Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Абдулла исемле була…

    Мин сезгә сугыш вакытында булган гаҗәеп бер хәл турында сөйләргә булдым. Ул Бөек Ватан сугышы елъязмасына тагын бер онытылмас хатирә булып кереп калыр дип уйлыйм.

    Нинель Садриева,
    Болгар заповеднигының "Сувар" филиалы мөдире, өлкән фәнни хезмәткәр.
    Бервакыт Казанга эш белән баргач, мәгарифне үстерү институтына керергә туры килде. Биредә кабул итүләрен көтеп утырганда очраклы рәвештә бер кеше белән сөйләшеп киттек, ул чыгышы белән безнең районнан булып чыкты. Аны нигәдер минем исемем кызыксындырды. Мин әти-әниемнең ни өчен миңа бу исемне кушулары турында сөйләдем. Ә ул үз тарихын сөйләде. Ул минем күңелдә онытылмас тәэсир калдырды...
    Бу хәл 1943 елның августында, Ростов өлкәсендә каты сугышлар барган җирдә була. Канкойгыч бәрелешләрнең берсендә егерме яшьлек Хәсият Закировның аягы каты яралана. Яшь егет бодай басуы эчендә күп кан югалтудан хәлсезләнеп ята. Әле бит фронтка эләгүенә дә өч кенә ай, ныклап сугышырга да өлгермәгән. Көн эссе булса да, кан күп югалтудан калтырата башлый һәм ул аңын югалта. Бераздан ниндидер тавышлар ишетеп, аңына килә. Немец солдатлары икән. Алар авыр яралы солдат янына килеп, аны типкәлиләр, документларын актара башлыйлар. Кесәсеннән комсомол билеты килеп чыга, немецларны бу тагын да ярсытып җибәрә, алар егетне тагын да катырак тибеп кыйный башлыйлар. Кыйнап туйгач, китеп баралар, ләкин берсе кире әйләнеп килеп, солдатның күкрәгенә пычак кадый. Каты авыртудан сугышчы тагын аңын җуя.
    Күпмедер вакыттан соң ул аңына килә. Күрәсең, аңа бу сугышта исән калу насыйп булгандыр: соңрак пычакның йөрәк яныннан гына күкрәген үтәли тишеп чыгуын әйтәләр. Бераздан тагын ниндидер тавышлар ишетелә. Болары безнең солдатлар булып чыга. Аларның берсе Хәсиятны күреп ала. Бик нык хәлсезләнгән, күп кан югалткан яралы солдатны күргәч, егет үз частеннән калырга ярамавын, шуңа күрә медсанбатка алып бара алмавын, шулай да юлга чыгарып куячагын әйтә. Ярасындагы пычакны тартып алмаска куша, аны госпитальдә табиблар алырга тиеш ди. Хәле авыр булса да Хәсият аның акцент белән сөйләшүен сизеп ала. "Син татармы әллә?"- дигән сорауга, солдат, әйе, дип җавап бирә.
    Аннары алар туган телдә сөйләшәләр. Гаҗәп хәл: икесе дә Татариядән, икесе дә Куйбышев районыннан икән. Җитмәсә күршеләр дә: Хәсият - Ямбакты авылыннан, ә Абдулла- Көектән. Канкойгыч сугышлар барган җирдә ике якташның очрашып, берсе икенчесенең гомерен коткарып калуын чын могҗиза димичә ни дисең.
    Зур кыенлык белән Абдулла Хәсиятне юл кырыена алып чыга. Кыска гына вакыт эчендә бер-берсе турында әллә нәрсә белергә өлгермәсәләр дә, икесенең дә өйләнмәгәнлеге ачыклана. Шунда Хәсият: "Син мине үлемнән алып калдың, без хәзер синең белән якын туганнар кебек. Сугыштан исән кайтсам, улыма синең исемне кушам..." дип әйтә. Ә Абдулла улына бу очрашуның истәлеге итеп Хәсият кушачагын әйтә. Тиздән юлда санитарлар күренә һәм ике дус хушлашып аерылышалар.
    Хәсият аның артыннан озак карап тора. Тукта, нәрсә булды? Бераз баргач, Абдулла ничектер сөрлегеп киткәндәй була һәм егыла. Хәсият санитарларга иптәшен барып карауларын үтенә. Аларның берсе солдатның пульсын капшый, ул инде үлгән булып чыга. Дошман пулясы көтмәгәндә аның гомерен өзә. Бу турыда белгәч, Хәсият күз яшьләрен тыя алмый.
    Табиблар Закировны коткарып калсалар да, яралары бик җитди булганлыктан, сугышка яраксыз дип табалар. Ул туган авылына әйләнеп кайта, бухгалтер булып эшли башлый. Аннары колхоз рәисе, Ямбакты" совхозы управляющие була. Авылда китапханәче булып эшләгән әйбәт кенә кыз белән гаилә кора. Үз сүзенә тугры калып, олы улына һәлак булган дустының исемен бирә. Хатыны белән алар биш бала тәрбияләп үстерәләр.
    Миңа бу тарихны сөйләгән Абдулла Хәсият улы (сугышчы Хәсиятнең олы улы) хәрби очучы һөнәрен сайлый. Хәзер ул отставкага чыгып, мин килгән институтта сакчы булып эшли икән. Хәсиятнең тагын ике улы хәрби һөнәр сайлаганнар, тагын бер улы - шофёр, кызы сатучы булып эшли. Алар үзләрен җир йөзендә яшәүләре белән беренче чиратта Көек егете Абдуллага бурычлы дип саныйлар.
    Мин бу хакта тагын да ачыграк белү өчен Көек авылының тарих укытучысы Айдар Һарун улы Казаковка шалтыраттым. Аның әйтүенә караганда, Абдулланың фамилиясе Вафин булырга тиеш. Монда туганнары калмаса да, Хәтер китабында Абдулла Вафин турындагы истәлекләр мәрхүм Хәсият Закиров сөйләгән-нәргә туры килә. Бәлки, бу язманы укыгач, кем дә булса җавап бирер, туганнары, танышлары Ватанны батырларча саклаган бу егет турында сөйләрләр дип ышанасы килә. Кылган изге гамәле өчен ул күңелләрдә мәңге сакланыр. Әйе, сугыш бик дәһшәтле, рәхимсез. Закировлар гаиләсендә Абулла исеме ядкарь булып, буыннан-буынга күчәр, аның тарихын бервакытта да онытмаслар дип ышанасы килә.
    Рәсемдә: Хәсият Закиров.
    Фото гаилә архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: 9 май
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: