“Без хатын-кызларга ярдәм итәргә тиеш...”
Район үзәк хастаханәсенең күзәтү кабинеты акушеры, кырык елдан артык эш стажы булган медицина хезмәткәре Галина Цыганцева әнә шулай ди. Ул тәҗрибәле, үз эшенә гомере буе тугры калган буын вәкилләренең берсе. Моннан тыш, игелеклелек, кешеләргә игътибарлы булу кебек сыйфатлар да хас аңа.
Ольга Стрелова
Галина Ивановна өчен эшендә бернинди вак-төякләр юк. Аның пөхтәлеге, җаваплылыгы, төгәллеге һәр кешедә бары тик соклану гына уятырга сәләтле.
Килгән һәр хатын-кызны ул ачык йөз белән каршы ала. Ә бит көн әйләнәсендә шушы кабинет аша дистәләрчә кеше уза, һәркемне игътибар белән тыңларга, тикшерергә, нинди дә булса акыллы киңәш бирергә кирәк...
Галина Ивановна медицина хезмәткәре булырга кечкенәдән үк хыяллана. Балачакта еш кына башка кыз туганнары белән хастаханәле уйныйлар, курчакларны дәвалыйлар. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач озын-озак уйлап тормый, документларын Чуашстанның Канаш шәһәрендәге медицина училищесына тапшыра һәм кабул итү комиссиясенең киңәшенә колак салып, акушерлык бүлегенә укырга керә.
Студент еллары хәтерендә иң ваемсыз, күңелле чор булып хәтерендә саклана. Хастаханәдә практиканы ул аеруча еш исенә төшерә. Беренче дәресләрдән башлап диярлек, булачак акушерларны кабул итү кабинетына, бала тапканнан соң ял итү кабинетларына кизү торырга куялар. Кызлар ана булачак хатыннарның кан басымын, туачак баланың йөрәк тибешен тикшерә.
Медицина училищесын тәмамлаганнан соң, Галина шәһәрдәге бала тудыру йортына акушер булып эшкә урнаша. Анда бер ел чамасы эшләгәннән соң, туган якларына әйләнеп кайта.
Безнең район хастаханәсенең гинекология бүлегендә һәм бала тудыру йортында эшләгән еллары аның күңелендә иң якты, иң бәхетле чор буларак саклана. Бәлки, һөнәрен дөрес сайлаган һәр кеше дә шундый бәхет тоядыр.
– Үземнең акушер эшенә чын мәгънәсендә гашыйк идем мин, – дип ачыктан-ачык әйтә Галина Ивановна. – Хатын-кызга әни булырга ярдәм итүдән игелеклерәк, изгерәк эш бармы икән бу дөньяда? Ә дөньяга яңа кеше туу – үзе бер могҗиза бит ул...
Хастаханәдә эшләгән елларда төрлесен күрергә туры килгән. Алар арасында кызыклысы да, көлкелесе дә, аяныч хәлләр дә булган. Тудыру йортында эшли башлагач ук, бала туу очракларының бик сирәге генә классик дәреслекләрдә күрсәтелгәнчә узуына үз тәҗрибәсендә инанган. Нинди генә катлаулы очракта да акушерлар бала табучы хатынга үз көчләре белән ярдәм итәргә тырышканнар, бары тик ана яки бала тормышына куркыныч янаганда гына табибны чакыртканнар.
Соңрак Галина Ивановнаны күзәтү кабинетына (смотровой) эшкә күчерәләр. Монда хатын-кызлар беренчел тикшерү үтеп, гинекология авыруларын иртә чорда ачыклыйлар. Кайбер хатын-кызлар үзләрендә инфекция яисә җенси юл белән күчә торган авыруның булуы турында анализ нәтиҗәләре килгәннән соң гына беләләр, чөнки мондый авыруларның кайберләре бернинди билгесез уза һәм аларны бары тик лаборатория тикшерүләре генә күрсәтә. Җенси юл белән күчә торган авыруларга анализлардан тыш, акушер онкология күзәнәкләре һәм ялкынсыну процессын ачыклау өчен материал ала, күкрәк белән калкансыман биздә шешләр булуы-булмавын тикшерә.
Галина Ивановна фикеренчә, һәр хатын-кызга кимендә елына бер мәртәбә медицина тикшерүе узарга кирәк. Чөнки үз сәламәтлегеңә битараф булу кайчакта бик аяныч хәлләргә китерә.
– Әлегә кадәр тетрәнеп искә ала торган хәлләр булгалады, – дип сөйли Галина Ивановна. – Онкология авыруларын соңгы стадияләрдә ачыклау аеруча хәтәр. Ә пациентларның үзләрен бернәрсә борчымый, тикшерүгә дә алар җитәкчелек медицина тикшерүе үтәргә боерык биргәнгә генә килгәннәр. Шулай итеп, авыруны дәвалау өчен бик кирәкле вакыт җитми кала...
Акушер сүзләренчә, 30 яшькәчә хатын-кызларда яман шешләр чагыштырмача сирәк очрый. Яшьләрдә күбесенчә гормоннар аркасында барлыкка килгән авырулар ачыклана. Күбесе бу хакта белми дә, үзен тулысынча сәламәт дип саный. Авыру булуы бары тик тикшерү барышында гына билгеле була.
– Без хатын-кызларга ярдәм итәргә тиеш, – ди Галина Ивановна. – Шуңа күрә алар үз сәламәтлекләренә битараф карамасыннар, табиб янына килергә курыкмасыннар, тикшеренү өчен вакыт тапсыннар иде. Тикшерү барышында ачыкланган авыруларны вакытында дәвалый башласаң, алар нәтиҗәсендә барлыкка килә торган бик хәтәр авыруларны кисәтергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, оста акушер булудан тыш, Галина Ивановна кан тамырыннан канны да бик оста ала белә. Хастаханәдә хезмәткәрләр җитмәгәнгә күрә, аңа кайчакта поликлиниканың процедуралар кабинетында да эшләргә туры килә. Бу эшне дә ул үзенә генә хас пөхтәлек, игътибарлык белән башкара, чөнки гинекология бүлегендә эшләгән чакта булачак әниләрдән кан алырга, системалар куярга, уколлар да ясарга туры килгән.
Эшенең бик тыгыз булуына карамастан, Галина Ивановна ял итү өчен дә вакыт таба. Аеруча ерак сәяхәтләрне үз итә ул. Инде Германия, Тунис, Мисыр, Таллинн, Нальчик, Мәскәү, Дивеево, Түбән Новгород, Казанда, Кара диңгез буендагы кайбер шәһәрләрдә булып өлгергән.
“Барлык авырулар нервлану аркасында”, диләр халыкта. Галина Цыганцева да бу фикер белән риза, шуңа күрә һәр кешегә карата сабыр, игътибарлы, игелекле булырга тырыша. Авырулар арасында яулаган абруе, хезмәттәшләренең хөрмәте моның чынлап та шулай булуына дәлил...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев