Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Берәүгә дә күрергә язмасын

Бөек Җиңү көне алдыннан кулына корал алып, Ватаныбыз азатлыгын саклаган кадерле кешеләребез турында сөйлисе килә. Алар турындагы хатирәләр якыннарының күңел түрендә онытылмас истәлек булып саклана.

Галина Никитина,
хезмәт ветераны.
Әтиебез Кузьмичев Андрей Григорьевич 1941 елны сугышның беренче көннәрендә үк Алексеевск район хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Ул 1907 елда Спас өязенең Ямкино авылында туган. Хәрби кавалерист, үз вакытында Иссык-Күлдә басмачыларга каршы бәрелешләрдә катнашкан. Анда ул үзенең якташы - эскадрон командиры Иван Осипович Павлычев белән очраша, озак вакытлар аның белән дустанә мөнәсәбәттә торган.
Алексеевскига ул гаиләсе белән күчеп кайта, озак вакыт слесарь булып эшли. Ул фронтка киткәндә әнигә нибары 26 яшь була. Әниебез дүрт кызы белән калган (ул чакта олысына - сигез, ә кечесенә ике генә яшь була). Кеше фатирында яшәгәнлектән, әнием авылга, туганнары янына кайтырга җыена.
Әтием Көнбатыш фронтта сугыша, артиллерист, орудие мастеры була һәм үзенең часте белән Берлинга барып җитә. Өйгә 1945 елның көзендә кайтты. Сугышта алган бүләкләре арасында Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнары, "Сугышчан батырлык өчен", "Ленинград оборонасы өчен", " Варшаваны батырларча штурмлаган һәм азат иткән өчен", "Берлинны батырларча штурмлаган һәм алган өчен", "Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен" медальләре бар.
Аңардан хатлар сирәк килде. Үзенең исән-сау булуын, фашистларны кыйнавын әйтеп язды, әнидән үзен һәм балаларны саклавын үтенә.
Шундый хәбәр алганнан соң әнием безне тезеп бастыра да, аның исәнлеге өчен дога кылырга куша иде. Бәлки бу да аңа исән калырга ярдәм иткәндер... Ә бит сугышта аларны һәр адымда үлем сагалаган. Частьләре Ладога буенда торганда контузия ала, аякларын нык өшетә. Әтиебез һәр бәрелештән соң запас частьләрне, детальләрне ремонтлау өчен Ладога күле аша Ленинградка үз җилкәләрендә күтәреп ташулары турында сөйли иде. Гадәттә мондый юлга икәү чыгалар һәм як-якка карамаска тырышып баралар, чөнки ачлыктан хәлсезләнгән кешеләрне күрү бик тә авыр булган...
Бервакыт алар иптәше белән бергә моторлар күтәреп китәләр. Көлешеп, сөйләшеп барганда дусты кинәт тынып кала. Әтием әйләнеп караса, дусты инде үлгән була. Ә бер тапкыр үтеп барган машинадан аның исеме белән кычкыралар. Бу аның авылдашы Василий булып чыга. Ләкин аларга озак сөйләшеп торырга насыйп булмый - команда яңгырый һәм машиналар кузгалып китә. Күлнең уртасына килеп җиткәч, дошман бомбага тота башлый. Озак та тормый, авылдашының һәлак булган хәбәре килә.
Тылда да җиңел булмады. Халык ачлыктан интегә, кышкы салкыннар үзәккә үтә. Без чын икмәкнең тәмен дә оныттык. Алабута, юкә яфракларыннан пешерелгән көлчәләр, кыргый суган, кычыткан ашап җан асрадык. Әле дә исемдә, 1942 елда бер гаилә ачлыктан шешенә башлады. Аларны коткару өчен бөтен авыл халкы хәленән килгәнчә ярдәм итте. Балалар өчен мәктәптә ашату оештырдылар: көрпәдән боламык пешереп, икенче дәрестән соң ашаталар иде. Безнең гаиләбез нигездә сыер, кәҗә асрап кына исән калды. Мәктәпкә чирек шешә сөт алып барабыз. Сыер белән җир тырмаладык. Үгез белән җир сукалап, җиде чакрым еракка утынга йөрергә туры килде. Утынны күтәреп ташыган чакларыбыз да күп булды.
Шырпы юк, чуенда кайнар күмерне саклыйбыз, шуны кешеләр бер-берсеннән алып, ут тергезәләр. Шулай да һәркем хәленнән килгәнчә фронтка ярдәм итәргә тырышты. Күпләр окоп казуда, урман кисүдә эшләделәр, кичләрен солдатлар өчен перчаткалар, бияләйләр, шарфлар, оекбашлар бәйләде. Без, балалар, кулъяулыклар чиктек. Авыл халкы фронттан килгән хатларны көтеп яшәде. Урамда хатын-кыз елаган тавыш ишетелсә, бөтен авыл шунда җыелды. Димәк, тагын кемгәдер кара хәбәр килгән...
Бернинди авырлыкларга карамастан, тормыш дәвам итте: яшьләр клубка йөрде, кичләрен гармун тавышы яңгырый, кинолар күрсәтелде, спектакльләр куелды.
Әтием сугыштан кайткач, без Куйбышевка күчеп килдек. Монда да тормыш авыр булды: 30 квадрат метрда 9 кеше яшәдек, ач торган вакытлар күп булды. Ләкин әтием беркайчан да үзенең сугышта булуы белән кәпрәймәде, бездән дә начар яшәүчеләр бар, түзәргә кирәк, дип әйтә иде. Аяклары нык сызласа да, сәгать төзәтүче булып эшләде, балта остасы булып йөрде Безне укыту өчен әти-әниебез көчләрен кызганмадылар.
Әтием 1994 елда вафат булды. Соңгы вакытларда урыныннан тора алмады, телевизор карап ятты. Тапшыруларның берсендә рейхстагка реставрация ясауларын күрсәткәч, бик борчылды, чөнки ул да бит аның диварларында үзенең исемен язып калдырган. Барлык язуларның да фотога төшерелүен ишеткәч кенә бераз тынычланды.
Үләргә аз гына вакыт калгач, хәрби комиссариат вәкилләре аңа Кызыл Йолдыз ордены тапшырдылар. Бу шундый ук икенче орден иде. Бүләк фронтовикны сугыштан соң озак еллар үткәч эзләп тапкан һәм ул аңа Берлинны алган өчен лаек була.
Бу көннәрдә безнең халкыбыз Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Сугыш афәтләре бервакытта да кабатланмасын, халкыбыз тыныч, имин яшәсен иде. Сугышта катнашучыларның якты истәлеге алдында баш иям.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май