Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

“Безнең өчен үрнәк булды ул...”

17 апрельдә Россия Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм алдыннан Эчке эшләр бүлегенең Спас районы буенча ветераннар оешмасы рәисе Рәфыйк Җәләетдинов элекке хезмәттәшләренең берсе турында истәлекләре белән уртаклаша.

– Милиция подполковнигы, үзенең принципиальлеге, гадел булуы, еллар дәвамында туплаган тәҗрибәсе белән башкалардан күпкә аерылып торган бу кеше турында үткән заманда сөйләве авыр. Әмма аны искә алмыйча да мөмкин түгел. Аның язмышы Эчке эшләр бүлеге белән аерылгысыз бәйле. Үзенчәлекле эш алымына ия булган бу кеше кирәк чакта башкаларга ярдәм кулы сузарга ашыкты. Әйбәт кеше иде подполковник Терехов.
Ул 1951 елда Лебяжье авылында туган. Өчкүл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң армия сафларында, төгәлрәге, СССР Дәүләт иминлеге комитетының чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, аннары “Трехозерский” совхозында физкультура һәм спорт инструкторы булып эшли. 1972 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Алабугадагы махсус милиция урта мәктәбенә укырга керә.

Аннары яшь лейтенант Алексей Александровичны Кама Тамагы Эчке эшләр бүлегенә эшкә билгелиләр. Башта гади инспектор, соңрак җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең өлкән инспекторы дәрәҗәсендә, башы-аягы белән дигәндәй, оператив эшкә чума, бай тәҗрибә туплый. Бу елларның шактый катлаулы булуы турында да әйтергә кирәк. Ул күп эшли, һәркайда инициатива күрсәтә. Район юллары буйлап җәяү күп йөрергә туры килә. Бүлектә транспорт булмау сәбәпле, узгынчы машина яки трактор арбасына утырып та җинаять урынына яки берәр хәлгә ачыклык кертергә күп бара. Бик күп тырыша ул, шуңа күрә республикада җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең югары квалификацияле инспекторларының берсе булып җитешә. Бу күп нәрсә, беренче чиратта,  инспекторның үз эшенә карата мөнәсәбәте турында сөйли.

1984 елның мартында милиция капитаны Алексей Александровичны Куйбышев Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең оператив эшләр буенча урынбасары итеп билгелиләр. Бүлектә Фәрит Ситдыйков, Шамил Мингалиев, Зөфәр Хәйретдинов, Гамир Шәйдуллов, Виктор Петряев, Аркадий Кузнецов, Шамил Шәмсетдинов, Рафаэль Җиһангиров кебек җинаятьчеләрне эзләү буенча тәҗрибәле белгечләрнең эшләвен дә әйтергә кирәк. Миңа да Алексей Александрович җитәкчелегендә беркадәр эшләп алырга туры килде.

Мин аның эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе – кешеләр турында чын күңелдән кайгыртуын билгеләп үтәр идем. Бүлек коллективын дус, тату һәм бердәм итү өчен тырышлыгын беркайчан кызганмады. Шуңа күрә җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең күп еллар дәвамында республика күләмендә призлы урыннарны алуы бер дә гаҗәп түгел. Алексей Александрович башлаган һәр эшне ахырына кадәр башкарып чыкты һәм район Эчке эшләр бүлегендә зур ихтирам казанды. Кече күңелле, һәрвакыт игътибарлы булды ул, кешеләр белән эшләү осталыгына да ия иде. Алексей Александрович кабинетта утыруга караганда, күбрәк кешеләр белән аралашырга яратты. Шуңа күрә шәһәрдә һәм район авылларындагы хәлне һәрвакыт әйбәт белде. Җинаять булган урыннарга барганда, ул оператив эш буенча җитәкче урынбасары, аннан соң РОВДның криминаль милиция хезмәте җитәкчесе буларак, мине дә үзе белән алып бара иде. Көннең яки төннең теләсә кайсы вакытында Валерий Кирюшин идарә иткән УАЗ автомашинасына утырып чыгып киттек. Туксанынчы елларда бандитлар төркемен кулга алуда катнашырга туры килде. Алексей Александрович үз сүзен өздереп әйтә белде, җинаятьчеләр белән күзгә-күз очрашкан вакытларда беркайчан куркып калмады. Бүлек хезмәткәрләре аны ихтирам итте, ул эшкә җаваплы каравы белән күпләргә үрнәк күрсәтте. Ул халыкның да хөрмәтен казанды, теләсә кайсы кеше белән уртак тел таба белде. Эше күп булса да, кичләрен барыбыз бергә җыелып спорт белән шөгыльләндек, төрле ярышларда актив катнашып, призлы урыннарны алдык. Әйе, милиция хезмәткәре физик яктан көчле һәм чыдам булырга тиеш.

Алексей Александровичның гомуми оператив эш стажы 28 ел тәшкил итә. Бүлектә эшләгән елларда ул медальләргә, Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Берничә тапкыр МВД җитәкчелегенең премиясе дә тапшырылды. Ул дүрт бала үстерде. Улы Александр, мәсәлән, әтисенең эшен дәвам итә, район Эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшли.

Хезмәттәшебезне бик еш сагынып искә алабыз. Аның каберенә чәчәкләр куябыз. Вафатына байтак еллар үтсә дә, ул безнең янәшәбездә кебек..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев