Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Аны көтеп алалар

Социаль хезмәткәр бик кирәкле, изге эшләрнең берсе. Бу тармакта эшләүче кешеләр башкалардан сабырлыклары, игътибарлы һәм ярдәмчел булулары белән аерылып торалар.

Марина ЗАЙЦЕВА.
"НЖ".
Галина Беляеваның халыкка социаль хезмәт күрсәтүче "Рассвет" үзәгендә эшли башлавына озакламый унбиш ел тула. Бер караганда, күп тә түгел кебек. Шул ук вакытта аз дип тә әйтеп булмый. Ни өчен дигәндә, мондый эштә сирәк кешеләр генә эшли ала.
Ул ялгыз һәм карт кешеләргә хезмәт күрсәтә. Баштарак Галина Васильевна дүрт кешегә хезмәт күрсәткән булса, хәзер аларның саны унга җитә. Шәһәрнең төрле урамнарында яшәгәнлектән, һава шартлары нинди булуга карамастан көненә берничәшәр чакырым ара үтәргә туры килә. Эш көне сәгатьләргә бүленмәгән аның, кәрәзле телефоннан да еш шалтыраталар. Кыскасы, мәшәкатьләре һәрвакыт җитәрлек.
Ул хезмәт күрсәткән кешеләрнең язмышы төрлесенеке төрлечә. Арада катлаулы тормыш юлы үткән, бүгенге көндә ялгызлыктан тилмерүче кешеләр күбрәк. Тормышка күбрәк үз күзлегеннән чыгып бәя бирергә күнеккән, төрле холыклы олы яшьтәге кешенең хакын хаклау бигрәк авыр. Бу очракта инде ничек тә булса аларның хәленә керергә туры килә. Әле бит ихтыяҗлары да төрле икәнен онытмаска кирәк. Мәсәлән, берсенә бары тик ак ипи генә кирәк булса, икенчесе арыш ипие алып кайтырга куша. Сөт һәм ярымфабрикатлар да кирәк. Көн дәвамында Галина Васильевна кибеттән азык-төлекләр алып кайта, почта яки башка учреждениегә барып коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен түли, өй җыештырырга, идән юарга да өлгерә. Моның өстенә, кайбер көнкүреш проблемаларын да хәл итәргә туры килә.
Аеруча зур игътибар таләп итүче кешеләрнең берсе - Коля бабайдыр, мөгаен. Ул шәһәрнең читендә яши. Ни кызганыч, хатыны күптән гүр иясе булган, балалары юк, якын туганнарының вафатына да байтак еллар үткән. Инде менә картлык көнендә ялгыз калган. Яшәү шартлары да авыр: искереп беткән йортында суы да юк, газ да кертелмәгән, йортын мич ягып җылытырга мәҗбүр. Суны исә Галина Васильевна өч урам аша колонкадан ташый.
Тагын шунысын да әйтергә кирәк, әлеге карт гел искечә яшәргә өйрәнгән, яңалыклар турында ишетергә дә теләми. Аның телевизоры да, радиосы да, сәгате дә юк. Кәрәзле телефон турында әйтеп торасы да түгел. Ә бит берәр хәл килеп чыкса, мондый элемтә чарасы аша социаль хезмәткәр белән тиз арада хәбәрләшә алыр иде. Кешеләргә тиз ышануы аркасында байтак күңелсез хәлләргә дә юлыккан. Соңгы өч елда үзен дүрт тапкыр талап чыкканнар. Банк хезмәтеннән файдаланырга кирәк, дип үгетләп карасалар да, әлеге карт аларга ышанмый. Картлар һәм инвалидлар йортына да барасы килми: чит ятакта тилмереп ятканчы, үз өеңдә үлү күпкә хәерлерәк, дип саный.
Шулай да, ветеран бөтенләй ялгыз түгел, әнә ишегалдында ике эте бар, шуларга өстәп тагын дүрт мәче асрый. Социаль хезмәткәр килүен түземсезлек белән көтә. Галина Васильевна белән бераз гына булса да сөйләшеп утырырга ярата, үзен борчыган мәсьәләләр турында сөйли.
Аяклары авырту сәбәпле, кыен хәлдә калган Настя Воронцова да кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Шәхси йорттан икенче каттагы фатирга күчеп яши башлагач, ул урамга чыгып йөри алмый. Урамнан узучы кешеләрне тәрәзәдән карап утырудан да күңеле була. Социаль хезмәткәрнең килүе чын бәйрәмгә әйләнә.
Владимир Никитинны инсульттан соң паралич сукса да, ул әле үзен йөртерлек хәлдә. Үз хуҗалыгын һәрчак тәртиптә тота, ашарга да пешерә, кер дә юа. Кибеттән азык-төлек алып кайтырга кирәк булганда гына кеше ярдәменә мохтаҗ.
Эшләрен тәмамлагач, Галина Васильевна өенә ашыга. Аны бит әле өендә дә байтак эш-мәшәкатьләр көтә. Беляевларның дүрт баласы бар.
Дөрес, олыраклары читтә яши: Дмитрий Казанда эшли, ә Настя ветеринария академиясендә укый. Михаил белән Дарья мәктәптә белем ала. Шуңа күрә, күбрәк игътибарны да аларга бирергә кирәк. Шөкер, икесе дә тырышып укыйлар, төрле секция һәм түгәрәкләргә йөриләр. Әти-әниләренә булышырга да вакыт табалар. Беляевларның бакчасы зур, күп итеп кош-корт асрыйлар.
Галина Васильевнаны быел алдынгылар слетына делегат итеп сайлаганнар, намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырганнар. Кызганыч, слетта катнаша алмаган: ярдәмгә мохтаҗ кешеләр янында булырга туры килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев