Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Бар йөрәк җылысын — сабыйларга

Гомеренең күп елларын балалар тәрбияләүгә багышлаган Татьяна Ефименко бүген үзен берничек тә башка эштә күз алдына китерә алмый.

Марина ЗАЙЦЕВА
Хезмәт юлының тәүге адымнарын ул Ульяновск педагогия училищесын тәмамлап кайтканнан соң Балымер авылы балалар бакчасында ясый. Аз комплектлы балалар бакчасының бердәнбер тәрбиячесе буларак, аңа бакча белән дә җитәкчелек итәргә, шул ук вакытта хуҗалык эшләре мөдире вазифасын да башкарырга туры килә. Җаваплы, шул ук вакытта мавыктыргыч та тоела аңа бу эш. Балалар бакчасында эшне оештыруның кайбер үзенчәлекләренә дә шул вакытта өйрәнә. Татьяна Геннадьевна башка хезмәткәрләр белән дә уртак телне тиз таба. Ә инде аны балаларның ничек яратуын белсәгез икән!
Бер караганда, биш-алты бала белән эшләүнең кыенлыгы юк кебек. Әмма сабыйларның яшь аермасын да исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, ике яшьлек баланың күбрәк уйныйсы килсә, зурракларын язарга, санарга өйрәтергә кирәк. Шуңа күрә эшне һәр баланың яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыруның зур әһәмияткә ия булуын истән чыгарырга ярамый.
Соңрак Татьяна Геннадьевнага кирпеч заводы балалар бакчасында да әнә шундый ук шартларда эшләргә туры килә. Бу еллар аңа шактый тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
Полянка балалар бакчасында хезмәт куюына да байтак еллар үткән. Элеккечә үк, төрле вазифаларны үтәргә туры килә. Әйтик, кирәк икән, музыка җитәкчесе дә, логопед та була. Балалар белән бергә мәш килеп рәсемнәр, пластилиннан төрле сыннар ясыйлар, җырлыйлар, мәктәпкә керергә әзерләнүчеләр арифметикадан биремнәр үтиләр, матур итеп язу серләренә өйрәнәләр. Боларның барысы да уен рәвешендә үтә, чөнки балалар мондый вакытта яңа мәгълүматны тизрәк үзләштерәләр. Алты яшьлекләрне мәктәпкә әзерләүгә дә һәрвакыт зур игътибар бирелә.
Сер түгел, бакчага йөрүче балаларның барысы да матур, аңлаешлы итеп сөйли белми. Мәсәлән, күпләре "р" хәрефен әйтә алмыйлар. Әлбәттә инде, мондый балалар белән белгеч эшләргә тиеш. Авылда логопед бармы? Һәр ата-ана да үз баласына логопед эзләп район үзәгенә бара алмый. Шуңа күрә Татьяна Геннадьевна балаларның сөйләм телен үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара. Әлеге җитешсезлек бүгенге көн бәласе, дип исәпли ул.
Чыннан да, компьютер, телевидениегә өстенлек биреп, балалар бик аз аралашалар. Китаплар уку, күмәк уеннар оештыру турында әйтеп торасы да юк. Бүген балалар, мәсәлән, үзләренең яшьтәшләре белән дуслашырга өйрәнүгә караганда, планшет яки кәрәзле телефонны тизрәк үзләштерәләр. Ата-аналар балаларын, әйтик, укырга яки язарга үзләре дә өйрәтә алалар. Ә менә яшьтәшләре белән уртак тел табарга бары тик балалар бакчасында гына өйрәнә алалар. Балалар бакчада бер-берләренә карап, көнкүреш һәм гигиена күнекмәләренә тизрәк өйрәнәләр.
Бакчага кергәндә стенага эленгән Мактау грамоталарына игътибар итми мөмкин түгел. Мәсәлән, "Татарстан урманнарын саклыйк" республика экология акциясенә рәсемнәрен җибәргән Тимур Шеронов белән Артем Сурыгин төрле елларда призерлар булганнар. Радмила Холмирзоева "Йолдызчык" район конкурсында катнашып, "Вокал" номинациясендә җиңүгә ирешкән. Ә менә Татьяна Геннадьевна исә узган ел "Ел тәрбиячесе" район конкурсында абсолют җиңүче булды.
Балалар бакчасындагы бүлмәләрнең матурлыгы турында да әйтергә кирәк. Бу матурлыкны биредә эшләүчеләр тудырган. Алар әле тагын балалар мәйданчыгын да гел тиешле тәртиптә тоталар. Шунысын да әйтергә кирәк, моннан берничә ел элек, балалар бакчасының мәйданы иркенрәк булган. Аны тоту өчен чыгымнарны киметү максатында бинаны кечерәйткәннәр. Соңгы елларда бакчага йөрүчеләрнең саны ундүрткә җиткәч, җирле властьлар бинаны тагын зурайту турында уйлыйлар.
Балалар бакчасында укыту-тәрбия процессын оештыру өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Туклану рационына, мәсәлән, яшелчә, төрле җиләк-җимеш кертелгән. Көн режимы тәгәл үтәлә, балаларны чыныктыруга, саф һавада йөртүгә зур игътибар бирелә.
Соңгы араларда мәктәпкәчә тәрбия бирү тармагында иң еш телгә алынучы мәсьәләләрнең берсе - балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениеләренә йөрткән өчен бәяләрнең кинәт артуы. Әлеге яңалык төрле фикерләр тудырса да, Татьяна Геннадьевна фикеренчә, ата-аналарның берсе дә балаларын бакчага йөртүдән баш тартырга җыенмый. Авылда һәркемнең дә үз баласын өй шартларында тәрбияләү мөмкинлеге юк. Бакчаның балаларга зур тәрбия бирүен һәркем яхшы аңлый.
Татьяна Геннадьевна буш вакытларында да төп эшеннән аерыла алмый: көнлек план төзи, берәр төрле материал әзерли, бәйрәм программалары яза. Атап әйткәндә, кичләрен дә мәшәкатьләре җитәрлек. Үзенең балалары инде күптән үсеп җиткән: Инна, мәсәлән, югары уку йортын тәмамлаганнан соң Болгардагы оешмаларның берсендә экономист булып эшли, Андрей шушы араларда армия хезмәтеннән кайтырга тиеш. Татьяна Геннадьевнаның үз балаларына һәм бакчага йөрүче нәниләргә бирерлек йөрәк җылысы әле дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев