Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Армия хезмәте күп нәрсәгә өйрәтте

Владислав Мөхәммәтов (Болгар шәһәре): – Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына мине 2017 елда, Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаганнан соң алдылар.

Мин Кара диңгез флотында, су өсте корабларының утызынчы дивизиясендә хезмәт иттем. Башта хәрби бурычымны Нахимов орденлы  “Москва” гвардия ракеталы крейсерында үтәдем. Бу куәтле универсаль кораб Кара диңгез флотының флагманы - әйдәп баручысы булып санала. Беренче тапкыр күргәч, ул миндә зур тәэсир калдырды, ничек дулкынлануым әле дә хәтердә. Аннары мине “Ладный” көймәләргә каршы сак корабына күчерделәр. Аның бортында булган ике артиллерия җайланмасы белән үзем дә идарә итәргә өйрәндем. Моннан тыш, бер ел эчендә ике тапкыр Калашников автоматыннан атып карарга туры килде.
Армия тормышына хас булган тәртип һәм дисциплина мине җаваплы, пөхтә булырга гына түгел, ашауны да өйдәге кебек артык талымлап тормаска өйрәтте.
Диңгезче булып хезмәт итүем, Ватан алдындагы бурычымны үтәп кайтуым белән чын күңелдән горурланам.

Егор Ефимов,
тармак технологияләре техникумы
машина йөртүчесе
:


– Мәктәпне тәмамлагач, төзелеш колледжына укырга кердем. Казанда укыдым, армиягә дә шуннан алдылар.
Армия хезмәтен Приморье краенда үттем. Мин машина йөртүче-электрик булып хезмәт иткән һава оборонасы подразделениесенең гомумгаскәр мотоукчылар часте Уссурийск шәһәрендә урнашкан иде. Күбесенчә машиналар һәм техника ремонтлау, аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләндем, ЗИЛ-131, ГАЗ-66 кебек хәрби машиналарны шактый әйбәт беләм. Моннан тыш, бергә хезмәт итүче егетләр белән бергә корал саклау өчен бүлмә төзедек, кабинетлар ремонтладык.
Минемчә, армиядә хезмәт итү малайларны чын егет итә, рухи көчне арттыра, җанны да, тәнне дә чыныктыра. Мәсәлән, мин үзем бер ел эчендә киләчәк тормышта һичшиксез кирәк булачак шактый нәрсәләргә өйрәндем. Моннан тыш, бик күп яңа дуслар таптым, чөнки Татарстаннан гына минем белән тагын утызлап егет хезмәт итте. Аларның барысы белән дә танышып, әлегә кадәр аралашып торабыз. Армия хезмәтендә шулай ук Алтай крае, илнең башка төбәкләреннән дә яңа дуслар белән таныштым.
2018 елның ноябрь аенда кече сержант дәрәҗәсендә туган шәһәремә әйләнеп кайттым, хезмәт иткән чорымда миңа һәр яктан ярдәм һәм терәк булган якыннарым, туганнарым белән очраштым. Очрактан файдаланып, барлык Ватан сакчыларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм һәм бәхет, иминлек, тынычлык телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев