Барысына да өлгерә
Полянкада яшәүче Екатерина Локтеваның тырышлыгына күпләр кызыгырлык. Хуҗалыгында күп итеп терлек асрый, чәчәкләр үстерә, тәмле итеп ашарга пешерә, автомобильне исә ир-атларны көнләштерерлек итеп йөртә белә.
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Аш-су әзерләү остасы һөнәрен алгач, Екатеринаны Полянка ашханәсенә эшкә җибәргәннәр. Берничә елдан мөдир итеп билгелиләр. Булачак ире Викторны да шушы авылда очраткан ул. Озакламый шофер егет белән гаилә коралар. Хуҗалык яшьләргә фатир бирә, башка ярдәмне күрсәтә. Башка авылдашлары кебек үк, Локтевлар да терлек асрый башлый.
Локтевлар гаиләсенә шатлык өстәп бер-бер артлы кызлары – Анастасия белән Мария туа. Ни кызганыч, заманында гөрләп торган совхоз таркалгач, Екатерина белән Виктор эшсез кала. Озак уйлап тормастан, хуҗалыктагы малларның баш санын арттыралар. Дөрес, шактый тырышырга туры килә, әмма көч куймыйча гына бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың. Әнә шулай Локтевлар үз гаиләләрен ит, йомырка, сөт һәм башкалар белән тәэмин итеп тора башлый. Артып калган продукцияне халыкка сатып та акча эшлиләр. Көндәлек мәшәкатьләргә бирелеп, кызларының ничек үсеп җитүен дә сизми калалар. Анастасия, унынчы классны тәмамлагач, медицина училищесына укырга керә, соңыннан Казанда эшкә урнаша. Бәхетләре түгәрәкләнә генә башлагач, гаиләгә кайгы килә: табиблар Викторда дәвалап булмый торган авыру таба. Никадәр генә тырышсалар да, гаилә башлыгын коточкыч үлем тырнагыннан йолып кала алмыйлар. Хуҗалыктагы бар мәшәкатьләр Екатерина җилкәсенә күчә.
– Екатеринага ул чакта бик авыр булды, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина, – әмма ул югалып калмады, кызларын үстереп, кеше итү өчен үзендә көч таба алды. Бар яктан караганда да уңган-булган бу хатынны авыл кешеләренә үрнәк итеп тә китерергә мөмкин. Дөрес, ире үлгәннән соң малларның баш санын сизелерлек киметте, әмма аның авыр, өлгерә алмыйм, дигән сүзләрен беркайчан да ишеткәнем булмады. Киресенчә, ике кеше өчен эшләде, әле тагын автомобиль йөртергә дә өйрәнде. Мәктәпне тәмамлаган кызы Маша аш-су әзерләү остасы һөнәре буенча укыды, аннары кияүгә чыкты. Яшьләр баштарак Полянкада әниләре янында яшәде, аннары Казанга китеп бардылар. Хәзер алар үз фатирлары белән яшиләр. Ике кызы да гаиләсе белән әниләре янына еш кайтырга тырышалар. Шунысын да әйтергә кирәк, кече яшьтән хезмәтнең ни икәнен белеп үскән балалары әниләре янына ял итәргә түгел, ә булышырга кайталар. Авылда эш беркайчан бетеп тормый, аеруча җәен күп.
Терлек асраган кешегә кояштан да иртәрәк торырга туры килә. Сыерларны сауганчы, ашарга салып асларын чистартканчы гына да күпме вакыт үтә. Аннары савылган сөтне урнаштыра, сепаратор аша чыгара. Моннан тыш, әле бакчада да мәшәкатьләре аз түгел.
– Азык-төлекне күбесен үз хуҗалыгымда җитештерәм, – ди Екатерина Михайловна. – Үзеңнеке тәмлерәк тә була, диләр. Бәйрәмнәргә пироглар пешерергә яратам, кунакка кайткан балаларны яки туганнарны һәрвакыт сыйлап җибәрәм...
Уңган хуҗабикә кышлыкка кирәк кадәр компот һәм кайнатма да әзерләп куйган. Җиләк-җимештән генә дә түгел, хәтта тузганак чәчәгеннән дә! Моның өчен иренмичә өч мең чәчәк җыйган. Ананас согында пешерелгән ташкабакны кабып карасаң да телең йотарсың. Кырларда, урман-болыннарда үскән дару үләннәрен дә күп итеп җыеп киптерә. Чыннан да, уйлап карасаң, бу үләннәрнең сатыла торган төрле шикле даруларга караганда, файдасы мең тапкырга күбрәк.
Екатерина Михайловнаның тагын бер шөгыле турында әйтергә кирәк – ул чәчәкләр үстерергә ярата. Ишегалдысына килеп керүгә балкып торган төрле төстәге чәчәкләргә игътибар итми мөмкин түгел. Ниндиләре генә юк! Хәтта авыл җире өчен сирәк саналганнарын да күрергә була. Бакчасында да күп урынны чәчәкләр биләп тора, өй эчендәге һәр почмакта үрмәле гөлләр үстерә.
Екатеринаның зур, заманча итеп ясалган йортындагы иркенлекне күреп тә гаҗәпкә каласы. Мунчасы да, базы да бер түбә астында урнашкан. Ире булмагач, бөтен нәрсәне үзе ясарга өйрәнгән, кулында чүкеч яки балта уйнап кына тора. Дөрес, кияүләре дә булышкалый. Әмма хуҗабикә үзенчә эшләргә ярата.
– Веранда идәненә кафельне үзем түшәдем, – ди ул, ике бүлмәдәге стеналарны да панель белән тулысынча үзе тышлап чыккан.
Екатерина авылдагы чиркәү тормышында да актив катнашучыларның берсе, моның өчен аңа Мактау грамотасы тапшырганнар. Әйе, буш вакытын беркайчан да бушка уздырмаска тырыша ул. Бераз гына буш вакыты килеп чыгу белән шәһәрдәге бассейнга бара.
– Балалар, оныклар белән аралашып яшәүләргә ни җитә, – ди Екатерина Михайловна. – Кирәк чакта һәрчак ярдәмгә киләләр.
Әнә шулай, кыенлыкларга бирешмичә, тормыштан ямь һәм тәм табып яшәргә омтыла ул Екатерина Локтева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев