Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Балаларны осталыкка өйрәтә

    Конфет кәгазьләре, сөттән бушаган пакетлар, фольга - беренче категориягә ия булган технология укытучысы Лилия Гаязова боларның барысыннан да оста итеп файдалана. Укучылары белән бергә ясаган төрле әйберләрне күреп һәркем соклана.

    Ирина ТЕЛИЦЫНА.
    "НЖ".
    Лилия балачак елларында курчакларга күлмәк тегеп кидерергә яраткан. Кызның әлеге хәвәслеген күреп, әти-әнисе аңа бишенче сыйныфта укыганда тегү машинасы алып биргән. Тегүче булып китәр, дип тә өметләнгән алар. Ә менә үсеп җиткәч укытучы һөнәрен сайлаячагы турында уйларына да китермәгәннәр. Чөнки бу эшнең никадәр катлаулы булуын әтисе яхшы белгән. Лилия чынлап та әтисе сукмагыннан китә, ә менә апасы әнисе кебек медицина белгечлеген сайлый…
    Балачактан шөгыльләнеп үскәнгәдер инде, тегүчелек эше күңеленә якын булганлыктан, ул мәктәптән соң Казанның индустриаль-педагогия техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач 73 нче һөнәр лицеенда тегү производствосы мастеры булып эшли, аннары санаторий мәктәп-интернатка күчә. Бүгенгә кадәр шунда эшли, үзен башка урында итеп күз алдына да китерә алмый. Технология дәресләрен укыту белән бергә балаларның ялын оештыручы итеп тә билгеләнә. Бүген шул фәннән 5-8 сыйныфларда белем бирә.
    Программаның байтак өлешен тегү производствосы алып тора, программага шулай ук йорт культурасы, шәхси гигиена һәм кулинария да кертелгән. Лилия Мансур кызы балалар белән һәрвакыт теләп эшли. "Балаларга карап сокланып туя алмыйм, - ди ул. - Хезмәттәшләремнең дә ярдәмен даими тоеп торам…"
    Ә мондый ярдәм аңа бик кирәк.
    Узган ел, мәсәлән, Лилия Мансур кызы районның "Ел укытучысы" конкурсында катнашып финалчылар рәтенә кергән. Аңа башка мәктәптә ачык дәрес тә, сыйныф сәгате дә уздырырга, мастер-класс та әзерләргә туры килгән. Моның мәшәкатьләре әйтеп бетергесез күп. Барысын да уңышлы башкарып чыга. Монда, әлбәттә инде, коллективның да, аның гаиләсенең тырышлыгын да билгеләп үтәргә кирәк. "Берәр төрле чарада катнашырга туры килсә, гаиләмдәгеләрнең барысы да булышырга атлыгып тора. Ирем Ирек, 6 сыйныфта укучы улым Булат, Казандагы югары уку йортларының берсендә белем алучы кызым Зөлфия дә тырыша…", - ди Лилия Мансур кызы. Бу очраклы түгел, әңгәмәдәшемнең сүзенә караганда, гаилә аның өчен һәрвакыт беренче урында.
    Технология кабинетында үз куллары белән ясаган әйберләр бик күп. Берсеннән-берсе матуррак күлмәкле курчаклар, пластилиннан ясалган сыннар, панно, чәйнек өстенә каплагычлар, чигүле рәсемнәр - барысы да сокландыра. Балаларны да чигәргә өйрәтә ул. Соңыннан күбесе үзләренең кул эшләрен әти-әниләренә алып кайтып күрсәтләр.
    - Менә монысы киемнәр бүлмәсе, - дип күрсәтә ул. - Мәктәп дирекциясе кабинетның бер өлешен бүлеп куеп файдаланырга рөхсәт бирде. Тегелгән битлек, күлмәк һәм башка әйберләр барысы бер урында сакланырга тиеш…
    Ниләр генә юк биредә! Гади генә җөйләрдән башлап, укучылар алъяпкыч, җиңсез күлмәк, савыт-саба тоткыч кебек әйберләр тегәргә өйрәнә һәм акрынлап яңадан-яңа алымнарны үзләштерә. Материалларны кайдан алалар дисезме? Шул ук хезмәттәшләре өйләреннән алып килә икән. Алай гына да түгел, Лилия Мансур кызы үзенең укучылары белән өлгерә алмаса, костюм тегәргә дә бик теләп булышалар. Мәктәп укытучылары белән тәрбиячеләр арасында еллар дәвамында урнашкан тыгыз элемтә, администрациясенең һәрчак ярдәм итеп торуы да күп нәрсә турында сөйли. Мәктәп директоры Владимир Александрович Четанов технология укытучысы турында болай ди: "Лилия Мансур кызы - игелекле һәм тынгысыз күңелле кеше, балаларны бөтен йөрәге белән ярата. Балалар аның яхшылыкларын беркайчан онытмыйлар…" Әйе, балаларны яраткан, хезмәттәшләрен ихтирам иткән педагог кына абруй казана ала.
    "Мода театры" түгәрәге турында да әйтми булмый. Әлеге түгәрәк белән җитәкчелек итү өчен аңа автор программасы төзергә һәм аны якларга туры килгән. Түгәрәк артык зур түгел: әйберләрне, төгәлрәге, күлмәкләрне югарыда телгә алып үтелгән конфет кәгазе, сөттән бушаган пакетлар, ялтыравык кәгазьләрдән тегәләр. Искиткеч модельләр килеп чыга! Төс һәм бизәкләр балкышыннан хәтта күзләр камаша. Фасоннарны балалар үзләре уйлап таба. Укытучылары билгеләп үткәнчә, балаларның фантазиясе бик бай. Материалларны исә мәктәпкә балалар да, өлкәннәр үзләре дә алып килә.
    Балалар һәм укытучы кулы белән ясалган әйберләргә кызыгып озак карап тордым. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар! Лилия Мансур кызы берсеннән-берсе яңарак кул эшләрен күрсәтеп, мине тагын да гаҗәпләндерде: "Менә монысы салфеткалар, аны ясауның бер кыенлыгы да юк". Ул әле тагын миңа пластмасса һәм агач тәлинкәләр дә күрсәтте. Аларны өч катлы салфетка белән бизәкләгәннәр. Рәсем табигыйрак күренсен өчен акрил буяулар кулланылган. Азрак рәсем ясаган һәм төрле әйберләрне кисеп ябыштыра, буйый белгән кеше боларның барысын да булдыра ала.
    Осталыгы өчен Лилия Мансур кызын берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр. Шулай да ул үзенең иң зур казанышы итеп хезмәттәше Валентина Георгиевна Прокудина белән бергәләп бөтенроссия күләмендә уздырылган "Сөйкемле Шүрәле" конкурсында катнашуны саный. Конкурста аның укучысы Ольга Мидюкина икенче урынга лаек булган. Төрле материаллар кулланып ясалган кул эше зур кызыксыну уяткан.
    … Лилия Мансур кызы үзе белгәннәрне балаларга өйрәтергә тырыша. Барысын да әйтеп һәм аңлатып бирә. Сабыр, тыныч булырга өйрәтә. Шуның өчен аны ихтирам итәләр. Лилия Мансур кызы кебек педагоглар күбрәк булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: