Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

“Бер-беребезне аңлап яшибез...”

Гаилә тормышында бер-береңне хөрмәт итеп, аңлап яшәгәндә генә үзеңне бәхетле кешегә саныйсың. Безнең шәһәрдә унбиш ел тату гаилә булып яшәүче Марина белән Арутюн Давтяннар әнә шундыйлардан. Бу гаиләдә дүрт бала үсә.

Марина Зайцева

Аларны туганнары таныштыра. Ләкин гаилә тормышы башлаганчы, әле шактый вакыт үтә. Марина беренче иреннән бала белән аерылып кайта, шуңа күрә яңа кеше белән танышуга каршы килә. Ләкин бер күрүдә үк аны ошаткан Арутюн өметен өзми. Ул аны игътибарлы, сабыр, кайгыртучан, юмарт булуы белән үзенә карата һәм Марина ялгышмый. Өйләнешеп, ике ел кеше фатирында яшәгәннән соң, кызлары Карина тугач, алар үз йортларын булдыру турында кайгырта башлыйлар.

Банктан шактый суммада кредит алып, газ кергән кечерәк кенә агач йорт сатып алалар. Зур тырышлык белән йортны тәртипкә китерәләр, яңа тәрәзәләр куялар, су кертәләр. Өй янындагы бакча да танымаслык булып үзгәрә. Анда ниләр генә үсми! Алмасы да, җиләк-җимешләре, яшелчәләре дә гаиләгә кыш буена җитәрлек була. Монда файдалы үләннәрнең ниндие генә юк - шафран, сельдерей, базилик, мелисса,бөтнек - барысы да бар һәм алар өстәлдән өзелеп тормый. Үзенең туган җире Әрмәнстанда шуңа күнеккәнлектән, бу гадәтне гаилә башлыгы үзе керткән. Бакчада виноградның да берничә сортын үстерәләр: кызылы да, карасы да, яшеле дә бар. Хәтта аның яфракларын да әрәм итмиләр. Марина бик тәмле голубцы пешерергә өйрәнгән, итле дөгене кәбестә яфрагына түгел, ә виноград яфракларына төрә.

Ике елдан соң гаилә ишәя, аларның икенче кызлары туа. Мәшәкатьләр артканлыктан, Маринага ире дә, улы Егор да зур булышлык күрсәтәләр. Кечкенәдән эшкә күнеккәнлектән, ул әнисенең иң ышанычлы ярдәмчесе булып үсә. Кайгыртучан, актив, ачык күңелле, һәр эшкә җаваплы карый, ди аның турында әнисе горурланып.

Тугызынчы классны тәмамлагач, Егор кадет мәктәп-интернатына укырга керә. Бер үк вакытта спорт белән ныклап шөгыльләнә. Изге Авраамий чиркәве каршындагы актив яшьләр хәрәкәтендә теләп катнаша, төрле чаралар оештыруда башлап йөри. Аның бу активлыгы яшүсмерләргә хас кыюсызлыкны җиңәргә, яхшы дуслар табарга ярдәм итә.

Хәзер ул армиядә, Санкт-Петербург янындагы ракета гаскәрләре частендә хезмәт итә. Киләчәктә үз тормышын хәрби хезмәткә багышларга теләгән егет өчен бу яхшы старт булачак.

Кызлары Карина белән Лаура мәктәптә бары тик бишле билгеләренә генә укыйлар. Карина сигезенчегә, сеңлесе алтынчы класска күчкән. Олысы инглиз телен теләп өйрәнә, киләчәктә шушы юнәлештә укырга уйлый. Бик теләп бию түгәрәгенә йөри, балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә укый.

Лаура күбрәк өйдә торырга, китаплар укырга ярата, матур итеп төрле әйберләр бәйли, кечкенә сеңлесен карый. Тырыш, уңган кыз.

Әтиләре кызларын тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Патриархаль традицияләрдә тәрбияләнгән кеше буларак, ул хатын-кызларда тыйнаклыкны беренче урынга куя. Шуңа күрә кызларына артык кыска кием кияргә рөхсәт итми, кич белән дә өйгә вакытында кайту кагыйдәсе кертелгән. Кызларны да кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерәләр. Киләчәк тормышларында үзләренә кирәк булачак диләр.

Төпчек кызлары Амалиягә хәзер инде дүрт яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Ул барысы өчен дә юаныч, аны өйдә бик яраталар. Әле кечкенә булса да, рәсем ясарга ярата. Кая барса да, буяуларын, фломастерны үзеннән калдырмый.

- Безнең күп вакыт эштә үтә, өйгә кайткач та мәшәкатьләр аз түгел, ди- Марина.- Шулай да тормышта бәйрәм ясарга да вакыт табабыз. Кунакка да йөрибез, үзебезгә дә кунаклар чакырабыз. Арутюн Хачикович Багдасаряннар гаиләсе белән аралашырга яратабыз. Кыен вакытларда ул безне бер дә ярдәменнән ташламады. Табигатькә чыгарга да вакыт табабыз.

Ни кызганыч, балаларны һаман да диңгезгә алып бара алган юк, иремнең туган якларына да кайтып килергә хыялланабыз.

Әйе, эш-мәшәкать белән көн үткәне сизелми дә. Марина көне буе кибеттә эштә, якшәмбе генә ял итә. Ләкин эше никадәр генә күп булса да, ул үзе турында кайгыртырга да вакыт таба. Бер карашка аңа ничә яшь икәнен дә әйтеп булмый, яшь күренә. Ире Арутюн тәрәзәләр ясау белән шөгыльләнә, эше кич соң гына бетә. Кыш көне, заказлар кимегәч, күбрәк өйдә була, ял итә.

- Балаларыбыз - бу тормышта иң зур байлыгыбыз, юанычыбыз. - Без аларның уңышына шатланып яшәүдән ямь табабыз, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев