Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Авыр сынаулар үтеп

Яшьлекләре сугыш елларына туры килгән кешеләр авыр сынаулар үттеләр, ачлыгын һәм ялангачлыгын күп күрделәр. Безнең шәһәрдә яшәүче Мария Аверина шундыйларның берсе.

Марина Зайцева
Ул Долгоруково (Воскресенское) авылында туа. Бу авыл район картасыннан күптән юкка чыкты, ләкин анда туып үскән кешеләр күңелендә ул туган авыл булып һаман да яши.
Ишле гаиләдә олы бала булган Мариянең истә кала торган бала чагы булмый. Әти-әнисе иртәдән кичкә кадәр колхозда эштә, энеләрен һәм сеңелләрен карау, йорттагы эшләр барысы да аның җилкәсендә була. Ун яшьтә генә аны укырга кертәләр, ә бер елдан соң сугыш башлана.
Сугышның беренче көннәреннән үк әтисе фронтка китә. Ишле гаилә чиксез күп авырлыклар күрә. Ярый әле, тырышып-тырмашып сыер асрыйлар, шуның аркасында гына исән калалар. Черек бәрәңге, кыргый суган, кычыткан - нәрсә табалар, барысын да ашыйлар.
Авылда картлардан башка ирләр калмый, барысын да фронтка алалар. Бөтен эш хатын-кызлар, яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Унике яшьлек үсмер кыз олылар белән рәттән басуда эшли. Урак вакытларында бигрәк тә авырга туры килә. Таң атканнан кояш баеганга кадәр алар басудан кайтып керми. Урак белән ашлык уралар, көлтә бәйлиләр. Бөтен эшне кулдан башкаралар. Ашлыкны махсус күтәртелгән ат арбаларына чиләк белән төяп, элеваторга ташулары да онытыла торган түгел. Кызның тырышлыгын күреп, алдынгылар рәтеннән премия - бераз гына азык-төлек бирәләр.
Кышка аларны терлекчелек фермасына эшкә күчерәләр. Мария Александровнаны бозаулар карарга куялар. Эшен җиренә җиткереп башкарганлыктан, аны фермада эшкә калдыралар, ә берничә елдан сыер савучы итеп күчерәләр һәм таналар группасын тапшыралар.
Сыерларны кул белән савуга карамастан, һәр группада егерме биш сыер була. Бу елларда фермадагы барлык эшләр кулдан башкарыла, шуңа күрә сыер савучыларның хезмәте бик авыр була, ләкин алар һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар, сугыштан соң хуҗалыкта эшче кулларга кытлык булуын яхшы аңлыйлар.
Ул вакытларда хатын-кызларга балаларны карау буенча яллар да, больничныйлар да бирелми. Хәтта балаларын урак өстендә кырда тапкан очраклар да аз булмый. Мария Александровна кызлары Тамара, Валентина, Татьяна һәм Надеждага ике ай тулуга шәхси яслегә биреп, үзе эшкә чыга.
Ул фермада һәрвакыт алдынгылар сафында йөри, берничә тапкыр район алдынгылар слетында катнаша. Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен аңа алтмышынчы еллар ахырында авыл халкы өчен могҗиза булган суыткыч бүләк итүләрен әле дә горурлык хисе белән искә ала.
Сыер савучыларга хезмәт хакын да әйбәт түлиләр. Шуңа да Мария Александровна гаиләнең төп туендыручысы була. Егерме елдан артык сыер савучы булып эшләү дәверендә бер-бер артлы кызлары үсеп, әти-әни йортыннан читкә чыгып китәләр, белем алып, бәхетле гаилә коралар. Хәзер инде кызлары үзләре дә дәү әни булган.
Көтмәгәндә гаиләгә зур бәла килә - ирен паралич суга. Яшь чагында ул авариягә очрый, шуннан соң бер кулы эшләми, хәзер инде аның икенче кулы да хәрәкәтләнми. Сөйләшүен дә авырлык белән генә сөйләшә, кешеләр ярдәмендә көч-хәл белән генә йөри.
Кызлары Тамара киңәше белән Авериннар Вожидагы яңа гына төзелеп беткән йортларын сатып, Казанга күчәләр. Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты башкалада бермә-бер яхшырак булса да, авылда туып үскән кешеләргә шәһәр тормышына күнегү бик авыр була. Мария Александровна ире савыккач, яңадан авылга әйләнеп кайтырга өметләнә. Ләкин унҗиде ел ирен карап-тәрбияләп торса да, аңа савыгып аягына басарга насыйп булмый.
Ирен җирләгәч, Мария Александровна Болгарга күчә, шәһәр үзәгендә сатып алган кечерәк кенә йортта яши башлый. Ул әле дә шушында гомер кичерә.
Быел Мария Александровнага сиксән дүрт яшь тула. Аның пөхтәлеге, эш сөючәнлеге яшьләргә үрнәк итеп куярлык. Бакчасында беренчеләрдән булып эшли башлый, җир казый, үзе үстергән рассаданы утырта. Быел яз берничә тонна черемә сатып алып, аны үзе чиләкләп бәрәңге бакчасына ташый. Чиста-пөхтә түтәлләрендә бер генә чүп үләне дә күренми!
Җир эшләгән кешене ярата - Мария Александровна үстергән яшелчә, җиләк-җимеш үзенә дә, балалары белән оныкларына да артыгы белән җитә. Туганнары аны бакчада эшләп мәшәкатьләнмәскә үгетләп карасалар да, соңрак бу эшкә кул селтәгәннәр, чөнки гомерен хезмәттә үткәргән кешенең кул кушырып утыра алмаганын алар яхшы аңлый. Ә Мария Александровна әйткәнчә, бу эш-мәшәкатьләре аңа киресенчә яшәргә көч бирә.
Ишек алды буш тормасын өчен ел саен тавыклар сатып ала. Моны ул алардан табыш алу өчен түгел, җанына тынычлык табу өчен асрый. Чынлап та, иртән торып, тавыкларны ашату үзенә күрә күңелле бер мәшәкать.
Өйне тәртиптә тотарга кызлары һәм кияүләре ярдәм итә. Ике ел элек иске тәрәзәләрен пластикка алыштырганнар, узган җәй тышкы диварларны буяп, фундаментны профнастил белән тышлаганнар. Быел исә тимер рәшәткәләрне, верандадагы тәрәзә рамнарын буярга җыеналар.
Хәрәкәттә-бәрәкәт дип юкка гына әйтмиләр, олы яшьтә булса да, Мария Александровна хәзер дә тынгысыз тормыш белән яши.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев