Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Башкача яшәүне күз алдына да китерә алмыйлар

Иж-Борискинода яшәүче Щелкуновлар гаиләсе башкаларга һәр яктан үрнәк булып торалар. Тәртипле, эшчән бу гаиләдә өч ул үсә. Хуҗалыклары нык, мул тормышта яшиләр. Авылны нәкъ шундый кешеләр яшәтә дә инде...

Марина ЗАЙЦЕВА
Гаилә башлыгы Евгений Николаевич үзе тумышы белән Антоновка авылыннан, Наталья Михайловна Иж-Борискинода туып үскән. Бераз танышып, дуслашып йөргәннән соң, өйләнешәләр.
Туйдан соң яшь гаилә Натальяның туган авылында төпләнергә карар бирә. Наталья мәктәпкә техничка булып урнаша һәм хәзергә кадәр шунда эшли, ә Евгений озак еллар җирле "Заря" колхозында хезмәт куя. Хуҗалыктан аларга яшәргә йорт бирәләр. Монда аларның олы уллары Алексей белән Андрей дөньяга килә. Өченче балалары - хәзер дүрт яшен тутырган Дмитрий туар алдыннан йортларын зурайтырга булалар.
Гаиләдә киңәшкәннән соң авыл уртасындагы бер кечкенә, әмма нык йортны сатып алырга булалар. Аннары Евгений Николаевич үз куллары белән мунча, газ котельные һәм кухня төзеп куя, тиешле коммуникацияләрне үткәрә. Шулай итеп, гаилә барлык уңайлылыклар булган йортта яши башлый.
Абзар-кураны да нык итеп ясыйлар: такта сарайлар урынына иң салкын кышларда да терлекләр туңмый, җәйге челләдә салкынча булган бүрәнәдән абзар салып куялар. Терлекләргә уңайлы шартлар тудырылгач, нәтиҗәсе дә тиз сизелә: сыерлар - сөтне күбрәк бирәләр, бозаулар яхшырак үсә. Эшләр алга бара башлагач, күңелләре тагын да үсеп китә һәм алар шәхси хуҗалыкларын тагын да киңәйтергә булалар.
Дөрес, элек тә алар терлек-туарсыз тормаганнар. Гаилә корып җибәрүгә сыер алып җибәргәннәр, бозау, кош-корт асраганнар. Алынган ит-сөтне сатуга түгел, үзләре өчен тотканнар.
Ләкин "Заря" колхозы таркала, андагы халык, шул исәптән гаилә башлыгы да, эшсез кала. Кемдер акча эшләргә өмет итеп читкә китә, ә Евгений Николаевич үзе белгән, булдыра алган эшкә тотына. Шулай итеп, ярдәмче хуҗалык гаиләнең төп табыш чыганагына әйләнә.
Беренче чиратта алар ЗИЛ йөк машинасы сатып алалар. Чабылган печәнне, ашлыкны, башка йөкләрне шул машина белән ташыйлар. Терлекләр саны арткач, эшнең бер өлешен булса да механикалаштыру өчен трактор сатып алырга булалар. Беркайчан да банктан кредит алмаган Щелкуновлар әкренләп бозауларны иткә тапшырып, акчасын тиененә кадәр җыеп бара башлыйлар. Шулай итеп шактый гына зур суммада акча туплап, "тимер ат" сатып алалар. Тракторга тагылма инвентарь алырга акча җитмәгәч, эретеп ябыштыру эшен яхшы белгән хуҗа аны үз куллары белән ясый.
Хәзер инде бакча сукалау, йөк ташу кебек эшләрне үз техникасы белән башкара. Печән чапканда да кеше кушмый, үзе утыра да чыгып китә. Печәнне юл кырыйларыннан, башка урыннардан чапканлыктан, Щелкуновларда печән өсте ае буе дәвам итә. Пресс-җыйгыч сатып алырга әлегә хәлләреннән килми, шуңа күрә печәнне кул белән әйләндереп, чүмәләләргә дә үзләренә салырга туры килә. Печәнне һәрвакыт кышка җитәрлек итеп туплап куялар.
Бүгенге көндә Щелкуновлар хуҗалыгында биш савым сыерлары бар, моннан тыш, яшь терлекләр, дуңгызлар, тавыклар да байтак. Гаиләдә сөт җитештерүгә аеруча зур игътибар бирәләр, чөнки ул көн саен табыш китерә. Дөрес, җәйге чорда сатып алучылар сөтнең бәясен киметәләр - хәзер аның литры унбер генә сум тора. Ә кыш көне егерме сумга кадәр менә. Бер ай эчендә гаилә ихтыяҗларына җитәрлек шактый зур күләмдә табыш керә. Хуҗалар фикеренчә, бүгенге көндә терлек симертеп сатудан мәгънә юк, чөнки ашлык бәясен исәпкә алсаң, итне үзкыйммәте буенча тапшырырга туры килә.
Щелкуновлар гаиләсендә эш көне иртәнге бишенче яртыда башланып китә. Беренче чиратта, биш сыерны кул белән савып бетерергә кирәк. Быел савым аппараты сатып алырга дип җыйган акчаларын өлкән уллары Алексейга юллама сатып алу өчен тотканнар. Быел җәй Алексейга кадет интернат-мәктәбе активисты буларак, Кырымга ял итәргә бару мөмкинлеге бирелгән, хәзер Андрей да шунда укый. Алар юлламаның ярты бәясен - унҗиде мең сумын гына түләгәннәр. Үзләренә диңгез буена барырга туры килмәгән, баласы рәхәтләнеп ял итсен. Ата-ана өчен бу да зур шатлык.
Алексей белән Андрей да әти-әнисенең йөзенә кызыллык китермәскә тырышалар. Ике егет тә тәртипле, эшчән булып үсә. Быел печән чапканда нык ярдәм иткәннәр, бакчада эшлиләр, энеләре белән уйнарга да өлгерәләр.
Щелкуновларның йорт яны бакчалары гына да бер гектар. Анда ниләр генә утыртылмаган. Бакчада төрле җиләк-җимеш агачлары үсә, безнең якларда сирәк очрый торган ремонтант кура җиләге һәм бакча җиләге сокландыра, бәрәңгене әйткән дә юк, ел да югары уңыш бирә. Яхшы итеп тиресләнгән җирдә башкача булуы да мөмкин түгел. Тик авылда бәрәңгене кемгә сатасың, һәркем үзе утырта, үз бакчасында үстерә. Хәер, кайчакта көньяктан килеп, карбызга алыштырып китәләр.
Әлбәттә, мондый зур хуҗалык белән ял турында уйларга вакыт та калмый, алар кыш көне генә бераз ял итеп алалар. Наталья Михайловна өчен үзешчән сәнгатьтә катнашу менә дигән ял булып тора. Башкалар белән бергә ул җирле мәдәният йорты каршында оештырылган ансамбльгә йөри. Авыл халкы җиң сызганып эшли дә, күңелле ял итә дә белә. Бераз ял итеп аласың да тагын көндәлек мәшәкатьләргә тотынасың... Хәзер авыл җирендә һәр кешегә үз көченә генә ышанырга туры килә, ничек эшлисең - шулай яшисең. Щелкуновлар гаиләсе башкача яшәүне күз алдына да китерә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев