Без капчыкта ятмый
Беренче Бөтендөнья сугышы барган чорда була бу хәл.
Абдул Салман авылының Нухрат ягында зур, шомлы, куе урман бар. Аны Баллыкүл урманы дип атыйлар. Ә баллыкүллеләр Морза урманы дип йөртәләр.
Җәйнең азагында Югары Матак хатыннары гөмбә җыйганда кырмыска түмгәгендә кеше сөякләренә тап булалар. Мәрхүмнең үтерелгәнлеге ачык күренә. Бу кем, кем тарафыннан гомере өзелгән, әлеге хәл кайчан булган? Даны тирә-якка таралган урядник Зариф Латыйпов бу җинаятьне тиз арада ача.
Сугышка киткән ир-атларны исәпкә алмасаң, тирә-юньдәге авылларда кеше югалу очраклары теркәлмәгән. Тикшерүләр, сораштырулар дүрт чакрымда урнашкан Абдул Салманнан башлана. Бу бик дөрес тә булып чыга. Авыл бер генә урамлы. Узып баручылар урамны читләтеп үтә алмый. Авылның яше-карты, бала-чагасы, җәй дәверендә авылда кемнәр булганын, узып киткәнен тәфсилләп сөйләп бирәләр. Урядникны җәй башында бер картның үз аты белән яшь егет-шәкертне авыл аша озатып китүе турында сөйләүләре кызыксындыра.
Шактый өлкән яшендәге бу карт шәкертне туган авылына озата бара. Авыл уртасындагы ике коеның берсенә атын су эчертергә туктый. Авыл халкы бик кызыксынучан. Бу картны бәлки таныганнардыр, бик сораштыралар. Карт хәзерге Спас районындагы авылдан булып чыга, ә шәкерт–хәзерге Нурлат районындагы Колбай Мораса авылыннан.
Шәкерт үзе турында кызыксынган кешеләргә барысын да сөйләп калдыра.
Ул Казанда мәдрәсәдә укыган. Бай кешенең бик өметле улы булган. Чираттагы уку елын тәмамлап, Казаннан пароход белән Спаска кайтып төшкән. Ул чорларда извозчиклар атлары белән пароходтан төшкән юлчыларны кирәк җиргә илтеп акча эшләгәннәр.
Шәкерт, бәхетсезлегенә каршы, үзен җәзалап үтерәчәк Шәйдар картка тап була. Карт аны үз өенә алып кайтып кундыра. Чөнки пароход кич кенә килеп төшә. Иртән торып озын юлга чыгалар. Шәкертнең бай кеше улы икәнлеген, акчасы булганлыгын сөйләндереп ачыклагач, карт мәкерле план кора. Үз авылларыннан ерак араны үтеп Баллыкүл урманын кергәч, шәкертнең башына сугып миңгерәтә. Авызына чүпрәк тутыра, аякларының тубыктан югары өлешендәге сеңерләрен кисеп өзә, шуышып китә алмаслык итеп агачка бәйли һәм кырмыска өеменә ташлый. Шундук үтерми, янәсе ул үтерүче түгел. Әлбәттә, акчасын, бар киемнәрен, кыйммәтле әйберләрен (шул исәптән җиз комган, җиз самавыр, җиз тас булган) үзләштерә. Бу вәхшилек юлдан читтә, урманның кеше бик сирәк йөри торган җирендә эшләнә. Шәйдар карт кире юлны таба алмыйча озак адашып йөри. Ниһаятъ, аты аны кире җинаятъ урынына алып килә. Шәкерт әле исән була, коткаруны үтенә. Ләкин кансыз карт аның гомерен өзә.
Ахырдан бу җинаятъ бөтен нечкәлекләре белән ачыклана. Картка тиешле җәза бирелә – ул Себергә сөрелә һәм шунда юкка чыга.
Бу карт яшәгән авыл халкының шәҗәрәләрен төзегәндә менә нәрсәләр ачыкланды. Бу вәхшилек кылган адәми зат 1850 елда туган. 21 яшендә чакта икенче хатынга өйләнгән. Барысы 6 тапкыр өйләнгән. Өч хатыны үзләренең таләбе буенча аерылып киткәннәр. Даими рәвештә ике хатын белән яшәгән, барысы 17 баласы туган. Гомүмән, нинди зат булганлыгы аңлашыла бу бәндәнең. 1915 елда ул әле авылда яшәгән, чөнки бер иптәше хатынын аерып җибәргәндә ул шаһит булган.
Кызганыч, әлеге нәселдә җинаятъ традициясе дәвам итә. Шәйдар картның бер оныгы 1960 елда, ягъни беренче җинаятътән соң 45 еллар узгач, коточкыч вәхшилек кыла. Гайсар типсә тимер өзәрдәй олпат гәүдәле, тышкы кыяфәте белән чибәр, үз-үзен тотышы белән тыныч, сабыр сыман, шул ук вакытта тәкәббер ир заты иде. Мин аны яхшы хәтерлим. Хатыны бик тотырыклы, затлы нәселдән. Яшь гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала туа, тик аларга бәхетле, тулы гаиләдә, үрнәк ата тәрбиясендә үсәргә насыйп булмаган.
Башта тормышлары гөрләп бара, алты почмаклы өй салып чыгалар, өч тәгәрмәчле М-72 мотоцикллары бар, йорт тулы терлек-туар, кош-корт. Шатланып, шөкер итеп кенә яшисе дә бит. Мондый мул, рәхәт тормыш турында ул елларда күпләр хыяллана да алмаган. Гайсар кибетче булып шактый еллар эшли. Совхозлар барлыкка килгәч, халык та тернәкләнеп килә, акчалата хезмәт хакы ала башлый. Кибетнең товар әйләнеше арта бара. Нәфесен тыя алмаган Гайсар үзләштерү юлына баса.
Чираттагы ревизия Гайсарның өстендә 12 мең бурыч булуын ачыклый. Эш зурга китәргә тора. Гайсар ничек тә котылып калырга тели. Тиз арада башында мәкерле план туа. Ул күрше авылдагы рабкооп бинасын яндырып, ревизия актларын юкка чыгарырга ниятли. Рабкооп идарәсе ике катлы, элеккеге байлардан калган агач бинада урнашкан. Икенче катта идарә, барлык документлар шунда саклана. Беренче катта рабкоопта җыештыручы, каравылчы һәм курьер вазыйфаларын үтәүче, 8 яшьлек кызы белән бер хатын яши. Гайсар бер авылдашын иптәшкә алып, икесе ике атка атланып җинаятъ сәфәренә, төн караңгысында чыгып китәләр. Иптәшенә ак атны күршесендә яшәүче урман каравылчысыннан сорап алалар. Караңгы төн булса да, үз авылларында һәм җинаятъ кылган авылда берничә кеше ике җайдакны, шуның берсе ак атка атланып барганын күреп калганнар.
Гайсар, кызы белән генә яшәүче тол хатынны йокысыннан уятып, ишеген ачтырып өенә керә. Иптәше урамда сакта тора. Алдан әзерләп килгән тимер кисәге белән Гайсар хатынны һәм 8 яшьлек кызын үтерә. Янгын чыгып янып үлгәннәр итеп күрсәтер өчен лампадагы керосинны сибеп ут төртә.
Бик ашыгып чыгып, атын бәйләгән урыннан тезгенен чишеп өлгерә алмый, аты башын кинәт тартып, тезген очы өзелеп баганада кала. Җинаятъчеләр «эш бетте» дип, ашыгып китеп баралар. Янгын үзеннән үзе сүнә, бинага зыян килми, тик ике яшь җанның гомере өзелә.
Җинаятъченең эзенә тиз төшәләр. Гайсарны иң югары җәзага – атып үтерүгә хөкем итәләр.
Нәтиҗәдә, гөнаһсыз, аналы - кызлы ике кешенең гомере өзелә. Җинаятъченең хатыны – тол, 4 бала ятим кала, туганнарына никадәр кайгы-хәсрәт килә.
«Кеше күз яше җирдә ятмый», дип халык юкка әйтмәгәндер шул.
(Язмадагы исемнәр үзгәртелде).
Мансур Ганиев.
Туган як тарихын өйрәнүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев