл кызы аның йөрәген биләп ала.

    Яшьләр бер-берсенә гашыйк булалар, өйләнеп туй уздыралар. Озакламый Виктор Александровичны армиягә алалар. Солдат хезмәтен Ерак Көнчыгышта үтә ул. Армиядә үткән өч ел яшь гаиләне тагын бер кат ныклыкка һәм түземлеккә сыный.

    Туган ягына кайту белән Виктор Александрович беренче эш итеп йортны рәтләргә керешә. Уллары Александр туа, аннары Людмила дөньяга аваз сала. Балаларны үстерүдә гомер буе бердәнбер улы белән яшәгән әнисе күп булыша. Әйтергә кирәк, Анна үзенең каенанасы белән беренче көннәрдән үк уртак тел табып, дус һәм тату яшәргә тырыша. Яшьләрнең ата-ана йортыннан башка күчеп чыгу мөмкинлеге дә булган, тик әниләрен ташларга теләмиләр. Кыенлыкларны бергәләп тотынганда гына җиңеп булачагын яхшы аңлыйлар. Бер түбә астында берничә буын вәкиленең бер-берсен тулыландырып яшәвенең өстен яклары күп.

    Виктор Александрович башта төзелеш цехында балта остасы була, аннары авылда сөт җыя. Склад мөдире булып эшләгән Анна Федоровна соңыннан унике ел буе совхозның профсоюз оешмасы белән җитәкчелек итә. Шактый мәшәкатьле эш булса да, Анна Федоровна үз вазифасын җиренә җиткереп үти, шуның өчен авылдашлары арасында хөрмәт казана. Ни дисәң дә, профсоюз оешмасы җитәкчесе кешеләр тормышын, аларны нинди проблемалар борчуын яхшы белә һәм мөрәҗәгать иткән һәр кешегә ярдәм итәргә тырыша.

    Хәзер инде Виктор Александрович белән Анна Федоровна зур йортта икәү генә яшиләр. Уллары янәшәдә генә үзенә йорт төзегән. Үз гаиләсе белән яши, көн саен һәр иртәдә әтисе-әнисе янына кереп хәлләрен сораша, исәнлекләре белән кызыксына. Төп нигез гел үзенә тартып тора аны. Дөрес, Александр берничә тапкыр авылдан китәргә дә җыенган булган. Әмма чит шәһәрдә озак тора алмаган, туган авылын, аеруча авылның күлләрен сагынган.

    Тамырларының шушы туфракка берегүен яхшы аңлаган ул. Бүген Александр, аның хатыны Ирина һәм, әлбәттә инде, әбисе белән бабасы армиядән уллары һәм оныклары Сергейның кайтуын түземсезлек белән көтәләр. Кайчандыр туганнары Виктор Александровичның да кайтуын шулай көткәннәр…

    Людмила үзенең гаиләсе белән Болгарда яши. Анна Федоровна белән Виктор Александрович кызының балалары Роман белән Раданы бик тә яраталар. Савиновлар көн саен якын кешеләре белән очрашу минутларын көтеп яшиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: