Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Без БАМ төзүдә катнаштык”

    1974 елның гыйнварында комсомол-яшьләрдән торган беренче десант җиң сызганып Байкал-Амур магистрален төзүгә керешә. Ул елларда БАМны гасырның легендар төзелеше, дип тә атыйлар. Әлеге зур проектны тормышка ашыруда безнең якташларыбыз да катнаша. Бүген алар үзләренең е белән уртаклашалар. Ислам Галләмов: - Бу төзелешкә армия хезмәтен тәмамлауга киттем. Совет-Кытай чигендә 1974 елның...

    1974 елның гыйнварында комсомол-яшьләрдән торган беренче десант җиң сызганып Байкал-Амур магистрален төзүгә керешә. Ул елларда БАМны гасырның легендар төзелеше, дип тә атыйлар. Әлеге зур проектны тормышка ашыруда безнең якташларыбыз да катнаша. Бүген алар үзләренең е белән уртаклашалар.

    Ислам Галләмов:

    - Бу төзелешкә армия хезмәтен тәмамлауга киттем. Совет-Кытай чигендә 1974 елның 21 маена кадәр хезмәт иттем һәм шуннан турыдан-туры БАМга киттем, биш көннән Тындага килеп җиттем. Илнең ерак почмагына китәргә үземне сынап карау, илдә халык теленнән төшмәгән әлеге бөек эшкә аз булса да өлеш кертәсе килү теләге этәргеч бирде дияргә дә була. БАМга минем кебек романтика эзләп килүчеләр байтак иде. Тулай торактан урын бирделәр, 544нче төзелеш-монтаж поездында эшли башладым. Поезд составында төзүчеләр өчен махсус тагылган җылы вагоннар да бар иде. Бераздан поселокта панельдән йортлар төзүгә керештеләр.

    Мин пилорамда эшләдем. Без җитештергән продукция йортлар һәм башка корылмалар төзүдә кулланылды. Имәннән дә катырак себер карагачын кистек. Пиломатериалларның бер өлешен Мәскәүгә Олимпия объектлары төзелешенә озаттык. Аннары балта осталары бригадасына күчтем һәм бригада белән җитәкчелек итүне миңа тапшырдылар.

    Бик авыр, хәтта кырыс шартларда эшләргә туры килде. Кышын суыклар 50 градуска җитте, җәйләрен исә эсселек интектерде. Ни гаҗәп, берәүнең дә авырганын хәтерләмим. Дөрес, йөкле хатын-кызларга цинга чире янады. Төрле җиләк-җимешләрнең дә файдасы булды. Мәсәлән, Африкадан китерелгән бананнарны әрҗәләп сатып ала идек. Шартлар чиктән тыш авыр булса да, БАМнан китүчеләр аз булды.

    Булачак хатыным Нурфия белән Казанда танышкан идем. Ул да минем янга килергә теләк белдерде. Яңа урын белән танышкач, кире кайтырга дип алган билетын ташлады да минем янда калды. Берничә елдан безгә тугызынчы каттан бөтен уңайлыклары булган фатир бирделәр. Мәктәп белән балалар бакчасы да янәшәдә генә урнашкан. Бу вакытта кызыбыз Лилия туган иде.

    БАМ төзелеше тайгага бөтенләй яңа сулыш өрде. Берничә мең кеше яшәгән поселок ун ел эчендә асфальт юллар сузылган, үзәктән җылытылучы заманча шәһәргә әйләнде. Тында мәңгелек туң зонага якын урнашкан, шунлыктан күп катлы йортларны төзегәндә свайлы фундаментлар кулланылды. Суүткәргечләрне җылыту торбалары арасыннан сузарга туры килде, югыйсә, су катачак. Баштарак балалар бакчаларында җылыту торбаларын беренче катның идән астыннан суздылар. Бүлмәләрне бары шулай гына җылыта алдылар. Сиксәненче еллар азагында Тында балалар туу буенча Советлар Союзында алдагы урыннарның берсенә чыкты.

    Шунысын әйтергә кирәк, Байкал-Амур магистрале - бик катлаулы инженерлык корылмасы. Аларның барысы да үзебезнең һәм чит илләрнең алдынгы фән, техника казанышларына, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәгә нигезләнеп төзелде. Тимерьюл заманча күчмә состав белән тәэмин ителде. Станцияләр аша көн саен меңнәрчә тонна йөк узды. Бары тик Тындадагы тимер юлларның озынлыгы гына да 200 километрдан артып китә. Төзүчеләр Германия һәм Чехословакиядә җитештерелгән "Магирус" белән "Татра"ларда эшләделәр, японнарның телескоплы краннарыннан файдаландылар. Безнең кадрларны өйрәтү өчен чит ил заводларыннан белгечләр килде. Слесарь инструментларына килгәндә исә, аларның кайберләрен безнең кибетләрдә әле күптән түгел генә сата башладылар, без исә сиксәненче елларда ук инде әлеге инструментлар белән эш иттек.

    БАМ кайсы ягы белән истә калды? Монда хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт искиткеч зур иде. Эшләгән кешенең урыны түрдә булды. Хатыным белән миңа "Байкал-Амур магистрален төзегән өчен" медален тапшырганда горурлану хисе кичердек. Йөзебезгә кызыллык килмәслек итеп эшләдек, шуңа күрә уч тутырып акча алдык. Мәсәлән, кышкы шартларда җылылык трассалары һәм башка коммуникацияләрдәге аварияләрне бетергән өчен мең сумнан күбрәк хезмәт хакы түләделәр. Ул еллар өчен бу бик күп акча иде. Тагын бер нәрсә турында әйтәсе килә: базага кайтарылган дефицит товарларны шунда ук коллективларга җибәрделәр, эшчеләр аларны үзләре бүлде. Шәһәрдә җитди җинаять очраклары булуын да хәтерләмим.

    БАМ дагы тормыш миңа бик ошады, шунда калырга да исәп бар иде. Чөнки Якутиягә кадәр тимерьюл челтәре төзү күздә тотылды. Олы яшьтәге әти белән әнинең, башка туганнарымның ярдәмгә мохтаҗ булуын исәпкә алып, 1985 елда туган авылыма кайттык.

    Мин әле дә ерак Себер якларындагы тормышны игътибар белән күзәтеп барам. Илгә Себернең бай ресурслары бик кирәк. Бу ресурсларны үзләштерүдә БАМ магистрале нык ярдәм итә. Аны төзүдә мин дә актив катнаштым. Минемчә, һәр буынның үз БАМы булырга тиештер ул…

    Илгизәр Хәйдаров:

    - Мине армиягә 1976 елның ноябрендә алдылар. Украинаның Сумск өлкәсе Конотоп шәһәрендә аерым автомобиль батальонында хезмәт итә башладым. Карантиннан соң, ант кабул иткәч, безне роталарга билгеләделәр һәм техника бирделәр. Миңа ЗИЛ-130С машинасы эләкте. Бервакыт Яңа ел алдыннан безнең батальонны төнлә тревога белән торгыздылар да, тимер юл вагоннарына төяделәр. Кая баруыбызны берәү дә белмәде. Бәлки өйрәнүләр үтәчәк җиргәдер, дип уйладык. Байкал күленә җиткәндә генә БАМга җибәрүләрен аңладык.

    28 көн барганнан соң Амур өлкәсенең Сковородино шәһәренә килеп җиттек. Аннары кышкы юлда машиналарда 700 километр чамасы марш-бросок үтәргә туры килде. Мондагы суыклар минус 47 градус иде.

    Тындага килеп җиткәч, даими яшәү урынына кадәр тагын 200 километр барырга туры килде. Хәзер картада аны Динкун станциясе дип йөртәләр (эвенклар телендә - көмеш чишмә).

    Безнең БАМдагы армия тормышы әнә шулай башланып китте. Беренче кышны палаткаларда чыктык, взводлап 35-40 кеше яшәдек. Тирә-якта тайга, беренче торак пунктка кадәр - 200 километр, икенче якка Зөя шәһәренә - 360 чакрым. Палаткаларда ике буржуйка көне буе эшләп тора, машиналарны сүндермәдек, җылытып тордык, чөнки суыклар 45 градуска җитте.

    Икенче кышны үз көчебез белән щитлардан торган казармалар, ашханәләр, клублар һәм башкаларны төзеп куйдык. Төзелеш материалларын 700 чакрым ераклыктагы Сковородинодан машиналар белән ташыдык. Моннан тыш, безнең автобатальон турыдан-туры юллар төзүче күршедәге тимерьюл гаскәрләре часте өчен йөкләр ташыды.

    Тайгада машиналарда нинди шартларда йөрүебезне аерым китап итеп язарлык. Сазлыклы урыннардан машиналар бик авырлык белән бара, кайвакыт алга бару өчен тулы бер участоктагы агачларны кисеп чыгарга туры килә иде, аннары машиналар шуннан үтә . Машиналарның сазлыкка батып калган очраклары да булды, шофер көчкә сикереп төшәргә өлгерә. Шуңа күрә машиналар берәрләп йөрмәде, аз дигәндә икешәрләп чыгардылар.

    Мин бер ел өлкән машина йөртүче булып хезмәт иттем, даими рәвештә ерак рейсларга йөрергә туры килде. Хезмәт иткәндә Красноярск, Ангара, Иркутск, Хабаровск шәһәрләрендә булдым. Аннары мине автомобиль ротасы технигы итеп күчерделәр, ә хезмәтемне өлкән батальон технигы булып тәмамладым.

    Ул вакыттагы энтузиазмны хәзерге яшьләр күз алдына да китерә алмый. Без бөтен ил өчен гаять кирәкле эш башкаруыбызны яхшы аңладык. 1978 елда, Себер һәм Ерак Көнчыгышка эшлекле сәяхәте вакытында, төзелешкә КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре Леонид Брежнев килде. Югары кунак килгән тимерьюл составын безгә дә каршыларга туры килде. Станциядә Леонид Ильич вагоннан чыгып, кыска гына речь сөйләде. Ул ил экономикасы өчен бу магистральнең бик зур роль уйнавын билгеләп үтте, фидакарь хезмәтебез өчен безгә зур рәхмәт белдерде. Соңарак миңа Леонид Брежневның БАМ төзүчеләрен котлаган факсимилесы белән фотосын бүләк иттеләр, аңа минем фотоны да урнаштырганнар иде.

    Болар барысы да коллективны тагын да ныграк тупларга булышты. Бергәләп әллә нинди кыенлыкларны да җиңәргә була. Бәлагә тарган машина йөртүчегә иптәшләре һәрвакыт ярдәм кулы сүзды. Бездә "дедовщина" дигән нәрсә булмады. Киресенчә, олырак, тәҗрибәле солдатлар һәрвакыт яшьләргә ярдәм иттеләр, аларны өйрәтеп тордылар, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мин Урта Йорткүл авылыннан Рәфыйк Габдрахманов белән бергә хезмәт иттем, бөтен авырлыкларны һәм кыенлыкларны бергә күтәрдек.

    1978 елның ноябрендә РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән мине "Байкал-Амур магистрален төзегән өчен" медале белән бүләкләделәр. Декабрь аенда запаска чыктым. Хәзерге вакытта - запастагы офицер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: