Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бер гаилә тарихыннан

    Әлеге язма сугышка кадәр туган авылым Көектәге зур гаилә тарихын ачыкларга ярдәм итәчәк...Гайнетдинова Хәбирә апаның истәлекләреннән: "Безнең нәселнең ерак бабайлары һәм Сираев Мәсгут абыеңның ерак бабайлары Көеккә каяндыр башкорт ягыннан күченеп килгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышында минем ирем - Гайнетдинов Мәсгутнең әтисе һәм Сираев Мәсгут абыеңның әтисе әсирлеккә төшәләр. Мәсгутнең әтисе...

    Әлеге язма сугышка кадәр туган авылым Көектәге зур гаилә тарихын ачыкларга ярдәм итәчәк...Гайнетдинова Хәбирә апаның истәлекләреннән: "Безнең нәселнең ерак бабайлары һәм Сираев Мәсгут абыеңның ерак бабайлары Көеккә каяндыр башкорт ягыннан күченеп килгәннәр. Беренче бөтендөнья сугышында минем ирем - Гайнетдинов Мәсгутнең әтисе һәм Сираев Мәсгут абыеңның әтисе әсирлеккә төшәләр. Мәсгутнең әтисе авырып китә һәм аңсыз ята. Аны мәетләр янына чыгарып куялар. Анда ул аңына килеп, чокырдан шуышып чыга да кача. Үзебезнекеләр (патша гаскәре) ягына чыга алган. Кайткач, өйләнә. Беренче хатыны вафат булгач, икенче тапкыр өйләнә. "Карт әни" дән берничә бала кала һәм икенче яшь әнидән дә берничә бала туа. 1921 елда Идел буенда коточкыч ачлык була. Нәкъ менә ачлык башлангач, яшь әни үзенең туган авылы Агайбашка (Татар Сараланы янындагы кечкенә генә авыл) кайтырга уйлый. Туганнары 1915 елгы улы Салихҗанны һәм аңардан өлкәнрәк ике апасын да Нармонкада ачылган детдомга тапшырырга күндерәләр. Әни кеше шулай эшли дә. Ә үзе эвакуацияләнүчеләр белән Ярославльгә озатыла.
    Мондагы ризыкның муллыгына гаҗәпкә калып хәттә авылга хат та язып сала. Әмма ач килеш күп ризык ашауга аның өзлеккән организмы чыдамый. Салихҗан абыйны Хәерби авылында яшәүче баласыз булган Мөхәммәтҗан улы Әхмәтҗан һәм Мифтах кызы Бибигайшә уллыкка алалар. "Вакыт бөтен яраларны дәвалый" диләр, нәкъ шулай була да. Кызыксынучан егет техникага тартылганга күрә, Салихҗан абзый Лаештагы шоферлар курсын тәмамлый. 1937 елны хәрби хезмәткә алына. Хезмәт срогын тутырып, яңадан яраткан эшемә кайтам, дигән якты өметне сугыш юкка чыгара.
    Артиллерия наводчигы, взвод командиры булып Берлинга кадәр барып җитә. Сугышчан бүләкләре арасында II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, "Фашистлар Германиясен җиңгән өчен", "Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы өчен" медальләре дә була. 1945 елны Хәерби авылы кызы Вафина Камилә Вафа кызы (1924 елгы) белән гаилә корып җибәрә. "Әни 1940 елны Хәерби җидееллык мәктәбен "яхшы" һәм "бик яхшы " билгеләренә тәмамлаган, - дип искә ала Галимҗан абый".
    Фронттан кайтуга Салихҗан абзыйны колхоз рәисе итеп куялар. Колхозда атлар юк дәрәҗәсендә була, әмма яшь кеше авырлыклар алдында куркып калмый, иң артта калган хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгара. 1949 елны атлар санын арттырган өчен аны ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1000 сум күләмендәге пре мия белән һәм колхозны өр-яңа ГАЗ машинасы белән бүләклиләр.
    15 ел берөзлексез Салихҗан абзый колхоз рәисе булып тора. Аның исеме район һәм республика газеталары битләреннән төшми. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул бабалары туфрагы булган Көекне сагынып яши. "Кеше китә - җыры кала", - диләр. Салихҗан абзый 2001 елны вафат була. Аның улы Гайнетдинов Галимҗан Салих улы Сокуры авылында, кызы Сафина (Гайнетдинова) Миңниса Салих кызы Казан шәһәрендә яши". Әти җор телле кеше иде, бу сәләт миңа да күчкән", - ди Таттелекомның Лаеш районы берләшмәсендә озак вакытлар эшләгән Галимҗан абзый. Якташыбыз каләм дә тирбәтә. Лаеклы ялга чыккач, район күләмендә үткәрелгән Г.Р.Державин исемендәге Vнче иҗади бәйгедә катнашып ул дипломант була. Сезнең игътибарга аның бер шигыре (бераз кыскартып бирелә).
    "Сары яфрак ява..."
    Сары яфрак ява Көек зиратында
    Бабайларның кабере өстенә.
    Яфрак яуган каберләргә карап торам
    Моңсу уйлар кергән күңелемә.
    Тирәмдә дә моң болыты йөзә,
    Йөзә хәтта зират күгендә,
    Шул болытта мин дә йөзгән кебек
    Бата-чума Көек күгендә.
    Азан тавышы ишетелгәндәй була,
    Азаннан соң азан догасы.
    Күкләргә дә сеңеп калган кебек
    Бабайларның кылган догасы...
    Еллар безне күктән аерганнар,
    Кайтмас юлга киткән бабайлар.
    Көек кырларында берни булмагандай,
    Сайрый хәзер бары тургайлар".
    (Гаилә архивыдагы язмалары белән таныштырганы өчен Сокуры авылында яшәүче Гайнетдинов Галимҗан Салихҗан улына, истәлекләре бе-лән уртаклашканы өчен авылдашым Гайнетдинова Хәбирә Сабирҗан кызына олы рәхмәтемне белдерәм).
    Айдар Казаков,
    Көек төп мәктәбенең
    тарих укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: