Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Без туганлык җепләре белән бәйләнгән

    Иске Рәҗәп авылында туып үскән кешеләр бүген илебезнең төрле почмакларында яши. Алар арасында хәрбиләр дә, журналистлар да, күренекле галимнәр дә бар. Бу язмабыз шундый кешеләрнең берсе - Татарстан Республикасы Югары суды судьясы Рәис Абдуллин турында.

    Фоат Шәвәлиев.
    Без Рәис белән бер балалар бакчасына йөреп, мәктәптә дә бергә укыдык. Соңгы кыңгыраудан соң озак еллар үтсә дә, мәктәптә укыган вакытлар бүгенгедәй хәтердә саклана. Рәис безнең арада тырышлыгы, үҗәтлеге белән аерылып торды. Мәктәпнең җәмәгать эшендә дә актив катнашты, стена газетасының редколлегия әгъзасы булды, тимурчылар командасы составында өлкән яшьтәге авылдашларыбызга булышты. Икенче төрле әйткәндә, һәрвакыт мәктәп тормышының үзәгендә кайнады.
    Өлгереш буенча да алдынгылар рәтендә барды. Башка балалар дәрестән соң урамга уйнарга ашыкса, ул сәгатьләр буе мәктәп китапханәсендә булды. Аны күп нәрсә кызыксындырды, хокук органнарының эшчәнлеге турындагы детективларны, повесть һәм романнарны аеруча яратып укыды. Гомерен шушы эшкә багышлау уе да нәкъ шул чакларда тугандыр дип уйлыйм. Бервакыт класс җитәкчебез Зөһрә апа Әхмәтҗанова аңа өеннән республиканың суд органнары эшчәнлеген сурәтләгән хикәяләр җыентыгы алып килде. Бу китапны Рәис кызыксынып берничә тапкыр укып чыкты, үзенә һөнәр сайлаганда ул да үз ролен уйнамый калмагандыр.
    Без укыган елларда еш кына класслар арасында макулатура, тимер ватыклары, кош тизәге, көл җыю буенча ярышлар үткәрелә иде.
    Җиңүчеләргә тантаналы линейкада, быргы һәм барабан тавышы астында күчмә вымпел һәм мактау грамоталары тапшырдылар. Бу зур уңыш булып санала иде һәм анда җиңеп чыгу бер дә җиңел булмады. Шуңа бәйле рәвештә бер вакыйга хәтердә сакланган: 1969 елның язында мәктәптә көл җыю буенча шимбә өмәсе оештырдылар. Безнең классның бик тә җиңеп чыгасы килде, шуңа күрә кайберәүләр бу бик кирәкле ашламаны хәтта атлар белән дә алып килделәр. Шулай да күрсәткечләр буенча без арткарак калып бардык һәм дөрес үлчиләр микән, дигән, шик туды. Шул чакта Рәис үзенә генә хас үҗәтлек белән без алып килгән көлне тагын бер тапкыр үлчәтергә ризалык алды. Дөрес, ул шактый мәшәкатьле эш булып чыкты, чөнки көлне чиләк белән башта үлчәүгә, аннары кире өемгә ташырга кирәк иде. Нәтиҗәдә без хаклы булып чыктык һәм классыбыз күчмә вымпелга лаек булды. Класс җитәкчебез ул чакта Рәиснең бу гамәлен аерым билгеләп үтте. Вакыт аның сүзләре дөрес булуын күрсәтте. Ә Рәис укытучының бу сүзләрен әле дә хәтерли.
    Ул башкалардан һәрвакыт дөресен сөйләве белән аерылып торды, классташларының дәрескә килгәндә китап яки дәфтәрен "онытып калдыруларын" яки бер сәбәпсез дәрескә килмәүләрен аңламады һәм яратмады, һәрвакыт "без бит үзебез өчен укыйбыз», - дия иде. Дөресен әйткәндә, аны бу гамәлләре өчен яратмаучылар да булды...
    Мәктәп еллары сизелмичә үтеп китте. Укырга кергәнче Рәис башта Тельман исемендәге колхозда балта остасы булып эшләде (ул чакта күпмедер эш стажы булган абитуриентларга өстенлек бирелде). Туган авылында ике ел эшләү аңа стаж гына түгел, аз-маз тормыш тәҗрибәсе, бераз акча тупларга да ярдәм итте. Казан дәүләт университетының юридик факультетында укыганда болар барысы да кирәк булды. Уку йортын тәмамлагач, Рәис дүрт ел Мамадышта судья булып эшләде. Ә 1985 елдан бирле Рәис Габделхак улы - Татарстан Республикасы Югары суды судьясы. Ул "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исемгә лаек булды, икенче дәрәҗә "Россия Федерациясе суд системасында ирешкән уңышлары" өчен медале белән бүләкләнде. Күптән түгел генә аңа РФ Президенты Указы белән Россия Федерациясенең атказанган юристы дигән мактаулы исем бирелде.
    Аның балалары да әтиләре эшен дәвам итә. Улы хәзерге вакытта Россия хөкем академиясенең Казан филиалында белем ала, ә кызы ТР Югары судында судья ярдәмчесе булып эшли. Рәис Габделхак улы алар белән урынлы горурлана. Ә без, якташлары, үз чиратыбызда, аның белән горурланабыз. Дөрес, безгә сирәк күрешергә туры килә, ләкин ничек кенә булмасын, без барыбер шул ук элеккеге классташлар булып калабыз һәм безнең барыбызны да туган авылыбызның кадерле хатирәләре бергә бәйли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: