Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бездә аны белмәгән кеше юк

Талантлы режиссер, актер, менә дигән оештыручы, музыка укытучысы, күп кенә уен коралларында оста уйнаучы, агачны кисеп төрле әйберләр ясаучы - бу сыйфатларның барысы да бер кешегә карый һәм бездә аны белмәүчеләр юктыр. Сүз күптән түгел генә үзенең юбилеен билгеләп үткән Василий Кощеев турында.

Ирина Телицина.
"НЖ".
Безнең арада үз эшенә нык бирелгән һәм гомер буе аңа тугры калган кешеләр бар. Василий Александрович әнә шундыйларның берсе. Аның кырык елдан артык гомере мәдәният белән бәйле. Балачактан музыка яратуы гомерлеккә кала. Кечкенәдән баянда, гитарада, пианинода уйнарга үзлегеннән өйрәнүе аның музыкага булган зур сәләтен күрсәтә. Никольск мәктәбендә укыганда музыкант булып эшләп, үзенең беренче хезмәт хакын алгач, шушы егерме сум акча аның күңелен күтәреп җибәрә һәм ул моның белән бик горурлана. Сигезенче классны бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казан элемтә техникумына укырга керә. Ул монда да музыка белән шөгыльләнүен ташламый, вокаль-инструменталь ансамбль составында уйный.
Техникумны тәмамлагач, Василий Александрович Красная Слобода Мәдәният йортында эшли башлый. Ул елларда яшьләр авылның мәдәни тормышында теләп катнашалар. Алар белән ул нинди генә чаралар оештырмый! Бераз эшләгәч, шушы юнәлештә тиешле белем алырга булган омтылышы аны Алабуга мәдәни-агарту училищесына китерә. Монда ул оркестр бүлегенә укырга керә һәм бик теләп укый, бер үк вакытта биредә техник чаралар курсын укыта, училищеның сәнгать җитәкчесе була, шуның өстенә ветераннар хорында баянчы вазифасын үти, Алабуга шәһәренең халык театрында спектакльләр кую бүлегенә җитәкчелек итә.
Язмыш аны тагын безнең шәһәргә китерә. Югары класслы белгеч буларак, Василий Александровичка район Мәдәният йорты коллективына җитәкчелек итү эше тапшырыла. Яңа гына төзелгән зур, мәһабәт бинада эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган була. Ул сигез ел дәвамында районның үзешчән сәнгатенә җитәкчелек итә. Хәзер үзе дә шакката: ул вакытта бер ел эчендә сиксәнләп чара үткәрә торган булалар!
Әлбәттә, эше дә күп, җаваплылыгы да бик зур була. Бу вакытта ул читтән торып укый: Казан мәдәният институтында оештыручы-методист белгечлеге ала. Ул институтның чыгарылыш кичәсен әле дә яхшы хәтерли, бу кичәгә сценарийны ул үзе яза һәм аңа югары бәя бирәләр...
Аннары музыка мәктәбе коллективына җитәкчелек итә. Балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу өчен үзенең бөтен тырышлыгын бирә.
Коррекция һәм санаторий мәктәпләрендә музыка җитәкчесе булып эшләгәндә дә ул шушы юлдан читләшми.
Василий Александрович сәхнә эшчәнлеген бервакытта да ташламый. Кичләрен чираттагы репетициягә ашыга. Концертлар, конкурслар, спектакльләрнең берсе дә аның катнашыннан башка үтми. Ул режиссер да, актер да, шул ук вакытта сценарийлар да яза. Ул елларда бу талантлы музыкант куйган спектакльләрне күпләр әле дә яхшы хәтерли. Кайвакыт репетициягә генә дә йөз иллешәр кеше җыярга туры килә. Моның никадәр көч таләп итүен аңлавы кыен түгелдер. Район Мәдәният йортының концерт бригадасы Казан, Чистай, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Питрәч, Тәтеш, Базарлы Матак тамашачылары алдында чыгышлар ясый. Тамаша беткәч, халыкның көчле алкышлары бөтен авырлыкларны да оныттыра...
Борынгы Болгар җиренә килгән югары кунакларны каршылау да аннан башка үтми. Кирәк булса хан киеменә киенеп, үз ролен гаҗәеп оста итеп башкара.
Бу талантлы музыкант видеофильмнар төшерү белән дә мавыга һәм мәдәни чараларны үткәргәндә халык аны көтеп ала. Күп еллардан бирле ул безнең районда гына түгел, аннан еракларда да билгеле булган ветераннар хорының алыштыргысыз баянчысы. Хор репертуарындагы Болгар, туган ягыбыз турындагы җырның сүзләрен һәм музыкасын да Василий Кощеев язган. Үзе эшләп киткән коррекция һәм санаторий мәктәпләре турындагы гимннарның, Красная Слобода, Никольск турындагы җырларның авторы да ул.
Моннан тыш, Василий Александрович агачны кисеп, төрле әйберләр ясый. Борынгы Кече манара һәм башка төрле сувенирлар хәтта бик популяр "Могҗизалар кыры" телетапшырулар музеена да куелган, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевка һәм чит ил кешеләренә дә бүләк итә. Аларның фатирына килеп керүгә иң беренче бик матур итеп ясалган журнал өстәленә һәм күп кенә башка әйберләргә игътибар итәсең. Алтын куллы бу оста, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән кагыйдәдән чыгып яши, күрәсең.
Эшләгән чорда аңа күп тапкырлар илнең төрле шәһәрләрендә булырга туры килә. Республикада танылган "Каравон" фестивалендә дә берничә тапкыр була. Монда Анастасия Заволокина белән танышуы зур тәэсир калдыра.
Василий Александровичта мәдәниятны үстерүгә керткән лаеклы өлеше өчен тапшырылган төрле дипломнар, грамоталар кадерләп саклана. Арада аеруча истәлекле булганнары бар. Яшьләрнең һәм студентларның Мәскәүдәге Бөтендөнья фестивалендә мәдәни-күңел ачу программасы конкурсында катнашып, музыканы пропагандалаган өчен (ул вакытта СССР Композиторлар берлеге рәисе) Тихон Хренников тапшырган бүләк белән ул аеруча горурлана.
Бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары аны профессиональ осталыгын, эрудициясен, ярдәмчел булуын югары бәялиләр.
Аның хатыны Любовь Павловна да үз гомерен мәдәният тармагына багышлаган кеше. Алар мәдәни-агарту училищесында, аннары институтта бергә укыйлар, бергә эшлиләр, төрле планнар коралар, тормышта да, эштә дә ярдәмләшеп яшиләр.
Балалары да иҗат юлын сайлый. Уллары Сергей мәктәптә укыганда ук төрле балалар конкурсларында, фестивальләрдә катнаша, журналист һөнәрен сайлый һәм Казанда эшли. Кызлары Казан консерваториясе каршындагы музыка мәктәбен тәмамлый, Санкт-Петербургта яши һәм эшли. Һәрберсенең үз тормышы.
Василий Александрович гомер буе үз иҗаты, таланты белән башкаларны шатландырып яши һәм тормыш мәгънәсен шуннан таба. Мәдәният тармагында аның кебекләр күбрәк булса, тормыш тагын да ямьләнер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев