Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Авыл халкы – иң зур байлыгыбыз...

    Узган атна ахырында безнең районнан шактый зур делегация Россиядәге иң зур татар авылы - Пенза өлкәсе Городище районының Урта Әләзән авылында булып кайтты.

    Владимир Корнилов.
    "НЖ".
    Сәяхәтнең максаты - башка төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең тормышы, югары уңышларга ирешеп, үзләренең милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен, үзенчәлеген ничек саклап кала алулары белән якыннанрак танышу иде. Шуңа күрә һәр яктан караганда да үзенчәлекле бу авылны сайлавыбыз юкка булмады.
    Авылның 330 елдан артык тарихы бар, бүгенге көндә анда 9410 кеше яши. Халык саны ел саен 100 кешегә арта һәм һәр елны монда 80-90 никах теркәлә. Авылда ике урта мәктәп эшли, күптән түгел генә яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелгән. Мәдәният йорты, хастаханә тулы көч белән эшли. Социаль-көнкүреш инфраструктура объектларының барысы да үзләрендә туып-үскән квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителгән. Мәктәпне тәмамлаган яшьләр укырга шәһәргә китсәләр дә, белем алгач кире туган якларына әйләнеп кайталар. Бәхет эзләп башка якларга чыгып китүче гаиләләр юк дәрәҗәсендә, чөнки моның кирәге юк.
    Җәмәгать оешмалары актив эшли, барлык федераль программалар гамәлгә кертелгән. 42 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм һәлак булучыларның тол хатыннары торак белән тәэмин ителгән, 10 яшь гаиләгә субсидия бирелгән. Бу мәгълүматлар белән делегация әгъзаларын озатып йөргән авыл җирлеге башлыгы Сафия Бадаева таныштырды.
    Авыл җирлеге территориясе шартлы рәвештә 10 округка бүленгән, һәрберсенең авыл кешеләре исәбенә төзелгән үз мәчете бар. Үзәк мәчет революциягә кадәр үк эшләгән һәм хәтта иң болгавыр заманнарда да ябылмаган. Балалар кечкенәдән татар халкының милли традицияләрендә тәрбияләнә. Гаилә институты нык үскән, өлкәннәргә хөрмәт, мохтаҗларга ярдәм итү кебек төшенчәләр сүздә генә түгел, эш белән раслана. Шундый зур авылда спиртлы эчемлекләр сатыла торган ике генә урын бар, аларның да берсе - "Магнит" сату челтәренеке.
    Спиртлы эчемлекләр кулланмаганлыктан, балаларны ташлау турында сүз дә булуы мөмкин түгел, шуңа күрә төбәкнең балалар приютларында бу авылдан бер генә бала да юк. Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты турында авылда белергә дә теләмиләр. Язылмаган кануннар буенча, гаиләдәге төпчек бала әти-әнисе йортында кала, аларның лаеклы картлыгын тәэмин итә. Кагыйдә буларак, һәр гаиләдә өчәр - бишәр бала үсә, ике генә баласы булган гаиләләр бик сирәк. Ләкин нинди дә булса сәбәпләр аркасында берәр өлкән яшьтәге кеше ялгыз калса, аңа күршеләре ярдәм итеп тора. Һәр кеше мәчеткә сәдака бирә, кирәге чыкса шул акчадан мохтаҗларга ярдәм итәләр. Мәсәлән, күптән түгел генә бер гаиләгә зур бәла килгән - йортлары янган. Яңа йортның диварларын төзергә һәм түбәсен ябарга аларга мәчет һәм күршеләре ярдәм иткән. Шулай итеп, кешеләр шатлыкны гына түгел, кайгыны да уртаклашып яшиләр.
    - Безнең иң зур байлыгыбыз - эшчән халкыбыз, - диде җирлек башлыгы Сафия Искәндәр кызы. - Беркемнең дә кул кушырып утырганы юк, барысы да эш белән мәшгуль. Балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәтеп үстерәбез...
    Советлар Союзы вакытында совхозыбыз миллионер иде, күп төрле предприятиеләр һәм филиаллар эшләде. Хуҗалыклар таркала башлагач, җирле халык аларның берсен дә юкка чыгарырга ирек бирмәде. Аны үз акчаларына сатып алып, үзләренә рәсмиләштерделәр һәм шулай итеп яңа тормыш бирделәр. Предприятиеләрнең барысы да хәзер шәхси кулларда, алар уңышлы гына эшләп киләләр, үз кибетләребез аша продукцияне Ульяновск, Пенза, Самара, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстанда һәм башка урыннарда сатабыз.
    Җирлек территориясендә 243 шәхси эшмәкәр, 7 фермер теркәлгән, кооперативлар, 2500гә якын шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшләп килә. Бу елның башыннан җирле халык шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү максатыннан 10 миллион сумнан артык кредитлар алган. 10 - 12 кеше бер эшне ачу өчен берләшеп, үз-үзеңне эш белән тәэмин итү програмасы буенча кредитлар ала. Практика күрсәткәнчә, бергәләп эшләү күпкә җиңелрәк. Халыкның төп шөгыле - терлекчелек, авыл халкы атлар һәм мөгезле эре терлек үрчетә. Яшь терлекләрне, терлек азыгын, витаминлы катнашмаларны сатып алалар, ә продукцияне үзләренең ит эшкәртү предприятиеләренә яки башка җирләрдә саталар. Авылда хәләл казылыклар, консервлар ясыйлар, җитештерелгән барлык продукция -хәләл. Шулай ук кош-корт (бүдәнәләр) үрчетү, игенчелек, тимерчелек, агач эшкәртү белән шөгыль-ләнәләр, ярымфабрикатлар ясау цехлары бар. Авыл халкы карамагында 4000 берәмлек техника - үзбушаткыч КамАЗлар, рефрижераторлар, ярымприцеплар, авыл хуҗалыгы машиналары, төрле җайланмалар бар.
    Йорт салырга теләгән кеше барлык материалларга авылда гына заказ бирә ала. Ә өйләренең барысы да күз явын алырлык - заманча, икешәр-өчәр катлы итеп төзелгән, йорт янында зур бакчалар. Шулай итеп, Урта Әләзәндә җитештерелгән әйберләрне санап бетерә торган түгел.
    Делегация берничә шәхси предприятиегә кереп, аларның эше белән танышты. Кагыйдә буларак, барлык корылмалар ныклы итеп, кирпеч яки тимер-бетон плитәләрдән ясалган. Кемдер совхоздан калган биналарны яңарткан, кемдер фермаларны һәм цехларны үзе төзегән. Аеруча Рәшит Кадеровның фермасы истә калды. Башта алар бертуган энесе белән кырны арендага алалар, соңрак аны сатып алып, плитәләр белән бүлеп куеп, тулы бер терлекчелек комплексы ясап куйганнар. Алар бәйдә тотып, махсус ит токымлы үгезләр симертәләр. Фермада һәр җирдә чисталык күзгә ташлана, чөнки биредә махсус конструкцияле транспортёрлар көйләгән-нәр. Аның барысын да хуҗа үз куллары белән эшләгән. Хуҗаның кредитлар алмавы аерым игътибарга лаек. "Бәйле буласым килми..." - дип аңлатты ул моны. Фермада симертүдә уртача 150 баш үгез бар, ул аларны тереләй авырлыкта тапшыра. Ит комбинаты машиналары терлекләрне үзләре килеп ала.
    Делегация ит эшкәртү комбинатында да булды, аның үз фермасы, сугым, казылык һәм консерв цехлары бар. Монда милли традицияләргә нигезләнеп, берничә төр казылык, төрле соусларда сыер ите, ат ите белән консервлар эшләп чыгаралар. Кунакларга да чыгарылган продукцияне татып карарга тәкъдим иттеләр һәм ул югары бәя алды.
    Коллективларда дисциплина дигән проблема юк. Кешеләр үзләре өчен тырышуларын яхшы аңлап, эшләрен һәрвакыт намус белән башкаралар. Хезмәт хакы 10 - 10,5 мең сум.
    Монда бердәнбер җитешсезлек - юллар асфальтланмаган. Ләкин бу да тиздән хәл ителәчәк, чөнки быел авыл җирлегенә юлларны асфальтлау өчен 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр якын арада башланырга тиеш.
    Бу авылны килеп күргән һәр кеше үзенең соклануын яшерә алмый. Теләк һәм тырышлык булганда кеше әллә нинди уңышларга ирешә ала, бу авыл әнә шуның бер үрнәге. Авылдашлары турында сөйләгәндә Сафия Искәндәр кызы болай диде: "Алар беркайчан да ярдәм сорап, җитәкчеләр бусагасын таптамас. Безнең авылда һәркем үз тырышлыгы белән яшәргә күнеккән...".
    Чынлап та, монда берәү дә читтән килеп эшләгәнне көтеп ятмый, барысына да үз тырышлыгы белән ирешә. Әлбәттә, муллык тик торганда килми, аңа авырлыкларны җиңеп кенә ирешергә була. Урта Әләзән халкы моны яхшы аңлый.
    Монда булып кайтканнан соң, килер бер вакыт, бездә дә халык шулай яши башлар, дигән ышаныч уяна. Барысы да кешенең үзеннән генә тора.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: