Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Берлинны алган сугыш батыры

Газетада хәбәр ителгәнчә, күптән түгел почта һәм электр элемтәсе бинасына Бөек Ватан сугышы ветераны Илья Степанов истәлегенә мемориаль такта куелды. Төрле вакыйгаларга бай, тулы канлы тормыш белән яшәгән бу кешене күпләр әле дә җылы сүзләр белән искә ала.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Мемориаль тактаны ачу тантанасына Илья Михайлович белән иңгә-иң куеп илле елга якын яшәгән хатыны чакырылды. Алар икесе дә тумышлары белән Биектау районыннан. Әти-әнисе иртә үлгәнлектән, Илья ятимлек ачысын бик кечкенәдән татый. Тамагын туйдыру өчен туган авылында гына түгел, күрше авылларда да почтальон булып эшли. Сугышка кадәр армиягә алына һәм Маньчжуриядә хезмәт итә. Өенә кайтырга вакыт җитеп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланып китә.
Илья Михайловичны 229нчы укчы дивизиянең махсус элемтә батальонына телеграфист итеп билгелиләр. Аннары аны 624нчы махсус элемтә батальоны штабы ротасының взвод командиры итеп куялар. Илья Михайлович сугышның башыннан ахырына кадәр үтеп, барлык авырлыкларны күргән. Сугыш юлын ул Берлинда тәмамлый, исемен рейхстаг диварында язып калдыра. Батыр якташыбыз белән чын мәгънәсендә горурланырга була.
1946 елда ул туган якларына әйләнеп кайта. Хезмәт юлын партия райкомында эшләүдән башлап җибәрә. Аннары Илья Михайловичны почта җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр. Бу эш аңа сугыш елларыннан ук таныш була, ә тиздән ул Казан элемтә техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Илья Михайловичка Буа районы почта бүлеге җитәкчесе булып эшләргә тәкъдим итәләр. Ә 1963 елда Степановлар безнең районга күчеп килеп, Илья Михайлович егерме елга якын элемтә бүлеге коллективына җитәкчелек итә. Ул таләпчән, әмма шул ук вакытта кешеләр белән уртак тел табып эшләгәнгә күрә, элеккеге хезмәттәшләре аны әле дә җылы хисләр белән искә ала.
Хатыны Дарья Ермолаевна бик тыйнак кеше. Күп балалы гаиләдә туып үскән, кечкенәдән үк кырда эшләгән. Йорт янындагы бакчада бәрәңгене күпләп утыртканнар, аның бер өлешен спирт заводына тапшырып, ашлыкка алыштырганнар. Хезмәт авыр булса да, ач тормаганнар.
Сугыш вакытында башта туган авылында укытучы булып эшләгән, аннары Казан педучилищесына укырга кергән. Кырык елга якын хезмәт юлын балаларны укыту, аларга тәрбия бирүгә багышлаган. Хезмәттәшләре, укучыларын ул әле дә сагынып искә ала.
Илья Михайлович белән Дарья Ермолаевнаның балалары да әти-әнисе юлыннан киткән. Олы кызлары Галина рус теле һәм әдәбияты укытучысы була, ә Светлана әтисе тәмамлаган техникумны бетереп, утыз елга якын район элемтә бүлегендә эшли. Кызлары әти-әнисенә өч онык бүләк иткәннәр. Дәү әниләре Дарья Ермолаевна бүген алар белән горурланып яши - оныклары арасында юридик, медицина фәннәре кандидатлары, сәүдә өлкәсе магистры бар. Ә иң кече оныкчыгына әле дүрт кенә ай тулган. Дәү әнисе алар белән һәр очрашуны түземсезләнеп көтеп тора. Моннан тыш, бакчада чәчәкләр, төрле яшелчәләр үстерергә ярата. Инде туксан бер яшен тутырса да, ул тормышны ярата, кешеләргә ачык йөзле, якыннарының җан җылысын, даими игътибарын тоеп яши. Сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән һәр кеше кебек үк, аның өчен дөньяда тынычлыктан да кадерлерәк нәрсә юк. Авыр елларда Ватаныбызны кулына корал тотып саклаган әтиләре, дәү әтиләре Илья Михайлович турында якты истәлек бу гаиләдә кадерләп саклана.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X