Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Бер гасырлык гомер!

Чәчәкледә яшәүче Маһибәдәр әби Галимова - райондагы иң өлкән кешеләрнең берсе. Үзенең сөйләве буенча, йөзнең теге ягына ул узган ел чыккан булырга тиеш. Шушы араларда 101 не тутырырга җыена. Әлеге вакыйга белән аны район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, район ветераннар советы рәисе Юрий Зуйков җылы котладылар. Юбиляр янына безнең хәбәрчебез...

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Ходай игелекле, олы йөрәкле, кече күңелле кешеләргә озын гомер, тыныч картлык бирә дигәнне беренче генә ишетүем түгел. Маһибәдәр әбине дә һич икеләнмичә шундыйлар рәтенә кертер идем. Үткән сикәлтәле гомер юлы турында сөйли башласа, сабыйныкыдай мөлдерәп торган күзләре моңсуланып китә. Бер елдан элегрәк 101 яшен тутырып бакыйлыкка күчкән күршесе Фатыйма әбекәй Сафинаны искә төшергәндә күзләре яшьләнә. Сагындыра шул күршем, бигрәк сагындыра, дип калтыранган куллары белән җыерчыклы йөзен сыпырып куя. Маһибәдәр әбинең сүзләренә караганда, ул шаһәдәтнамәсендә язылганча, 1911 елда түгел, ә 1910 нчы елда туган. Ул заманда тиешле документларны соңгартып биргәннәр.
Чордашлар чәй янында үткәннәр турында искә төшереп, сөйләшеп утырырга яраткан.
Язмыш дигәннәре Маһибәдәр әбине күп сынаган. Гаиләдә унөченче бала булып дөньяга аваз салган ул. Туып, берничә генә көн үтүгә, әтисе Галим вафат була. Әнисе Бибисараның сыңар канат белән шулчаклы баланы ничек аякка бастырып үстерә алуын Ходай үзе генә белгәндер. Нарасыйларының киләчәк бәхете хакына барысына да түзә ана йөрәге. Балалары үсеп кул арасына керә башлагач кына бераз җиңел сулыш ала Бибисара.
1921нче елның ачлыгы гомергә онытыла торган түгел. "Кешеләр ачлыктан шешенде, - дип искә ала Маһибәдәр әби. - Гаиләләре белән кырылдылар, хәлсезләнеп егылучылар бүтән тора алмады. Безне ач үлемнән төп туендыручыбыз - сыер коткарып калды. Сөт эчеп җан сакладык. Әни эремчек ясап, сөтле ашлар пешерде, кайвакыт каймагы да эләккәләде…" Шул елның августында Маһибәдәрнең ике абыйсы ризык юнәйтү максаты белән Ярославль өлкәсенә урман кисәргә чыгып китә. Шунда Яңа елга кадәр эшләп, акча белән ашлык та алып кайталар. Ул чакта Галимовлар гаиләсендәге шатлыкның иге-чиге булмый: өйгә күпереп пешкән ипи, кабартма-коймак исе тарала. Бер кашыгы алтыннан да кыйммәтрәк торган онны бик кадерләп кенә тоталар.
Күмәкләшү елларында аларның гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Ул чор балалары бик яшьли нужа арбасына җигелә. Маһибәдәр ат, үгез җигеп җир сөрә, кырдан саламын да, печәнен дә ташый. Буйга кечкенә булса да, яшьтәшләреннән түземлелеге, җитезлеге белән аерылып тора. Шаян сөйләргә, җырларга, биергә яраткан. Ә мондыйлар һәрчак күз уңында. Зыятдин атлы егет тә аңа тикмәгә генә гашыйк булмагандыр! Гаилә корып яши башлагач, Габдрәшит һәм Рәфыйк исемле уллары туа. Тормышлары әкренләп җайга салына. Маһибәдәр ире белән иртәдән кичкә кадәр колхозда тырышып эшли, яңа йорт тергезеп керәләр.
Сугыш башлану турындагы җанөшеткеч хәбәр кешеләрне кайгы утына сала. Ире Зиятдинны фронтка озата һәм хат-хәбәр көтеп яши башлый. Көндезләрен кырда ашлык урып, көлтә сукса, кичләрен сугышчыларга җылы бияләй һәм оекбашлар бәйли. Әче суыкта Тумба урманына утын кисәргә дә җибәрәләр. Ике улын өйдә калдырып, унар көн урманда газап чигә. Билдән карга батып, шакырдап каткан бозлы бүрәнәләрне иңбашына күтәреп ташырга ничек көчләре җитте икән?
Бервакыт агач төшеп, аның ике аягы да сына. Урманнан атка салып өенә алып кайталар һәм кабык куеп, кысып бәйлиләр. Сөякләр дөрес ялгансын өчен фельдшер аңа урыныннан да селкенмәскә куша. Көтмәгәндә олы улының чирләп китүе урын өстендә яткан ана йөрәгенә олы хәсрәт өсти. Үпкәсенә салкын тигән Габдрәшитне берничек тә коткарып кала алмыйлар. Сыкрап, тешен кысып бу кайгыга да түзә ул…
Ире Зиятдин яраланса да, яу кырыннан күкрәгенә орден-медальләр тагып кайта. Хатыны һәм улына авыр фронт юллары турында еш сөйли Берлинның үзенә кадәр барып җиткән батыр солдат. Дары исе сеңгән хәрби киемен салып та тормыйча җиң сызганып кырчылык бригадасында эшли, тегермән тарттыра. Әлбәттә, яхшы эшләгәч, тормышлары да алга китә. Тик менә Маһибәдәр генә, берничә ел үтүгә карамастан, вафат булган улын һич оныта алмый, төшләрендә күреп уяна. Яралы җанга дәва табылмасмы дип, алар туганнары янына Йошкар-Ола шәһәренә китәләр. Маһибәдәр кошчылык фабрикасына урнаша, Зыятдин белән Рәфыйкка төзелештә эш табыла.
1957 елда Рәфыйкны армия хезмәтенә чакыралар. Ике ел Ленинаканда хезмәт иткәннән соң аны Белоруссиягә күчерәләр. "Өч айдан кайтып җитәм", - дип яза ул үзенең хатында. Ни кызганыч, бу Рәфыйкның әти-әнисенә соңгы хаты, соңгы сәламе булган икән: ул озак та тормый хәрби өйрәнүләр барышында һәлак була. Газиз балаларын Белоруссия җирендә күмеп кайталар. Дүрт елдан соң Зыятдин да якты дөньядан китеп бара.
Сынау арты сынау кичергән Маһибәдәрнең йөрәге бу кайгыны да күтәрә. Бераздан ул Казанга китеп урнаша. Пенсиягә чыкканчы шунда эшләп фатир ала. Шәһәр тормышын яратса да, күңеле барыбер туган ягына тартыла. Кышны Казанда уздырса, җәен Чәчәклегә кайтып тора. Ике арада йөри торгач, авылдан китмәскә була.
Бүген Маһибәдәр әби Хөсәеновлар гаиләсендә, туганнан туган сеңлесе Мәүлия тәрбиясендә яши. Ул аңа бер гасырдан артып киткән гомер юлы, хәтеренә уелып калган төрле вакыйгалар турында сөйләргә ярата. Язмышыннан беркайчан зарланмый. Ул беркайчан да кешеләргә начарлык теләмәгән, киресенчә, гел яхшылык эшләргә генә тырышкан. Кылган һәр игелек ул үзеңә савап, изгелек булып кайта, ди. Аның күңеле әле дә булса гел изгелек белән тулган. Иртәнге йокыдан уяну белән иң әүвәл һәркемгә исәнлек һәм саулык, кайгысыз озын гомер тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев