Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Аның үз дөньясы бар

    Александр Рознаковскийны безнең районда белмәгән кеше юктыр. Инде күп еллардан бирле ул район үзәк хастаханәсенең педиатрия бүлегенә җитәкчелек итә. Ә менә аның һәвәскәр радиоспортчы булуын бик аз кеше белә торгандыр. Күпсанлы дипломнары, шул исәптән халыкара дәрәҗәдәгеләре дә, бу турыда ачык сөйли.

    Ирина Телицына.
    "НЖ".
    Ул Белоруссиядә, хәрби кеше гаиләсендә туган. Әти-әнисе күпмедер вакыт аларның элеккеге концентрацион лагерь барагында да яшәүләрен сөйлиләр. Аның туган көне Бөек Җиңү көненә туры килә, ә Александр Александровичның әти-әнисе сугышта катнашканлыктан, гаилә өчен бу икеләтә истәлекле бәйрәмгә әверелә. Хәзер әнисе генә исән, киләсе елга аңа 90 яшь тула.
    Рознаковскийлар гаиләсендә табиблар булмаган. Александр бу һөнәрне үзе теләп сайлаган. Кызлары Александра да әтисе юлыннан киткән, ул Казан медицина университетының дәвалау факультетында белем ала һәм әти-әнисе эшен дәвам итәр, дип ышанасы килә. Александр Александрович (Рознаковскийлар ул чакта инде Казанда яшәгән) һәм аның тормыш иптәше Татьяна Борисовна да шул ук уку йортын тәмамлап, юллама буенча безнең районга киләләр. Безнең якларга эләгүләренә алар беркайчан да үкенмәгәннәр. Иң мөһиме - кайда гына булсаң да эшеңне яратып башкару. Ә кечкенә пациентлар белән эшләүче Александр Александрович исә: "Балалар белән эшләү өлкәннәр белән эшләүгә караганда күпкә җиңелрәк..." ди.
    Яраткан эштән башка, күпләрнең күңелләренә охшаган шөгыльләре була. Александр Александрович та 1968 елда кыска дулкыннарда эшләүче радиоспорт белән мавыга башлый. Бу бер дә гаҗәп түгел, чөнки әтисе Александр Иванович Татарстанның беренче һәвәскәр радиосөючеләр арасында булган. Казан радиоклубы сайтында 1927 елда әтисенә кабул итүче радиостанциядән файдалану хокукы биргән таныклык тапшырылуы турында мәгълүмат бар.
    Александр Александрович үзенең беренче радиостанциясен һәм аның антеннасын үз куллары белән җыйган. Алар бик зур һәм күп урын алып торса да, радиодулкыннарда әти-әнисе белән рәхәтләнеп аралаша алган. Бүгенге көндә ул Япониядә эшләнгән кечкенә генә һәм уңайлы аппарат белән эш итә.
    Әйе, бу катлаулы эшне читтән килгән кеше тиз генә аңлый да алмый. Менә мин аның белән аралашканда, радиоспорт сөючеләрнең төрле экспедиция вәкилләре белән күбрәк элемтә урнаштырган саен, яхшырак булуын аңладым.
    Бу эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенү өчен, әңгәмәдәшемә күп сораулар бирдем. Ә Александр Александрович бу сорауларга мөмкин кадәр аңлаешлырак җаваплар бирергә тырышты.
    "Һәр һәвәскәр радиоспорт сөюченең үз чакыру сигналы, төп мәгълүмат күрсәтелгән, почта открыткасын хәтерләткән карточкасы бар, - дип аңлатты ул. - Чакыру сигналлары буенча элемтәгә чыгучы кешенең торган урыны билгеләнә. Боларның барысы да аппарат журналында язып барыла..." Дөньяның йөздән артык иле белән ун меңнән артык кыска дулкында сеанс үткәргәнгә күрә, Александр Александровичның мондый карточкалары бик күп тупланган. Һәр һәвәскәр радиоспорт сөюче кебек, ул да үзенең карточкаларын Казанга җибәрә.
    Күпсанлы дипломнары аның төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнашуын күрсәтә. Катнашып кына калмыйча, 2009 елда ул Евролига оештырган Россиянең Европа өлеше чемпионатында беренче урынны алган, ә узган ел Гагарин кубогына халыкара конкурсның Татарстан буенча призёры булган.
    - Мондый ярышлар үткәрелүе турында сез каян беләсез?
    - Монда миңа Интернет ярдәмгә килә, - ди Александр Александрович, - шулай ук радиоспорт белән мавыгучы Казандагы туганымның улы Максим да хәбәр итә. Без экспедицияләр турында мәгълүматлар табып, чакыру сигналлары аша алар белән элемтәгә керәбез...
    Безнең әңгәмәне чакыру сигналлары бүлә. Морзе әлифбасын да Александр Александрович камил белә. Шулай ук балыкка, ауга йөрергә ярата, ләкин сәламәтлеге буенча моңа вакытын күп бирә алмый. Ә Рознаковскийларга дуслары килгәч, үзләре белән радиостанция, баудан ясалган антенналар һәм генераторлар алып, яраткан эше белән шөгыльләнү өчен Идел утрауларына юл тоталар.
    ... Без аралашкан арада Татьяна Борисовна төрле тәм-том белән хуш исле чәй табыны әзерләде. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, ә аңа кадәр озак еллар буе баш табибның эпидемиология буенча урынбасары булып эшләгән. Тормыш булгач, төрлесе булгандыр. Күп еллар коллективта эшләү дәверендә һәр кешенең яхшы сыйфатларын гына күрергә тырышкан, бервакытта да кешегә ачу сакламаган, шуңа күрә гаиләдә дә дустанә атмосфера хөкем сөрә.
    Бу гаиләдә беренче чиратта китапларның бик күп булуы күзгә ташлана. Куяр урын булмагач, күбесен таныш-белешләренә дә таратканнар. Китаплар арасында аеруча рус һәм чит ил классикасы зур урын алып тора.
    Балалар табибы Александр Рознаковский төп эшеннән башка күп нәрсәләр белән кызыксына һәм моңа сокланмый мөмкин түгел. Шөгыле булган кеше башкаларга үрнәк күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: мавыгу
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: