Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Берничек тә булмый онытып...

Шәһәрдә яшәүче Валентина Коткова иртән мәктәпкә баручы яки урамда мәш килеп уйнап йөргән шат күңелле балаларны күрсә, ирексездән үзенең балачак елларын искә төшерә.

Лидия КОСТРУЛЕВА

Сугыш башланганда Калинин өлкәсенең (хәзерге Тверь) Осташков шәһәрендә әти-әнисе һәм энесе белән яшәгән Валяга сигез яшь булган. Әтисе, повестка килүен дә көтеп тормастан, фронтка чыгып киткән. Ул әтисен яу кырына ничек озатып калганнарын әле дә әйбәт хәтерли. Автовокзалга чыгып киткәндә этләрен өйдә ябып калдырганнар. Әмма ул тәрәзәне ватып чыккан да, алар артыннан йөгереп килеп җиткән...

Сугышның үзләре яши торган шәһәргә якынлашуын көннән-көн ныграк сизгән алар: дошман шәһәр-калаларны яндырып һәм җимереп Мәскәүгә ыргыла. Немец самолетлары туктаусыз бомбага тота башлагач, халык шәһәрдән тизрәк китү ягын карый. Аларның гаиләсе дә юлга җыена. Әмма әтиләреннән хат килә, ул беркая да китмәскә кушкан,  чөнки аларны немецлар утка тотканга күрә поездлар тиешле урынга килеп җитә алмаган. Крапивня авылында яшәүче Прохор Николаевич янында тынычрак булыр, шунда китегез, дип киңәш биргән.
– Без шулай иттек тә, – дип искә ала Валентина Николаевна, – әмма анда китеп кенә котылып булмаслыгын кем белгән соң, чөнки әлеге авыл янәшәсендә генә хәрби аэродром урнашкан иде,  юлда барганда безне дә утка тоттылар. Дөрес, шофер белән чыгып өлгердек, ә менә машинадан һәм әйберләребездән бернәрсә дә калмады...
Бу хәл Валентина Николаевнаның алдагы тормышында чагылыш тапмый калмый. Бабалары янына барып җитүен җитәләр, әмма кичергән авыр хәлдән соң кызның аяклары йөрмәс дәрәҗәгә җитә, сөйләшми башлый. Авылда калырга да ярамый, чөнки немецларның килүен хәбәр итәләр. Башка чара калмагач, кешеләр беркадәр вакытка урман эченә кереп яшеренәләр.

– Кышны урман эчендә казылган землянкаларда чыктык, – дип дәвам итә Валентина Николаевна. – Салкын, ашарга җитешми, шуның өстенә аякларым да йөрерлек хәлдә түгел иде. Авыр булса да түздек, аннары Крапивняга кайттык. Немецлар бу авылга бөтенләй дә кермәгән икән. Әтинең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килде...

Осташковода алар яшәгән йортны немецлар тулысынча бомбага тоткан. Шуңа күрә әнисе эшләгән балалар бакчасының бер почмагында яшәргә мәҗбүр булалар. Валя дүртенче класстан укый башлый: авырганда бабасы аны укырга, санарга һәм язарга өйрәткән. Мәскәү янындагы санаторийларның берсендә дәвалангач, тулысынча савыга. Ә инде җиденче классны тәмамлаганнан соң финанс техникумына укырга керә, кулына диплом алган яшь белгечне 1952 елда, Куйбышевны яңа урынга күчерер алдыннан гына, безнең шәһәргә эшкә җибәрәләр. 

Реклама

Биредә ул кияүгә чыга: ире Вениамин Вакхович белән озак еллар бергә дус һәм тату яшиләр, бер кыз белән ул үстерәләр. Валентина Николаевна үз белгечлеге буенча район финанс бүлегендә, саклык кассасында, дәүләт банкында, “Сельхозэнерго”да хезмәт куя. Үз эшен яратып, күңел биреп башкара. Үсеп килә торган балаларына сокланып, коточкыч сугыш елларына туры килгән үзенең балачак һәм яшүсмер елларын искә ала. Берәүгә дә мондый кыенлыклар күрергә язмасын иде,  ди ул. Немецлар бомбага тоткан вакытта куркып калуның нәтиҗәсе еллар үткән саен үзен ныграк сиздергән. Валентина Николаевнаның хәзер аяклары сызлый. Әмма шуңа да карамастан, беркайчан боегып һәм күңелсезләнеп утырмый, хәленнән килгән кадәр йорттагы бөтен эшләргә дә үзе өлгерергә тырыша. Нурлатта яшәүче кызы Людмила белән Ульяновскида гомер итүче улы Александр янына барып та яши алган булыр иде. Тик әлегә беркая китәргә дә җыенмый.

– Күршеләрем булышып тора, Елена Петровна Юркованың да гел ярдәмен тоеп торам, бергәләшеп сөйләшеп утырырга яратабыз, – ди Валентина Николаевна.

Алар сугыш еллары турында еш искә алалар. Әйе, ул вакытларны берничек онытырлык түгел. Валентина Николаевна яу кырында хәбәрсез югалган әтисен әле дә булса сагына. Исән вакытта әнисе хәрби комиссариатлар аркылы эзләтеп караган, әмма солдат турында берни ачыклый алмаганнар. Көтмәгәндә оныгы Иван бабасы язмышына ачыклык кертә торган мәгълүматка тап булган: Николай Прохорович Петров Ржев тирәсендә һәлак булган. Аның нибары берничә фоторәсеме генә сакланып калган. Шуларны кулына алган саен Валентина Николаевнаның күзләренә яшь җыела. Бүтән беркайчан да җирдә сугышлар булмасын иде, дигән теләк белән каршылый ул һәр көнне.

Руслан Хәмидуллин фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X