Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тарих битләреннән

Яшьлегебезнең сүнмәс истәлеге

Кеше үз тормышында төрле баскычларны үтә - югарыга да күтәрелә, түбән дә тәгәри, шатлык - борчуларны да кичерә... Ләкин һәр кеше язмышының гомергә онытылмый һәм кабатланмый торган чоры була -ул аның яшьлек еллары. Безнең яшьлегебез комсомол белән бәйле булды. Үз сафларына миллионлаган кызларны һәм егетләрне берләштергән бу җәмәгать оешмасының төзелүенә...

Анатолий Самаркин,
ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Сугыштан соң туган безнең буын кешеләре бәхетле чорда яшәде, дип әйтсәм, һич тә ялгышмам. Безнең яшьлек Хрущев идарә иткән чорның "җепшек" елларына туры килде. Ләкин без ул вакытта моны берни белән дә чагыштыра алмадык, чөнки чагыштырып карау өчен үзеңә шул хәлнең шаһите булырга, шуның эчендә кайнарга кирәк иде. Нәкъ менә шул елларда Александр Солженицынның "Один день Ивана Денисовича" дигән әсәре дөнья күрде, Василий Аксенов, Евгений Евтушенко, Андрей Вознесенский һәм башка язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре басылып чыкты. Без мәктәп китапханәсенә килгән "Юность" журналын укый - укый туздырып бетерә торган идек. "Совет кешеләренең хәзерге буыны коммунизмда яшәр"дигән сүзләрне кем генә хәтерләми икән? Инде ул вакыттан соң күп еллар үтеп, олы тәҗрибә туплагач, тормышның партия программасы буенча түгел, ә үз законнары буенча баруын аңлыйсың, кеше никадәр генә көчле-куәтле булса да, ул инде аны үзгәртә алмый.
Ләкин ничек кенә булмасын, без киләчәккә зур ышаныч һәм өмет белән яшәдек, бөтен планнар тормышка ашыр һәм без дә үз өлешебезне кертербез дип нык ышандык. Пионер галстугын комсомол значогына алыштырып, җәмгыять өчен иң кирәкле кешеләр сафына басуыбызга әйтеп бетерә алмаслык горурлык хисләре кичердек, без хәзер таулар күчерергә дә әзер идек.
Әле дә хәтердә, 1960 елның октябрендә гомуммәктәпнең тантаналы линейкасында, ул вакытта ВЛКСМның Кузнечиха райкомы секретаре булып эшләгән Альбина Лаврентьева, миңа һәм классташларыма комсомол билетлары тапшырып, хәзер сезгә туктаусыз укырга кирәк, дигән наказ бирде. Мин ул вакыттагы дулкынлануларымны әле дә онытмыйм. Һәрберебез күңеленнән чиксез горурлык кичерде. Бер елдан соң, тугызынчы класста, мине мәктәпнең комсомол комитеты секретаре итеп сайладылар. Моны кем тәкъдиме буенча эшләгәннәрдер, белә алмадым.
Ә башлангыч оешма зур иде - ике йөз иллеләп кеше исәпләнде. Көн саен диярлек мәктәптә җыелышлар, тематик кичәләр һәм башка чаралар үткәрелде, аларның барысында да катнашырга кирәк. Ләкин болар миңа укырга комачауламады. Уку миңа җиңел бирелде.
Төрле тәкъдимнәр булуга карамастан, мин комсомол һәм партия юлыннан китмәдем. Ләкин мәктәп елларында алган тәҗрибәм киләчәктә журналистлык эшендә дә, җәмәгать эшләрендә дә бик кирәк булды. Безнең яшьлек елларында егетләрнең һәм кызларның күбесе тормышларын җәмәгать эшләреннән башка күз алдына да китермәде. Хәзерге яшьләргә бу турыда әйтсәң, көлеп кенә кабул итәләр. Бу яхшыдырмы, начардырмы, әйтә алмыйм, ләкин һәр чор кешеләренең үз рухи байлыгы булган.
Газета укучылар мине тыйнаксызлыкта гаепләмәсләр, дип уйлыйм. Шуңа күрә озак еллар җәмәгать башлангычында комсомолда эшләүнең файдасын редакциядә эшләгәндә дә күп тойдым. Комсомол мине күп кешеләр белән таныштырды, бик күп яңа дусларым барлыкка килде. Шуларның кайберләре район тарихында сизелерлек эз калдырды, берничәсе белән әле дә тыгыз элемтәдә торам, җай чыккан саен күрешергә тырышабыз. Бу көннәрдә алар турында истәлекләрне яңарту, комсомолда үткән яшьлек еллары сәхифәләрен тагын бер кат барлап чыгу урынлы булыр, дип уйлыйм.
Комсомол хезмәткәрләре арасында телгә алып сөйләрлек кызыклы кешеләр күп булды. Яшереп торасы юк, арада комсомол райкомын партия яки хуҗалык эшчәнлегендә югары вазифаны биләү юлында беренче баскыч итеп санаучылар да булды. Теге яки бу тармакта үзләрен яхшы белгеч итеп танытып та яңа эштә югарыга күтәрелә алмаучылар яки күтәрелергә теләмәүчеләр дә бар иде… Алар формаль яктан гына яшьләр лидеры (ул вакыттагы райкомның бүгенге яшьләр эше бүлеге белән бер аермасы да юк) саналдылар. Чынлыкта исә, алар бернинди дә лидер түгел иде.
Ә менә алтмышынчы еллар уртасында район оешмасы белән җитәкчелек итә башлаган Мәгъсүм Мәгъзанов безнең өчен һәр яктан үрнәк кеше булды. Һөнәре буенча педагог иде ул, аның теләсә кайсы яшьләр арасында уртак тел таба алуына һәркем сокланды. Кешеләрне магнит кебек үзенә тарта торган көч бар иде аңарда, без аның янында үзебезне чын шәхесләр итеп тойдык. Эш-мәшәкатьләре ташып торса да, ул көн саен кич белән район Мәдәният йортына килергә вакыт тапты. Ул елларда яшьләр үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бик теләп йөрделәр, бильярд, шахмат уйнарга йөрүчеләр күп булды. Гомумән, Мәдәният йорты чын мәгънәсендә кайнап торды. Шунысын әйтергә телим: залда яки фойеда Мәгъсүм күренү белән тәртип бозучы егетләр дә ихтирам йөзеннән баш киемнәрен салдылар. Бу күп нәрсә турында сөйли!
Мәгъсүм һәм, хәзергечә әйтсәк, аның командасы, бөтен мавыктыргыч чараларны бик теләп оештырдылар. Аларга ярдәм итү йөзеннән комсомолның штаттан тыш шәһәр комитеты төзелде, секретаре итеп мине билгеләделәр. Уставсыз оешма булса да, ул шәһәр яшьләренең активлыгын арттыруда шактый әһәмиятле роль уйнады. Ул чордагы комсомол хезмәткәрләре һәм активистлары арасыннан Юля Курочкина, Толя Некрасов, Нина Михеева, Витя Ферафонтов, Коля Великанов, Тамара Ометова, Люся Киатрова һәм башкаларның исемнәрен атар идем.
"Бригантина" яшьләр кафесының популярлыгы турында да әйтми булмый. Яшьләр ялын оештыруның мондый ысулын шәһәрдә уйлап таптылар. Без дә киңәшкәннән соң "Бригантина" утырышларын айга бер тапкыр шәһәр ашханәсендә үткәреп карарга булдык. Уздыру вакытын билгеләдек, ашханә хезмәткәрләренә аз булса да түләү мәсьәләсе турында сөйләштек, меню (кайвакыт менюга шәраб тә кертелде) төзедек. Керү билетының бәясен бер сум илле тиен итеп расладык. Бу акча югарыда әйтеп үтелгән чыгымнарны каплауга тотылды. "Бригантина" га керергә теләүчеләр шулкадәр күп иде, хәтта ашханәдә барысына да урын җитмәде. Шуннан соң комсомол оешмалары арасында тиешле чират төзедек. Кичә программасын да тулысынча шул комсомол оешмалары төзеде. Кызыклы кешеләр белән очрашулар, төрле темаларга диспутлар, конкурс һәм уеннар оештырылды… Һәр очрашу үзенчә бер яңалык алып килде. Төн урталары җиткәндә генә таралыштык. Тәртип бозу очраклары бөтенләй күзәтелмәде. Соңрак мондый кафелар Кузнечиха, Красная Слободада һәм башка торак пунктларда да ачылды.
Ул елларда яшьләр фестивальләренең ничек күңелле үтүен белсәгез икән! Ел саен июнь азакларында Рабига күле янына шәһәрдән һәм район авылларыннан бик күп егетләр һәм кызлар җыелды. Производство алдынгыларын хөрмәтләделәр, үзешчән артистлар чыгыш ясады. Бәйрәм күл буенда төнге учак ягып шуның тирәсендә җырлы-биюле уеннар белән тәмамланды. Аннан соң яшь терлекчеләр һәм яшь депутатлар слеты да һәрвакыт югары дәрәҗәдә үтте. Бу чараларның барысы да зур әһәмияткә ия иде.
Сугышчан комсомол дружинасы да онытылмый. Дружина эше белән яшь милиция хезмәткәре Ринат Шәехов җитәкчелек итте. Шунысы үзенчәлекле, егетләр һәм кызлар дружинага бик теләп язылдылар. Дөрес, дружинага эләгү өчен башта комсомол райкомында расланырга кирәк иде. Биш кешедән торган дружина бию мәйданчыгында, урамнарда кизү торды. Һәр "бишлек" тиз арада билгеләнгән урынга җыелды, дружина шәһәрнең теге яки бу микрорайонында яшәүче яшьләрдән оешты. Дөрес, кайвакыт дружина әгъзасы булуы белән артык мактанырга яратучылар, тиешле кагыйдәләрне бозучылар да очраштыргалады. Мондыйлар дружинадан чыгарылды, соңыннан аларга иптәшләре алдында да шактый кызарырга туры килде. Ул елларның уңай тәҗрибәсеннән әле дә файдаланырга мөмкин. Әйтик, кешеләрнең тынычлыгын саклауны тәэмин итүдә катнашу мәсьәләсе бүген аеруча актуаль.
Журналист буларак, тагын бер мөһим нәрсә турында әйтергә телим. Райком секретарьлары һәм башка хезмәткәрләр безнең газетаның даими авторлары иде. Алдынгы яшь механизаторлар, терлекчеләр, башка тармак хезмәткәрләре турында яздылар, яшь буынны борчучы проблемаларны күтәрделәр. Шул ук Мәгъсүм Мәгъзанов инициативасы белән "Новая жизнь "("Яңа тормыш") газетасында ким дигәндә айга бер тапкыр "Комсомол яшьлеге" сәхифәсе чыгып торды. Җирле радио аша "Комсомолия сөйли" тапшыруы эфирга чыкты. Тырышлыгыбыз өчен ВЛКСМ өлкә комитетының Мактау грамотасы тапшырдылар. Ул елларда шәһәр күләмендә "Ал җилкән" стена газетасы чыгарылды, аның һәр санын "Октябрь" кинотеатры фойесына элеп бардылар. Халык бик яратып укыды.
… Бүген күп кенә тарихчылар, сәясәтчеләр һәм политологлар илебездәге совет чорына караган һәр нәрсәне кара төскә буяп күрсәтергә яраталар. Аз гына булса да фикер йөртүче кеше тарихның гел бер төстә генә булмавын белә торгандыр. Һәр чорның караңгы һәм якты яклары, казанышлары һәм җитешсезлекләре була. Комсомолда да булгандыр. Шулай да бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: комсомол яшьләрне берләштерүче һәм аларга көч бирүче, төрле эшләргә рухландыручы көч булды. Хәзер дә төрле юнәлештәге партияләр, яшьләр берләшмәләре бик күп. Әмма аларны элеккеге комсомол белән янәшә дә куеп булмый.
Гомерләренең күп еллары комсомол белән аерылгысыз бәйле булган кешеләр әле дә хәтергә уелып калган истәлекләрне бик еш барлап торалар. Үткәннәрне күбрәк искә алган саен яшьлек еллары, берсеннән-берсе яктырак сәхифәләр күз алдына килеп баса. Аларны берничек онытып булмый.
Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев