Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Безне чирәм җирләр дуслаштырды

Газетабызда "Исәнме, чирәм җир…" баш астында чыккан язма укучыларыбыз арасында шактый кызыксыну уяткан. Якташларыбызның күбесенә чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашырга туры килгән. Тормышларында онытылмас тәэсирләр калдырган әлеге чорлар турында алар горурланып искә алалар.

Сергей ПИВОВАРОВ, педагогия хезмәте ветераны.

Миңа ике тапкыр, 1957 һәм 1958 елларда, комсомол путевкасы буенча иптәшләрем белән бергә Казахстанда, төгәлрәк әйткәндә - Семипалатинск өлкәсенең Бескарагай районында чирәм җирләрдә эшләп кайтырга туры килде. Без ерак юлга КАИ, КХТИ, медицина институты һәм Казандагы башка югары уку йортлары студентлары белән бергә кузгалдык. Барып җиткәнчегә кадәр агач вагоннарда җыр, музыка, көлү тавышлары тынып тормады. Без үзебезне ил күләмендәге әлеге колачлы эшкә алдан ук әзерләдек, яшьлек дәрте ташып торган чак булгангамы икән, без ул вакытта тау-ташларны да күчерергә әзер идек. Әлбәттә инде, бу бурычның безгә йөкләнүенә чиксез горурландык.

Безнең зур студентлар отряды җитәкчесе итеп Казан педагогия институты доценты Рөстәм Вәли улы Морсәлимовны билгеләделәр. Эшне бик оста итеп оештыру сәләтенә ия булган бу кешенең ярдәмен һәм җылы кайгыртуын даими тоеп тордык.

Килеп җиткәч, безне Семиярск поселогында, Ленин исемендәге колхозның үзәк усадьбасына урнаштырдылар. Аннары бригадаларга бүлделәр. Җирле механизаторлардан тыш, җиде кешедән торган безнең бригаданы үзәктән 100 километрда урнашкан Балапан участогына билгеләделәр. Биредә комбайнчы ярдәмчеләре, копнитель, йөк төяүче булып, шулай ук ындыр табагында эшли башладык. Ерак офыклар читенә барып тоташкан даланың иге-чиге булмас кебек тоелды. Бодай чәчелгән басуларның зурлыгын күреп хәйран калдык. Тагып йөртә торган "Сталинец-6" комбайны белән төшкә кадәр бер әйләнеш ясасак, кичкә кадәр икенче әйләнешне ясарга өлгерә идек. Әгәр комбайнчы Сортугановның хәле калса, кайвакыт өченче әйләнешкә дә кергәләдек. Басуның икенче башына килеп җиткәндә төнге уникеләр тула язды. Безне басуда ашаттылар. Сүз дә юк, көн буе алсыз-ялсыз эшләү нык арытты. Шуңа да карамастан, безнең күңел һәрчак күтәренке булды. Без - чирәм җирләрне үзләштерүчеләр, дигән хис көч биреп торды кебек.

Ындыр табагында ашлык күп җыелгач, мин үземнең хезмәттәшем Михаил белән ат җигеп ашлыкны складларга ташып тордык. Бөтен хезмәт тә тулысынча диярлек кул көче белән башкарылды.

Эш режимы шактый кырыс иде: иртәнге 5тә торабыз, төшке ашка якынча 30-40 минут вакыт бирелә. Һава торышы әйбәт булганда, басуда төнгә кадәр калып эшләдек. Ә менә яңгырдан соң, бодай кипшенгәнчегә кадәр, ял иттек. Ял иткән арада китаплар укыдык, өйгә хатлар яздык. Берочтан шаяртырга, музыка тыңларга, патефон тавышына биергә дә өлгерә идек әле. Хәтта авыл кешеләре өчен берничә тапкыр концерт та күрсәттек.

Җиде кешедән торган безнең бригада бригадиры итеп Казан педагогия институтының физкультура һәм спорт бүлеген тәмамлаган Мисбахны билгеләделәр. Ул бик принципиаль, тәртипле кеше иде. Иртәләрен патефонны кабызып авиаторлар маршын тыңладык. Бу маршны үзебезнең гимн итеп санадык. "Тагын да биеккә, биеккә, биеккә…" дигән юллар кәефне күтәрде. Җырның "Без хыялны чынга ашырабыз" дигән урыны безнең девизга әйләнде.

Чирәм җирләрдә гел кояш астында эшләгәнгә, барыбыз да шоколад төсенә кердек. Кыенлыклар да җитәрлек булды. Мәсәлән, моңа кадәр күрмәгән һәм ишетмәгән эшләрне эшләргә туры килде. Һава торышының гел үзгәреп торуын да әйтми булмый. Чиләкләп яңгыр коеп киткәч, складлардагы ашлык юешләнде. Юешләнгәч, ул "яна" башлый. Без барыбыз бергә җыелып бөтен ашлыкны складлардан чыгарып киптердек. Ул елларда читтә урнашкан бригадаларда бернинди дә киптерү һәм җилгәрү җайланмалары юк иде.

Чирәм җиргә икенче тапкыр баруыбыз аеруча истә калган. Бу юлы без икенче бер хуҗалыкта эшләдек. Көннәр яңгырлы торды, шуңа күрә басулардагы тарыны вакытында җыеп алырга өлгермәдек. Эшләр октябрь азакларына тикле сузылды. Төннәрен салкынайтты, ә без исә палаткаларда яшәдек. Җылы биналар юк иде, шулай да түздек, берәүнең дә зарланганын ишетмәдек.

Беренче баруыбызда килеп чыккан күңелсез хәлне һаман онытып булмый. Семиярскида безнең студентлар эшләгән ашлык кабул итү предприятиесендә янгын чыкты. Утны сүндерүдә янгынчылар белән бергә барлык бригадалар да катнашты. Саксызлык аркасында җәрәхәтләнүчеләр, шулай ук авырып китүчеләр дә булды. Без ул чакта яшьләр идек, беләкләребездә көч ташып торды, шуңа да бөтен авырлыкларны җиңдек.

Чирәм җирләрне күтәрә башлауга алтмыш ел тулса да, хәтергә уелып калган истәлек-вакыйгаларны онытып булмый. Казахстанда бергә эшләгән дуслар белән очрашканда, баш бригадир, казах егете Мешельны, репрессияләнгән комбайнчы Амонтайны, ындыр табагы мөдире Копенны, үз ватанына кайту турында хыялланган чечен егете Хумитны һәм башкаларны сагынып искә алабыз. Татарстан вәкилләре белән бергә иңгә-иң торып украиннар, белоруслар, чеченнәр һәм ингушлар да эшләделәр. Ул якларда кайчандыр үз ватаннарыннан сөрелгән Идел буе немецлары да күп иде. Сталин хакимлек иткән чорда власть башында торучыларның милләтләрне нахакка рәнҗетүләре өчен күпләрнең хәтере калса да, бер-беребез белән аралашканда бу хакта телгә алырга тырышмадылар. Казахстанда төрле милләт вәкилләре дус яшәделәр һәм эшләделәр, монда хәтта гаилә коручылар да булды. Бу якларда мәңгелеккә калучылар да бар иде.

Яңгырлар явып узганнан соң басулардагы бодай кипшенгәнчегә кадәр, без бергә җыелышып күршедәге Алтай авылларына барып, кибетләрдән азык-төлек, халыктан эремчек, йомырка сатып ала идек. Шунысын әйтергә кирәк, Алтай якларында украиннар күп яшәде, бу милләт вәкилләренең никадәр кунакчыл булуына без күп тапкырлар инандык. Алар өйләренә чакырып күптәнге танышлары кебек безне кунак иттеләр, ашарга да күп итеп бирделәр, моның өчен бездән бер тиен дә акча сорамадылар. Шуңа күрә без алар алдында баш иеп рәхмәтләр әйттек. Хәзер исә әнә Украинада кан коелганда, русларны үзләренең дошманнарына әйләндерделәр. Киев властьларының үз халкына каршы алып барган мондый сәясәтен берничек тә аңлап булмый. Бу бөтенләй дә башка сыя торган нәрсә түгел.

Чирәм җир эпопеясы - ул халыклар арасындагы дуслыкның, хезмәт энтузиазмы һәм патриотизмның ачык мисалы. Чирәм җирләрдә бергә эшләгән дуслар, танышлар белән очрашуга җыенганда, без горурлану белән күкрәкләргә "За освоение целинных и залежның земель" медален алып тагабыз…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чирәм җир комсомол путевкасы Казахстан