Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Бер-береңнең кадерен белеп яшәүләргә җирдә ни җитә…

    Шәһәребездә яшәүче Шәриповлар гаиләсен чын-чынлап интернациональ гаилә дияргә була. Ренатның әтисе үзбәк булган, әнисе - рус, әбисе - татар милләтеннән. Ә менә Надежданың әнисе рус кешесе булса, әтисенең тамырында казак каны ага. Шуңа да карамастан, Шәриповлар егерме елдан артык инде күпләрне көнләштерерлек итеп яшиләр.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА

    Алар Ренатның туган шәһәре Ульяновскида танышканнар. Бу вакытта инде ул армиядә үзенең изге бурычын үтәп кайткан булган. Шунысын әйтергә кирәк, Ренат Әфганстанда махсус гаскәрләр подразделениесендә хезмәт иткән. Бу хакта әти-әниләре дә белмәгән. Бары тик өенә кайткач, улының күкрәгендә Кызыл Йолдыз, "Батырлык өчен", "Сугышчан батырлык өчен" медальләрен күргәч кенә әтисе аның кай якларда хезмәт итүен чамалый. Ул вакытта Ренатка әле нибары унтугыз яшь кенә булган!

    Тагын бер нәрсә турында әйтергә кирәк. Ренат Пирназар улы краповый беретка лаек булган кеше. Махсус подразделение символы саналган мондый беретны физик, мораль һәм һөнәри яктан иң яхшы сыйфатларга ия булган хәрбиләргә генә кияргә рөхсәт ителә. Бу форма атрибуты гына түгел, ә махсус гаскәрләрдә хезмәт итүченең югары квалификациясен раслаучы бер билге.

    Армиядә хезмәт итү елларында алган күнекмәләр, белем һәм осталык аңа милициягә эшкә урнашкач та нык ярдәм итә. Надежданың туган ягы Болгарга кайтып төпләнәләр алар. Хезмәтен патруль-пост бүлегендә башлый, аннары участковый итеп билгелиләр. Капитан дәрәҗәсендә отставкага чыга. Эчке эшләр органнарында хезмәт иткәндә Чечнядагы беренче һәм икенче сугышларда булып кайтуы турында да әйтергә кирәк. 1995 елда милициянең махсус отряды составында ике ай дәвамында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша, алты ел узганнан соң тагын өч ай буе Чечня халкын боевиклардан сакларга туры килгән. Ренат Пирназар улының сүзләренә караганда, хәрби хезмәттә өйрәнгәннәрнең файдасын күп тойган. Ул, мәсәлән, 17 яшендә инде самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән. Ул үзе исә сугышчан бәрелешләрдән исән-сау кайтуны барыннан да зур бәхет дип саный.

    Өендә аны әти-әнисе, хатыны һәм ике улы көтеп торган. Беренче сугышка киткәндә аның кече улы Андрейга нибары ике яшь ярым гына булган. Ә менә Сергей - бераз зуррак. Иренең кайтуын Надежда түземсезләнеп көтә. Егерме ел үтсә дә, әле хәзер дә ул бу хакта тыныч кына сөйли алмый. Ул вакытларны искә төшергәндә Ренат Пирназар улының да дулкынлануы сизелә. Хәзер ул балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә кул көрәше буенча тренер булып эшли. Үзе белгәннәрнең барысын да шәһәр һәм район авыллары (секциягә хәтта авыллардан да килеп шөгыльләнәләр) яшүсмерләренә өйрәтә. Мәсәлән, Әмир Вәлиев алтынчы ел инде кул сугышы серләренә өйрәнә. Күнегүләр вакытында Данил Карпушин да сынатмый. Спортның әлеге төре бик күп малайларда көчле характер тәрбияләргә ярдәм иткән. Алар арасыннан Игорь Емельяновский, Павел Сергеев, Родион Шәехов, Илмир Мусин һәм башкаларны атарга була. Ренат Пирназар улы үз шәкертләре ирешкән уңышларга чын күңеленнән сөенә.

    Буш вакытларда ирле-хатынлы Шәриповлар кул эше белән шөгыльләнергә яраталар. Гаилә башлыгы соңгы араларда агачтан кисеп төрле сыннар һәм әйберләр ясау белән мавыга. Баксаң, ул агач белән күптән эш итә башлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул беркадәр вакыт машина йөртүче булып эшләгән. Гаражда бер останың гади генә такта кисәгеннән яшелчәләр, башка төр продуктлар кисә торган тактаны матур бизәкләр төшереп ясавын күреп гаҗәпләнгән. Ренат та (ул балачагыннан рәсемнәр ясарга яраткан) аннан күреп, үзен сынап карарга булган. Бик матур килеп чыккан. Соңрак исә шкатулка, ипи савыты, гардин, ишек яңакларын зур осталык белән ясый башлаган. Яңа ел алдыннан Ренат Пирназар улы үз йорты каршында кардан Кыш бабай ясап куя. Соңыннан аны кулына мичкә тоткан аю итеп үзгәртә. Янәшәдәге кар өеменнән 2014 ел символы булган ат та ясый. Әлеге скульптуралар янәшәсендә истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә табыла. Шулай да, Ренат Пирназар улы күбрәк агач белән эш итәргә ярата. Мәсәлән, гади генә утыргычны да яннарына агач аюлар урнаштырып, кешеләр игътибарын җәлеп итәрлек ясап куйган. Таганны исә тиен һәм керпеләр бизи. Ренат Пирназар улының алган заказлары да җитәрлек. Мәсәлән, бер танышы кобра еланы ясап бирүен үтенгән. Скульптура уңышлы килеп чыккан, кобра чын еланга охшаган.

    Ә менә Надежда ун елга якын сәйләннән төрле әйберләр ясый. Күбрәк агачлар ясарга ярата. Күңел җылысын кушып эшләгән әйберләре бик матур килеп чыга, аларны сатып алырга теләүчеләр дә күп. Аның кул эшләрен Волгоградта, Санкт-Петербургта һәм хәтта ерак Америкада да очратырга мөмкин. Надежда Валентиновна бик күп күргәзмәләрдә катнашкан. Бәйләргә һәм тегәргә дә ярата. Өй эчен күз явын алырлык гөлләр бизәсә, бакчасында иртә яздан көзгә кадәр чәчәкләр үсеп утыра. Күп хуҗабикәләр кебек үк, бакчада төрле яшелчә, җиләк-җимеш тә үстерә.

    Надежданың үзләре белән бергә яшәүче әниләре дә кул кушырып утыра торган кеше түгел.. Аеруча пироглар пешерергә ярата. Шәриповлар Ульяновскида яшәүче уллары янына да еш баралар. Сергей, мәсәлән, югары белем алганнан соң баш энергетик булып эшли, хатыны белән Тимофей исемле ул үстерәләр. Андрей исә политехника университетының 4нче курсында укый.

    Шәриповлар җәй көннәрендә Ренатның Краснодар шәһәрендә яшәүче әнисе янына бару җаен да табалар. Юл уңаеннан Надежданың туганнарына да сугылып чыгалар. Сүз дә юк, мондый очрашулар араларны тагын да якынайта, туганлык җепләрен ныгыта. Гомумән, бу гаиләдә бер-берләренең, барча туган-тумачаларының кадерен белеп яшиләр. Мондый гаиләләрнең нигезе нык була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: