Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Барысына да өлгерәләр

Иске Рәҗәптә Алмаз һәм Гөлнара Гатауллиннарны һәркем яхшы белә. Тырыш гаилә барысына да үз хезмәте белән ирешә. Хуҗалыклары да күпләргә үрнәк булырлык.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ.
"НЖ".
Елкылдап торган затлы калайдан эшләнгән капканы ачып, зур ишегалдына үтәм. Мондагы киңлек һәм иркенлеккә, чисталыкка исең китәрлек. Күп итеп терлек асрасалар да, аяк астында чүп-чар күрмәссең. Берничә ел элек ишегалдын зурайту максаты белән хуҗалар абзар-кураны йорттан бераз читкәрәк күчереп төзегән. Һәм дөрес иткәннәр. Яңгырлы көннәрдә тездән пычрак та юк, тирә-якка начар ис тә таралмый.
Гатауллиннарның икесе дә гади авыл балалары, кече яшьтән эшләп үскәннәр. Алмаз, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, берничә ел Димитровградтагы автотранспорт предприятиеләренең берсендә техник-механик булып эшләгән. Үз эшен җиренә җиткереп башкарган егет хезмәттәшләренең ихтирамын казанган. Туган авылына кайткач комбайнда һәм тракторда эшләгән. Гөлнара һөнәре буенча - педагог-психолог, ул институтны тәмамлаганнан соң ун еллап Чәчәкле урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балаларга белем биргән. Кияүгә чыгып, Иске Рәҗәпкә күчкән, инде җирле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән җитәкчелек итүенә дә җиде ел үтеп киткән. Алмаз да шунда хуҗалык эшләре мөдире вазифасын үти.
Көн буе эштә булсалар да, Гатауллиннар шәхси хуҗалыкны алып барырга да вакыт табалар. Бүген алар өч сыер, җиде баш мөгезле яшь терлек, егерме сарык, утыздан артык каз һәм тавык асрыйлар.
- Мәшәкатьләр җитәрлек, - ди Алмаз. - Хәер, авыл тормышын шуннан башка күз алдына китереп тә булмый. Без үзебез өчен тырышабыз, башкалар кебек үк җитеш, мул тормышта яшисе килә. Моның өчен ялкауланмаска гына кирәк.
Зур хуҗалыкта эш бер дә бетеп тормый. Җай чыгу белән техникумда укучы уллары Илһам да әти-әнисенә кайтып булыша. Әтисе кебек, ул да техниканы биш бармагыдай белә, балта һәм электр эшенә дә хирыслыгы бар. Җәйге каникул вакытында, мәсәлән, әтисе белән 25 трактор арбасы печән чапканнар, кирәк кадәр саламын да алып кайтканнар. Техника да үзләренеке: МТЗ-80 тракторы, чапкыч һәм печән җыйдыргыч агрегатлары бар. Ашлыкны танышларыннан сатып алганнар. Кыскасы, кышка тулы хәзерлек белән керәләр.
- Проблемалар җитәрлек булса да, мал асрау бик файдалы, - ди Алмаз.- Баш саны күп булса, тагын да яхшырак. Яңа суелган ит, сөт, каймак, эремчекне сатып алучылар һәрчак табыла.
Узган ел Гатауллиннарның гаилә бюджетына яшь терлек сатудан 150 мең сумнан артык акча кергән. Сөт сатудан да шактый табыш алалар. Бүген алар сөт җыючыларга көн саен 50 килограммга якын сөт тапшыралар. Тир түгеп табылган акчага урын табылып тора. Көпчәкле трактор алганнар, йорт түбәсен профнастил белән япканнар, гараж, шыгырдап торган бүрәнәләрдән мунча төзегәннәр, йортында да бөтен уңайлылыклары бар. Студент улларына да даими ярдәп итеп торалар.
Уңган-булган бу гаиләнең тормышы күпләрне сокландырырлык. Яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә һәрчак күп итеп үстерәләр. Быел Гөлнара 250 банкадан артык төрле салат әзерләгән, кыяр-помидор тозлаган, вареньесы да җитәрлек. Шуңа күрә кышын витаминлы ризыкларга бер дә аптырамыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев